Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Events Calendar Print Email help
See by year See by month See by week See Today Search Jump to month
Фазыл Туйкин – драматург, Госман Әхмәтҗанов – режиссер, Сафиуллина Әминә – журналист Download as iCal file
Monday, 22 June 2020Hits : 14151

Фазыл Кәрим улы Туйкин – татар драматургы, педагог.

Ул 1887 елның 22 июнендә Татарстанның Лениногорск районы Зәй-Каратай авылында мәэзин гаиләсендә дөньяга килә. Җиде яшеннән ятим калып, башта авыл мәдрәсәсендә, соңрак чоры өчен шактый дәрәҗәле саналган “Хәкимия”, “Мөхәммәдия” мәдрәсәләрендә укый.

1904 елда, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең урта сыйныфын тәмамлаганнан соң, туган авылына кайта һәм 1909 елга кадәр балалар укыта. 1909-1911 елларда Ф. Туйкин Бөгелмә өязенең Ташлы Яр авылында, 1911-1912 елларда Уфада “Хәкимия” мәдрәсәсендә, аннан Бөгелмә өязенең Кәкре Елга авылында мөгаллимлек итә.

1917 елгы Февраль һәм Октябрь инкыйлабларыннан соң да Бөгелмә өязендә укытучылык эшен дәвам иттерә. Ул берничә ел Бөгелмә татар-башкорт укытучылар семинариясендә укыта.

Төрле жанрларда уңышлы иҗат иткән Ф. Туйкинның 4 драма әсәре – “Ватан каһарманы”(1912), “Тормыш корбаннары” һәм балалар өчен язылган “Салих бабай” исемле пьесалары бар. Сәнәкчеләр вәхшәтенә нигезләнеп язылган “Мәгариф корбаннары” исемле сәхнә әсәре авыл сәхнәсендә уйналса да, аның кулъязмасы да, матбугатта басылган варианты да юк. Ә “Ватан каһарманнары" драмасы 1912 елда “Сәйяр” труппасы тарафыннан сәхнәгә куела.

Ф. Туйкинның Казанда “Сугышчы Сатыш әфәнде” (1912) хикәясе, 1915 елда Уфада “Нардуган” исемле шигырьләр җыентыгы, 1919 елда Оренбургта абыйсы Кәбир Туйкин белән берлектә язган “Төрек тарихы” дигән дәреслеге дөнья күрә. Шулай ук ул халык авыз иҗатын туплауга һәм өйрәнүгә зур өлеш кертә. Мең бер йөз җыр туплаган “Җырлар әхтәрисе” (Казан, 1912), “Җырлар мәҗмугасы” (Уфа, 1914) һәм "Шура”, “Безнең юл”, “Мәгариф” кебек журналларда күп сандагы мәкаләләре басыла. Ф. Туйкинның кайбер хезмәтләре дөньяга чыкмый кала һәм аларның кайдалыгы да билгесез.

Ф. Туйкинның гомере аянычлы тәмамлана. 1937 елның 1 гыйнвар көнне, Габдрахман авылы мәктәбендә укытканда, милләтчелектә гаепләнеп кулга алына, һәм күп хезмәтләре конфискацияләнә. 1938 елның 15 февраль төнне атып үтерелә. Исеме һәм иҗаты 1958 елның 27 маенда аклана, һәм күпкырлы мирасы мәдәниятыбыз тарихына кайтарыла.

 

Госман Нигъмәтҗан улы Әхмәтҗанов – татар режиссеры.

Ул 1925 елда туа.

Бөек Ватан сугышыннан кайткач, җиңүдән соң Казан театр училищесына укырга керә. Бүген күренекле шәхесләр булып танылган Шәүкәт Биктимеров, Айрат Арсланов, Р.Сафиуллин, Ә.Сафиуллина, Р.Даутовалар белән бер курста укып, училищены кызыл диплом белән тәмамлагач, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына эшкә урнаша. 11 ел эшләгәннән соң, 1960 елда яңа оешкан Казан телестудиясендә режиссер ярдәмчесе булып эшли башлый. Бер елдан соң Татарстан радиосына күчеп, башта тәрҗемәче, соңыннан әдәби драматик тапшырулар режисеры була.

Радиода режиссура – ул радиоспектакльләр, радиоинсценировкалар, төрле формалардагы көндәлек тапшырулар, радиожурналлар, радиоочерклар, әдәби-музыкаль композицияләр һ.б. Режиссура ул шулай ук кешеләр – авторлар, башкаручылар, композиторлар, тавыш операторлары һ.б. белән эшләү. Һәм менә шушы эштә Госман Әхмәтҗановка тиңнәр юк.

 

Сафиуллина Әминә – татар журналисты, радио дикторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Ул 1925 елның 22 июнендә Биектау районының Ямәширмә авылында туа. Аның барлык хезмәт эшчәнлеге 1949 елдан 1983 елга кадәр идеология эшенең алгы сызыгында - Татарстан дәүләт радио hәм ТВ компаниясендә узды.

Ә аңа кадәр Бөек Ватан сугышы аның тормыш юлына үзенең авыр сәхифәрен яза. 16 яшендә ул Ленинградтан эвакуацияләнеп килгән Калинин исемендәге хәрби заводта эшли башлый. Сугышның башыннан Җинү көненә кадәр (авыр 1941 елдан – 1945 елга кадәр эшләдем.) Ул авыр еллар билгесе булып Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәт билгесе булып медаль саклана.

Сугыштан соң Казан театр училищесын мактаулы диплом белән тәмамлый hәм Татарстан радио комитетында диктор булып хезмәт итә башлый. Анда 1949 елдан 1959 елга кадәр эшли, югары квалификацияле диктор булуга ирешә.

1959 елда радионың бер төркем иҗади хезмәткәрләре белән Казан ТВ студиясен ачуга әзерләү эшенә тотына. Ә.Сафиуллина студиянең нигез ташларын салучылар, аның беренче тапшыруларын әзерләүчеләр белән бер сафта була. Ул студиянең ачылу тантанасына багышлаган кичәне алып баручыларнын берсе була. Менә шул көннән башлап hәр кичтә сизгер ТВ камерасы каршында тапшырулар алып бара башлый. hәр тапшыруга бөтен күңелен, йөрәк җылысын салырга тырыша. Тамашачылар тарафыннан аеруча яхшы каршы алынган, заманында шактый популярлык яулаган тапшыру “Хатлар укыганда” булды. Кешеләр язган хатларга игътибар hәм ихтирамлы булу, ул хатларга күңел җылысын кушарга омтылу “Хатлар укыганда ” циклын иң популяр тапшыру итте.

1961 елда аны иң югары категорияле ТВ дикторы, ә 1964 елда “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактулы исемнәр бирелә.

1966 елда Әминә Сафиуллинаның иҗади тормышында яңа сәхифә ачылды: аны әдәби – драматик, музыкаль тапшырулар редакциясенең баш редакторы итеп билгелиләр. Шулай ук аның редакциягә яшьләр, балалар өчен, спорт тапшырулары да керә иде. Кыскасы – тамашачылар аеруча көтеп ала торган тапшырулар.

Back

Календарь

No events

В этот день родились:

No events

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Home