Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Events Calendar Print Email help
See by year See by month See by week See Today Search Jump to month
Илдар Юзеев — шагыйрь, Шамил Бикчурин - язучы, драматург, Рауза Хәйретдинова – актриса Download as iCal file
Friday, 03 January 2020Hits : 19993
Илдар Гафур улы Юзеев — күренекле татар шагыйре.

Ул 1933 елның 3 гыйнварында Башкортстанның Яңавыл районы Ямады авылында укытучы гаиләсендә туа. Ямадыдагы урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1950-1954 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар филологиясе бүлегендә белем ала. Хезмәт юлын журналистикадан башлый: 1954—1966 елларда «Пионер» (хәзерге «Ялкын») республика балалар журналының җаваплы секретаре, аннары бер ел «Чаян» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1967-1971 елларда ул — Татарстан Язучылар берлегенең әдәби консультанты хезмәтендә. 1973 елда Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы икееллык Югары әдәби курсларны тәмамлап кайткач, өч ел дәвамында «Казан утлары» журналының поэзия бүлегенә җитәкчелек итә. 1977 елның мартыннан И.Юзеев Татарстан Язучылар берлегендә яшь авторлар белән эшләү буенча идарә рәисенең урынбасары вазифаларын башкара.

И.Юзеев әдәби иҗат белән бик иртә шөгыльләнә башлый. 1943 елда аның «Дошман җиңелә» исемле шигыре район газетасында басылып чыга. Ул шулай ук пьесалар язуда да көчен сынап карый, хәтта шулардан берсе — «Алсу гөлләр» дигәне — мәктәп сәхнәсендә дә уйнала. Ә унынчы сыйныфта укыганда яшь авторның шигырьләре инде Уфада «Әдәби Башкортстан» (хәзерге «Агыйдел») журналы, «Кызыл таң» газетасы кебек республика матбугатында күренә башлый.

Һ.Такташ шигырьләре тәэсирендә яза башлаган И.Юзеев үзенчәлекле шагыйрь буларак узган гасырның илленче-алтмышынчы елларында формалаша. Аның шигъри таланты аеруча поэма жанрында ачыла. 1955 елда «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында басылган «Таныш моңнар» поэмасы белән ул киң катлау укучылар арасында таныла. Беренче поэмаларында ук иҗатының төп билгеләре — хис һәм фикер гармониясе, табигыйлек, лирик моң, ихласлык сыйфатлары ачык төсмерләнә. Шагыйрьнең шуннан соңгы шигырь һәм поэмалары, романтик-лирик хасиятләрен, моң һәм хис муллыгын саклаган хәлдә, гражданлык мотивлары, үзгәрүле заман таләпләренә һәм ихтыяҗына бәйле олы идеяләр, социаль эчтәлек белән сугарыла бара. «Әнкәй» (1959), «Фәрит-Фәридә» (1959), «Миләүшә» (1954-1965), «Язылмаган поэма» (1964), «Өчәү чыктык ерак юлга...» (1965), «Тынлык белән сөйләшү» (1966), «Карурман» (1971), «Таш диварлар авазы» (1973), «Өзелмәсме кыллар?» (1977), «Таш кала фаҗигасе» (1988), «Өзелгән тәсбих» (1989) кебек лирик, драматик поэмаларында һәм башка бик күп шигырь, балладаларында әдип, заман темаларына һәм тарихи үткәнгә мөрәҗәгать итеп, кеше рухының бөеклегенә, хөрлегенә дан жырлый, һәртөрле явызлыкка, изүгә, шәфкатьсезлеккә, коллыкка, ялганга каршы нәфрәт хисләрен ачык гәүдәләндерә.

«Миләүшә» исемле китабына (1968) тупланган поэмалары һәм балладалары өчен И.Юзеев, шагыйрьләрдән беренче буларак, 1968 елда Татарстанның М.Җәлил исемендәге Республика премиясенә, ә «Таш диварлар авазы» һәм «Өзелмәсме кыллар?» исемле поэмалары өчен 1980 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек  була.

