Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Events Calendar Print Email help
See by year See by month See by week See Today Search Jump to month
Илдус Ахунҗанов – әдәбият тәнкыйтьчесе Download as iCal file
Thursday, 23 April 2020Hits : 13504

Илдус Ахунҗанов – әдәбият тәнкыйтьчесе.

Илдус Ахунҗанов 1930 елның 23 апрелендә Ижау шәһәрендә туа. Мәктәпне тәмамлагач, Казанга килеп, университетның тарих-филология факультетына укырга керә. Биредә укыганда республика газеталарында аның беренче рецензияләре күренә башлый. Ул елларда Казан дәүләт университетында махсус курс алып барган күренекле тәнкыйтьче Гази Кашшаф, яшь егетнең сәләтен күреп, аны “Совет әдәбияты” журналы редакциясенә эшкә ала. 1953-1958 елларда егет чын мәгънәсендә татар әдәбиятының штабында кайный, Нәкый Исәнбәт, Муса Җәлил, Фәтих Кәрим, Әхмәт Фәйзи, Сибгат Хәким һ.б.лар турында үзенчәлекле әдәби тәнкыйть мәкаләләре язып чыга.

1958-1964 елларда Илдус Ахунҗанов Татарстан радиосында, телевидениедә һәм Казан хроникаль фильмнар студиясендә эшли. Җитмешенче еллардан башлап И. Ахунҗанов матбугатта берсеннән-берсе кызыклы мәкаләләр бастыра. 1978 елда Татарстан китап нәшриятында аның “Рәссам һәм аның сүзе” дигән әдәби тәнкыйть мәкаләләре җыентыгы басылып чыга.

Илдус Ахунҗанов 1990 елда вафат була.

Back

Календарь

No events

В этот день родились:

No events

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Home