Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Events Calendar Print Email help
See by year See by month See by week See Today Search Jump to month
Гали Халит – татар әдәбият галиме Download as iCal file
Friday, 26 June 2020Hits : 13677

Гали Халит – татар әдәбият галиме һәм тәнкыйтьчесе.

Ул 1915 елның 26 июнендә туа. 1940 еллардан башлап ул эзлекле рәвештә XX гасыр башы әдәбиятыбызны төрле яклап тикшерә. Аның докторлык диссертациясе татар әдәбиятында кулланылган иҗат методларына багышлана. Бу тема белән тирәнтен шөгыльләнү Г. Халитка Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Галиәсгар Камал, Шәриф Камал, Мирхәйдәр Фәйзи, Һади Такташ кебек авторларның әсәрләрен анализлауда зур булышлык итә, әлбәттә. Нәтиҗәдә аның “Халык шагыйре Тукай” һәм “Мәҗит Гафури иҗаты” исемле китаплары дөнья күрә.

1940-1950 елларда ул шулай ук “Татар әдәбиятында реализм мәсьәләләре” хезмәтен һәм “XX йөз башында татар әдәбияты” очерклар китабын фәнни әдәбият мәйданына чыгара. Гомумән, Гали Хәлит әсәрләренә XX гасыр милли әдәбиятын мөмкин кадәр әтрафлырак күрсәтү, төрле әдәби агымнарны колачлау омтылышы хас.

Галим 1992 елда вафат булды.

Back

Календарь

No events

В этот день родились:

No events

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Home