1958 елдан ул СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

И.Юзеев шигъриятендәге төп сыйфатлар — тирән моң, лиризм, фикер-хис ачыклыгы, форма төгәллеге — композиторларны да илһамландырып тора. Шагыйрьнең дистәләрчә шигъри әсәрләренә көй языла. Халык арасында киң таралган «Яшь наратлар» (Җ.Фәйзи музыкасы), «Төнбоек» (Л.Айтуганов музыкасы), «Шофер», «Резидәкәй» (Ш.Мәҗитов музыкасы), «Кайтам инде», «Бөркет турында баллада», «Чит илләргә чыксаң» (С.Садыйкова музыкасы), «Яшьлек дустыма», «Фәүзия җыры», «Таң кызы җыры», «Серле чәчәк» (М.Яруллин музыкасы), «Кыр казлары артыннан», «Туган ягым каеннары», «Гашыйклар тавы» (М.Имашев музыкасы), «Хуш инде» (Ф.Мортазин музыкасы), «Мәтрүшкәләр» (А.Гыйләҗев музыкасы), «Сине уйлап янам» (С.Ибраһимов музыкасы) һ.б. бик күп җырлар шагыйрь иҗатының үзенчәлекле бер тармагын тәшкил итә.

И.Юзеев — танылган драматургларның берсе, дистәдән артык комедия, драма, трагедияләр авторы. Әдипнең пьесалары оригиналь сюжетка корылуы, шигърилеге, романтик пафосы, оптимистик рухы белән җәлеп итә. Поэзиясендәге кебек, пьесаларында да автор кеше күңеленең якты, гуманистик омтылышларын романтик буяулар белән сурәтләргә омтыла, матурлыкның кадерен белү, халыкның рухи һәм мәдәни казанышларын, гореф-гадәтләрен саклау, анарны дәвам иттерү, үстерү турындагы уй-хыяллары белән уртаклаша.

Драматургның иң күп куелган пьесасы — «Сандугачлар килгән безгә» дигән моңсу комедиясе. Ул - 1974 елдан бүгенге көнгә кадәр К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры һәм Казан дәүләт Яшьләр театры репертуарында, шулай ук Башкорт дәүләт академия театры, Мари музыкаль драма театры, Тува рус драма театры, Каракалпак Яшь тамашачылар театры сәхнәләрендә куела, Ленинград, Казан, Уфа, Кемерово телевидениеләре аша күрсәтелә. СССР халыклары театр сәнгате һәм милли драматургиясенең Ленинградта уздырылган Бөтенроссия фестивалендә (1978) әлеге пьеса буенча куелган спектакль өчен Тува рус драма театры коллективы һәм пьеса авторы I дәрәҗә диплом белән бүләкләнә һәм фестиваль лауреаты дигән исемгә лаек була.

Шагыйрь-драматургның «Янар чәчәк», «Бөркетләр кыяга оялый» («Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз»), «Кыр казлары артыннан», «Кайтмый калсам, көтәрсеңме?», «Бәхетемнән узып барышлый», «Безнең әти мировой», «Онытылмас бәет», «Мәкәрҗәгә барган идек», «Сөйгәнемнең туган көне», «Гашыйклар тавы», туксанынчы елларда иҗат ителгән «Ак калфакны төшердем кулдан», «Хуш, Хәйбуш!», «Моңлы бала түгел идем...», «Эзләдем, таптым, югалттым» кебек драма һәм комедияләре дә профессиональ театрлар репертуарында ныклы урын алалар.

Заман һәм кеше мөнәсәбәтләренең калкурак чагылышына ирешү, чынбарлыкны гомумиләштеребрәк, аның фәлсәфи асылын бер фокуска туплабрак бирү өчен, шагыйрь еш кына шартлы алымнарга мөрәҗәгать итә, тәэсир көченә ия булган символик образларны кертә. Эчтәлек һәм форма өлкәсендәге эзләнүләр «Мәхәббәт китабы» исемле поэмалар циклында (1978), «Таймас» (1961), «Соңгы төн» (1972), «Очты дөнья читлегеннән» (1980), «Мәңгелек белән очрашу» (1982) исемле шигъри трагедияләрендә, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында куелган «Ерактагы кәккүк авазы» спектакленең (Рәшит Кәлимуллин операсы) либреттосында үзенчәлекле гәүдәләнеш таба.

