Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Events Calendar Print Email help
See by year See by month See by week See Today Search Jump to month
Халидә Зәбирова – җырчы, Ибраһим Кулиев – тел белгече, Габделбәр Гарифҗанов – галим Download as iCal file
Monday, 09 September 2019Hits : 13439

Халидә Зәбирова, җырчы, Татарстаның атказанган артисты (1914-1980).

 

Ибраһим Габделвахит улы Кулиев – татар тел белгече.

Ул 1885 елда Буа шәһәрендә рухани гаиләсендә туган. Буада яшәү мөмкинлекләре тар булганга, әтисе гаиләсе белән Казан шәһәренә күчеп килә. Ибраһим Казанда “ Мәрҗания” мәдрәсәсен тәмамлый һәм типографияләрдә эшләп йөри. Ул үзен, Фатих Әмирханнар даирәсендә, алдынгы татар яшьләреннән икәнен күрсәтә, “Йолдыз”, “Кояш” газеталарында языша. Октябрь революциясеннән соң аның эшчәнлеге Мөселман социалистлар комитеты һәм аның басма органы булган “Кызыл Байрак” газетасы белән бәйле. Ибраһим Кули шулай ук татарча-урысча сүзлекләр төзүдә, тәрҗемәләр өлкәсендә эшли, татар совет матбугатын үстерүдә, татар радиосын булдыруга да күп көч куя. Ул 1937 елгы сталинчыл репрессияләр корбаны булды.

 

Габделбәр Гарифҗанов – татар галиме.

Ул 1930 елның 9 сентябрендә Нөнәгәр авылында туган. 1948 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый. Укуын С.М.Киров исемендәге Казан химия-технология институтында дәвам итә һәм инженер-технолог белгечлеге алып Таҗикстан ССРның Шураб шәһәрендәге химия заводында эшли. Аның монда үткән үсеш баскычлары — смена җитәкчесе, цех начальнигы урынбасары, заводның өлкән технологы.

1955 елда туган ягына кайта һәм ул вакыттагы Чепья районындагы Г.Димитров исемендәге МТСта мастерской мөдире була, авыл хуҗалыгы агрегатларын ремонтлауның яңа прогрессив методларын тормышка ашыра.

1957 елда ул Пермь өлкәсенең Кизел шәһәрендәге химия заводына эшкә килә. Монда 1961 елга кадәр эшли, смена начальнигыннан заводның баш инженеры дәрәҗәсенә күтәрелә. 1961 елда аны Стәрлетамак синтетик каучук заводына күчерәләр. Ул баш инженер дәрәҗәсенә ирешә, кандидатлык диссертациясе яклый.

Габделбәр Гарифҗанов 1974 елдан Иркутск өлкәсенең Зима шәһәрендә зур химия комплексын төзүгә җитәкчелек итә. 1977 елда диссертация яклап, техник фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсен ала. Химия производствосы үсешенең табигать өчен зур катастрофик нәтиҗәләрен аңлаган хәлдә ул диссертациясен яңа экологик чиста химия җитештерү объектларын төзүгә багышлый.

Галим 1979 елда тулысынча фәнни эшкә күчә һәм Казан химия продуктлары фәнни-тикшеренү институтында эшли башлый. Аның зур практик тәҗрибәсе фәнни-тикшеренү юлларын эзләргә һәм табарга ышанычлы нигез була. Галим монда да экологик чиста җитештерү юлларын һәм ысулларын эзли. Аның җитәкчелегендә техник дәрәҗәсе иң алдынгы чит ил технологияләреннән ким булмаган илледән артык технологик процесс тормышка ашырыла, кырыктан артык төрле чистарту җайланмалары төзелә.

Габделбәр Гарифҗанов үзенең фәнни эшләнмәләре белән Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнаша һәм аның ике көмеш медале белән бүләкләнә. 1988 елда аңа Татарстанның атказанган фән һәм техника эшлеклесе дигән абруйлы исем бирелә. Актив фәнни эшчәнлеге өчен 1997 елда Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек була. Эффектлы экологик чиста технологик процессларны тормышка ашырган өчен аңа СССР Министрлар Советы премиясе бирелә. 1994 елдан — Халыкара информатика академиясе академигы.

Back

Календарь

No events

В этот день родились:

No events

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Home