Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Events Calendar Print Email help
See by year See by month See by week See Today Search Jump to month
Сәгыйть Рәмиев - шагыйрь, Рафаил Хәкимов – язучы, Гөлсем Сөләйманова – җырчы Download as iCal file
Wednesday, 12 February 2020Hits : 14262

Сәгыйть Рәмиев (24 февраль 1880 – 17 март 1926) – күренекле шагыйрь, мөгаллим.

Сәгыйть Рәмиев 1880 елның 24 февральдә (иске стиль белән 12) Ырынбур төбәгендә Акман авылында туа. Аның гаиләсе бер урында гына тормый, вакыт-вакыт күчеп йөрергә мәҗбүр була. Сәгыйть 1890нчы елдан 1902нче елга кадәр "Хөсәения" мәдрәсәсендә белем ала. Ул бу вакытта гарәп, фарсы, төрек телләрен, әдәбият үрнәкләрен нигезле өйрәнгән. Ул "Хөсәения"дә мөгаллим булып кала.

Сәгыйть Рәмиев 1906нчы ел башында Казанга килә. Анда "Таң йолдызы" гәзитендә әдәби хезмәткәр булып эшли башлый. Ә 19нчы июннән аның мөхәррире итеп билгеләнә. Тиздән гәзит ябыла, С.Рәмиев төрмәдә бер ай утырып чыга. Ул "Тавыш" исемле гәзит тә оештырып карый. "Таң йолдызы" дәвамчысы буларак "Таң мәҗмугасы" исемле журнал чыгару эшенә керешә. Реакция чорында күп гәзит-журналлар ябыла. Сәгыйть Рәмиев, бөтенләй эшсез калгач, "Бәянел-хак" гәзите редакциясендә эшли башлый. 1910нчы елда Әстерханга китеп, андагы "Идел" гәзитендә сәркатип булып эшли башлый. Дөресендә әлеге басманың мөхәррире хезмәтен үти.

Сәгыйть Рәмиев 1914нче елда өйләнә. Гаиләле булып өч ай үткәч, "Идел" гәзитен ябалар һәм Сәгыйть Рәмиевне Әстерханнан сөрәләр. Ул аннан хатынының туган җире Уфага китә. Монда рус телендә чыгучы "Авыл көнкүреше журналы"на эшкә урнаша – аны татарча тәрҗемәсен чыгара.

Гражданнар сугышы башлангач, Уфадан Урал өязенең Ваһапов поселогына китәргә мәҗбүр була. Анда ревком сәркатибе итеп билгеләнә. Магнитка станциясендә мәгариф эшләренә җитәкчелек итә. Верхний Урал шәһәрендә партия комитетының мөселманнар секциясендә хезмәт итә, Чиләбедә чыгучы "Кызыл Урал" гәзитендә дә эшләп ала (1921-1922, андагы педагогия техникумында татар әдәбиятын укыта. Уфага кайткач (1922нче ел ахыры), Җир эшләре халык комиссариатында нәшрият эшләре җитәкчесе була. Ләкин сәламәтлеге начарая башлый һәм ул 1926нчы елның 17нче мартында үпкә авыруыннан үлә.

 

Рафаил Сибгат улы Хәкимов – язучы, сәясәтче, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты мөдире.

Рафаил Сибгат улы Хәкимов 1947 елның 12 февралендә Казанда күренекле шагыйрь Сибгат Хәким гаиләсендә туа. Казан университетының физика факультетын тәмамлаганнан соң, ул 1971-1973 елларда Татарстан транспорт идарәсенең проектлау бюросында өлкән инженер булып эшли.

1973-1981 елларда Р.С.Хәкимов Казан университетында эшли: башта ассистент, аннары кафедра мөдиренең урынбасары була, кандидатлык диссертациясен яклый. 1981 елда ул Казан дәүләт мәдәният институтына күчә: философия кафедрасы мөдире, фәнни эшләр буенча проректор була.

1989-1991 елларда Р.С.Хәкимов КПССның Татарстан өлкә комитетында идеология бүлеге мөдиренең урынбасары, аннары КПССның Татарстан Республика комитетында идеология комиссиясе рәисенең урынбасары була. 1991 елдан ул Татарстан Республикасы Президентының фән, халык мәгарифе, мәдәният һәм сәламәтлек саклау мәсьәләләр буенча киңәшчесе. Шул ук вакытта ул 1996 елда ТР Президентының Указы нигезендә Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты директоры итеп билгеләнә.