И.Юзеев иҗат эшчәнлегенең башыннан ук татар балалар әдәбияты белән даими багланышта һәм хезмәттәшлектә яши. «Ялкын» журналының унике ел дәвамында әдәби хезмәткәре һом редколлегия әгъзасы буларак, шулай ук Язучылар берлегенең яшь авторлар белән эшләү бүлеге мөдире сыйфатында ул татар балалар әдәбиятын үстерүгә, яшь әдәби алмаш тәрбияләүгә үзеннән зур өлеш кертә. Аның балаларга адресланган үз әсәрләре дә байтак. Алар шагыйрьнең аерым җыентыкларында («Пони малае нәни Җирәнкәй», 1967; «Аю сатам, кем ала?», 1999; «Бәби Ай», 2003 һ.б.) һәм 2002 елда нәшер ителгән биш томлык «Сайланма әсәрләр»енең икенче томында урын ала.

И.Юзеевның туксанынчы еллардагы иҗаты, заманның кискен үзгәрешләренә һәм үзенең тормыш тәҗрибәсенә бәйле рәвештә, хис-фикер, тел-стиль образлылыгы, кичерешләре ягыннан тагы да тирәнәя төшә, кеше шәхесе, яшәеш, халык-милләт турындагы шигьри-фәлсәфи уйланулары яңа поэтик сыйфатлар, төсмерләр белән баеп-ялтырап китә («Уйлый күңелем төрлесен» шигырьләр җыентыгы, «Татар моңы» поэмасы, «Таш диварлар авазы» поэмасының яңа редакциясе һ.б.).

Гомумән, 1956-2003 еллар арасында И.Юзеевның тезмә һәм чәчмә әсәрләре тупланган кырыклап китабы дөнья күрә. И.Юзеев 1963-1994 елларда Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә, 1979-1984 елларда РСФСР Язучылар берлеге идарәсендә, шулай ук төрле елларда Азия-Африка илләре язучылары белән багланыш буенча Совет комитетында, «Казан утлары», «Сөембикә», «Идел» журналларының редколлегияләрендә әгъза булып тора, РСФСР язучыларының IV (1975), V (1979), СССР язучыларының VI (1981), VIII (1986) съездларында делегат булып катнаша. Төрле елларда Татарстан Язучылар берлегенең шагыйрьләр секциясен, остаханәсен җитәкли.

Әдәбият һәм театр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен И.Юзеевка 1979 елда Татарстанның, 1983 елда «Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемнәр бирелә, 1986 елда ул «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә. 1993 елда Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән И.Юзеев «Татарстан Республикасының халык шагыйре» дигән шәрәфле исемгә лаек була.

Шагыйрь 2004 елның 21 декабрендә Казанда вафат була һәм Яңа бистә зиратында җирләнә.

 

Рауза Котдус кызы Хәйретдинова – мәшһүр актриса. Камал театрында уйный.

Рауза 1928 елның 3 гыйнварында Татарстанның Балык Бистәсе районы Ырга авылында туган. 1948 елда Г.Камал театры каршындагы студияне тәмамлаганнан соң, ул биредә эшли башлый. Әле сәхнәдә иҗат итә генә башлаган чорда, актриса лирик пландагы яшь кызлар, бигрәк тә музыкаль рольләрне башкарса, соңрак исә үткен, чая характерлы образлар тудыра.

