Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Events Calendar Print Email help
See by year See by month See by week See Today Search Jump to month
Рәфыйк Мөхәммәтшин – галим, Александр Ключарев – композитор Download as iCal file
Wednesday, 19 February 2020Hits : 13734

Рәфыйк Мөхәммәтшин – галим.

Ул 1955 елның 19 февралендә Борнак авылында туган. 1972 елда Яңгул урта мәктәбен тәмамлый һәм Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. 1977 елда университетны тәмамлап СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы тел, әдәбият һәм тарих институты аспирантурасында укуын дәвам итә. «Г.Ибраһимовның иҗтимагый-сәяси һәм фәлсәфи карашларының эволюциясе» темасына диссертация яклап фәлсәфә (философия) фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала.

1980-1984 елларда — Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты фәнни хезмәткәре. 1984-1992 елларда — Казан консерваториясе укытучысы. 1992-1996 елларда — тел, әдәбият һәм тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре.

Р.Мөхәммәтшин 1996 елдан Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институтында фәнни-методик эшләр бүлеге мөдире булып эшли. 2001 елда «Татарларның иҗтимагый-сәяси тормышында ислам: дини традицияләрнең яңаруы һәм яшәеше» темасына диссертация яклап сәясәт фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсе алды. Фәнни эшчәнлеген дәвам итә. Хезмәтләре егерменче йөз башы татар иҗтимагый фикере тарихына, татарларның иҗтимагый-сәяси тормышында ислам диненең роле мәсьәләләренә карый. Дистәләгән фәнни мәкаләләр, берничә китап авторы. Ул көндәлек матбугатта, радио һәм телевидение аша еш чыгышлар ясый, халкыбыз аңында сәламәт ислам тагълиматын һәм әхлагын ныгытуга зур көч куя. Татар иҗтимагый фикерен, аның тарихын өйрәнүче яшь галимнәр тәрбияләү юнәлешендә күп тырышлык куя.

Р.Мөхәммәтшин район энциклопедиясенә мәгълүматлар туплауда, аны хәзерләүдә зур ярдәм күрсәтте.

 

Александр Ключарев – композитор.

Александр Сергеевич Ключарев 1906 нчы елның 19 нчы февралендә Казанда хезмәткәр гаиләсендә туа. Ике елдан соң алар Оренбургка күчеп китәләр һәм аннан 1923 нче елда гына кайталар. Саша яшьтән үк музыка ярата, төрле инструментларда уйный. Моңа аларның гаиләсендә музыкага булган мәхәббәт зур этәргеч ясый. Булачак композиторның әнисе гармунда, бабасы гитарада яратып уйнаган, ә әнисенең энеләре һәм сеңелләре, апалары шулай ук төрле музыка коралларында уйный белгәннәр.

Оренбургта яшәгәндә алган музыкаль тәэсирләр Сашаның алдагы тормышына зур йогынты ясыйлар. Аның иң беренче музыкаль әсәре, мәсәлән, ике каэах халык көенә нигезләнеп язылган фортепиано өчен фантазия. Ә моңа кадәр Саша кинотеатрда пианист-иллюстратор булып эшли.

1923 нче елда Саша Казан музыка училищесының фортепиано классына укырга керә. Уку белән бергә, театр техникумының музыка бүлегенә җитәкчелек итә һәм драма спектакльләренә музыка яза.

Булачак композитор нәкъ менә 1924-1928 нче елларда татар мәдәнияте белән якыннан таныша башлый. Ул халык көйләре, татар теле һәм көнкүреше белән ныклап кызыксына. Шушы елларда татар милли композиторы булып җитешә.

Шуннан соң яшь музыкант тагын да зуррак музыкаль белемгә омтыла башлый. 1928 нче елда Мәскәү консерваториясенең композиторлык факультетында күренекле педагоглар һәм профессорлар Н. С. Җиляев һәм Р. М. Глиэр классында укый башлый.

Бу елларда А. Ключарев татар эшче театрында музыкаль җитәкче булып эшли, "Зәңгәр шәл", "Казан сөлгесе", "Галиябану" пьсаларына музыка яза. Татар театрының һәм музыкасының күренекле эшлеклеләре белән таныша. Г. Айдарский, С. Садыйкова, Г. Камская, Г. Сөләйманова, X. Уразиков кебек талантлы артистлар белән аралашу, Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Заһит Хәбибуллин кебек композиторлар белән иҗади дуслык А. Ключаревның татар музыка сәнгатенә омтылышын, мәхәббәтен тагын да тирәнәйтә, ныгыта.

1937 нче елда ул Казанга кайта һәм шул вакыттан алып, гомеренең соңгы көннәренә кадәр татар музыкасы өлкәсендә иң уңышлы эшләгән композиторларыбызның берсе була. Аның хезмәте аркасында, күп кенә халык көйләре икенче кабат яши башладылар. (Мәсәлән: "Әллүки", "Кара урман", "Дүдәк", "Гармун", "Пар ат", "Әрәмәләр арасында" һ.б.)

Икенче яктан, А. Ключарев төрле жанрдагы оригиналь әсәрләр авторы да. Аның җырлары һәрвакыт шат күңелле, актив ритмлы, саф интонацияле һәм башкару өчен бик уңайлы. Моңа ышану өчен, безнең һәрберебезгә якын булган "Туган җирем Татарстан"ны (Г. Зәйнашева сүзләре), киң, якты лирика белән сугарылган "Иртәнге җыр" серенадасын (Ә. Ерикәй сүзләре), сугыш елларының кырыслыгын чагылдырган җырларын, дәртле "Мулланур Вахитов"ны, яки бәйрәмне хәтерләтеп торучы "Идел дулкыннары", "Яңа Казан" (М. Хөсәен сүзләре) җырларын һ. б. гына искә төшерү дә җитә.

Композитор күп кенә инструменталь әсәрләр дә иҗат итте. Аның иҗади уңышларыннан берсе -"Татар сюитасы". Бу сюитада игътибар үзәгенә татар халык көе "Су буйлап" алынган.

Композиторның "Идел" симфониясендә дә, мәһабәт һәм киң мелодия белән, Идел образы гәүдәләндерелә. Болардан тыш А. Ключарев 1950 нче елда башкорт халкының азатлык өчен көрәшенә багышланган "Тау әкияте" балетын, 1959 нчы елда Салих Сәйдәшев музыкасы нигезендә Т. Гыйззәтнең "Наемщик" пьесасы буенча опера иҗат итте.

Татар музыка мәдәниятен үстерүдәге эшчәнлеге өчен А. С. Ключарев Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.

Рус халкы улы Александр Ключарев татар халкына хезмәт итүгә үзенең бөтен көчен һәм талантын бирде. Каты авыру 1972 нче елда, яңа иҗади планнар белән яшәгән, талантлы композиторның гомерен кисте.

Back

Календарь

No events

В этот день родились:

No events

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Home