Татарстанның мөстәкыйльлеге турында Декларация, ТР Конституциясе, Татарстан һәм Россия арасындагы Шартнамә кебек тарихи документларының барлыкка килүендә Р.С. Хәкимовның тырышлыгы, катнашы һәм йогынтысы зур була. 1995-1997 елларда ул ТР Президенты М.Ш.Шәймиев инициативасы белән барлыкка килгән, советлар хакимиятеннән соңгы конфликтларны җайга салу буенча «Гаага башлангычы» халыкара программасын оештыручы була. Казанда аның җитәкчелегендә «Россиядә һәм АКШта федерализмның сәяси-хокукый нигезләре» дигән темага халыкара фәнни-гамәли конференция булып уза. Р.С.Хәкимовны Россиядә дә, чит илләрдә дә сәясәтче буларак таныйлар, зур-зур киңәшмәләргә чакыралар.

Рафаил Сибгат улы – танылган сәясәтче генә түгел, ә күренекле галим дә. Ул җитәкчелек итә торган Тарих институты дөньякүләм сибелеп яшәгән татар халкының бербөтен тарихын иң борынгы төрки катламнардан алып бүгенге дәүләтчелегебезгә кадәр үз эченә алган 7 томлы китап рәвешендә әзерләп, бастырып чыгарырга әзерли. Бу эштә Тарих институты координацияләү үзәге булып тора. Татар тарихын язуда, Казан галимнәреннән тыш, Мәскәү, Санкт-Петербург, Махачкала, АКШ, Германия, Украина, Казахстан һ.б. шәһәр, ил тарихчылары да катнаша.

Р.С.Хәкимов – ТРның атказанган фән эшлеклесе, федерализм мәсәләләренә, этник мөнәсәбәтләргә багышланган монографияләр, күпсанлы мәкаләләр авторы.

 

Гөлсем Нурмөхәммәт кызы Сөләйманова – җырчы.

Ул Казанда, Яңа Бистәнең Исемсез тыкрыгында 1907 елның 12 февралендә туа. Аның әтисе гармунда уйнарга ярата. Гөлсем әтисенең уйнавын онытылып тыңлый, ә үсә төшкәч, 6-7 яшьләрендә әтисенең уйнавына кушылып җырлый башлый. Ул башта педагогика училищесында укый, хорда җырлый, ә училище хорына танылган композитор Солтан Габәши җитәкчелек итә. Соңрак Казан музыка техникумында укый. Уку елларында ук Гөлсем күп кенә концертларда танылган җырчы буларак чыгыш ясый. Ул үзенең профессиональ осталыгын бертуктаусыз камилләштерә. Кечкенәдән халык җырларын яратып, халык моңын гына түгел, аның тарихын, көнкүрешен, эчке дөньясын сизеп, аңлап, йөрәгеннән кичереп җырлый.
1928-1958 елларда Г.Сөләйманова Татарстан радиосында солистка булып эшли, бик тиз арада халык күңелен, мәхәббәтен яулап ала. Күкрәктән чыккан ягымлы тавышының тигез агылышы, соклангыч ачык дикциясе эчтәлекне тирән ачып бирергә омтылуы, эчке тойгыларны ихлас күңелдән әйтә белүе, җырларындагы затлы гадилек, репертуарның чиксез бай булуы – болар барысы да Гөлсем Сөләйманованы таләпчән, үзенә генә хас, кабатланмас тавышлы, җитди җырчы итеп таныта. Г.Сөләйманова 400гә якын җырны яттан белгән.
Г.Сөләйманова татар композиторлары М.Мозаффаров һәм А.Ключарев белән тыгыз элемтәдә иҗат итә. М.Мозаффаров Гөлсем Сөләйманова репертурындагы күп кенә көйләрне аның җырлавында, аның тавыш мөмкинлекләрен, җырлау үзенчәлекләрен истә тотып язып ала, альбом төзи. А.С.Ключарев җырчының җырларын нотага салып, үзенең җыентыгына кертә.
Г.Сөләйманова концертларда актив катнашуы белән бергә, халыкның музыкаль фольклорын өйрәнүгә һәм пропагандалауга, яшь җырчылар тәрбияләүгә, аларга халык җырының үзенчәлекләрен аңлатуга да зур көч куя.
Гөлсем Сөләйманова 1968 елның 14 июнендә вафат була.

Back

Календарь

No events

В этот день родились:

No events

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Home