Сәхнәдә дә тормыштагы кебек гаять табигый итеп яши белгән Р. Хәйретдинова тарафыннан берсеннән-берсе үзенчәлекле, кабатланмас образлар иҗат ителә. Алар арасында “Зәңгәр шәл”дә (Кәрим Тинчурин) — Мәйсәрә, “Галиябану”да (Мирхәйдәр Фәйзи) — Галиябану, “Гүзәлем Әсәл”дә (Чыңгыз Айтматов) — Хәдичә, “Таң атканда”да (Ш. Шаһгали) — Гөлбикә, “Татар хатыны ниләр күрми” дә (Галимҗан Ибраһимов) — Гөлбану, “Әниләр һәм бәбиләр”дә (Туфан Миңнуллин) — Вазифа, “Рәхәт яшибез”дә (М.Гыйләҗев) — Волчанская һәм башка күп кенә образлар бар.

1970 елда Р. Хәйретдиновага Татарстанның халык артисткасы, ә 1979 елда Русиянең атказанган артисткасы дигән мактаулы исемнәр бирелә.

1991 елдан актриса Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының “Инсаният” труппасында иҗат итә.

 

Шамил Бикчурин (тулы исеме Шамил Мотыйгулла улы Бикчурин) — татар язучысы, драматург.

Шамил Бикчурин 1928 елның 3 гыйнварында Татарстанның Әлмәт районы Миңлебай авылында крестьян гаиләсендә туа. Авылда һәм Әлмәттә укып ун класс белем алганнан соң, 1945 елда Казанга килә, ике ел Татар театр училищесында укый, аннары беркадәр вакыт Әлмәт дәүләт драма театрында актер булып эшли. 1948-1952 елларда хәрби авиация частьларында хезмәт итә. Армиядән кайткач, Шамил Бикчурин туган ягында нефть чыгаручылар арасында эшли, газета редакциясе эшендә катнаша: бүлек мөдире вазифаларын үти. 1965-1967 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларда укый.

Алтмышынчы елларның икенче яртысында басылган «Кайнар чишмә» исемле докүменталь повесте һәм «Могҗиза тудыручылар» дигән очерклар китабыннан соң, Ш. Бикчурин, үзенең нефтьчеләр тормышына һәм хезмәтенә бәйле бай тәҗрибәсен бер фокуска туплап, киң планлы роман язарга керешә. Төрле милли традицияләрдә тәрбияләнгән төрле холыклы, төрле язмышлы кешеләрнең хезмәт эчендә, уртак максатларга ирешү юлында ничек бердәм, интернаңиональ коллектив булып оешуын жанлы, тормышчан вакыйгалар һәм образлар аша сүрәтләгән бу әсәр — «Каты токым» романы — «Казан утлары» журналында басылып чыгу белән (1972 ел, № 5—7), әдәби җәмәгатьчелекнең дә, укучыларның да игътибарын үзенә җәлеп итә. 1974 елда роман татар һәм рус телләрендә аерым китап булып басылып чыга, ә 1976 елда Чехословакиянең Братислава шәһәре нәшриятында словак телендә дөнья күрә. Ул шулай ук украин теленә дә тәрҗемә ителгән (Киев, «Днипро» нәшрияты, 1979). Ш. Бикчурин бу романы өчен 1976 елда ВЦСПС Президиумы һәм СССР Язучылар берлеге идарәсе уздырган хәзерге совет эшчеләр сыйныфын чагылдырган әсәрләр конкурсында премиягә лаек була.

Сүз сәнгатенә килү юлы театр училищесыннан һәм актерлык хезмәтеннән башлану табигый рәвештә Шамил Бикчуринны сәхнә әдәбияты белән кавыштыра. 1961 елда язучы “Тальян моңы” исемле музыкаль комедиясен яза. Нефтьчеләр белән авыл эшчәннәре арасындагы эчкерсез дуслыкны, кызыклы мөнәсәбәтләрне чагылдырган бу әсәр Әлмәт татар дәүләт театрында һәм Муса Бәлил исемендәге Татар Дәүләт опера һәм балет театрында уйнала. “Бергә, гомергә” исемле комедиясе дә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куелып (1964), тамашачылар һәм тәнкыйтьчеләр игътибарын җәлеп итә.

Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен Шамил Бикчурин 1978 елда “Почет Билгесе” ордены белән бүләкләнә.

Ул 1962 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы иде.

Back

Календарь

No events

В этот день родились:

No events

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Home