Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Events Calendar Print Email help
See by year See by month See by week See Today Search Jump to month
Әхмәт Фәйзи - язучы, Лиана Әмирханова - шагыйрә Download as iCal file
Monday, 11 March 2019Hits : 13735

Әхмәт Фәйзи, тулы исем Әхмәт Әхмәтсафа улы Фәйзуллин — танылган татар язучысы, драматург, шагыйрь, әдәбият тәнкыйтьчесе, публицист.

Әхмәт Фәйзи 1903 елның 11 мартында Уфа шәһәрендә вак һөнәрче (итек тегүче) гаиләсендә туа. Әтисе уз заманы өчен шактый алдынгы карашлы кеше була: өенә гәҗит-журналлар алдыра, китаплар укырга ярата. Улын укымышлы кеше итәргә тырыша.

Әхмәт башта мәдрәсәдә (1911—1915) укый, аннары Уфаның рус-татар мәктәбендә (1915—1917) һәм инкыйлабтан соң, 1917—1921 елларда, татар гимназиясендә белем ала. Урта мәктәпне тәмамлагач, аны Оренбур Шәрык педагогия институтына укырга җибәрәләр. Ләкин 1921—1922 еллардагы ачлык афәте Әхмәткә институтны тәмамларга мөмкинлек бирми: 1922 елның декабрендә ул, укуын ташларга мәҗбүр булып, Урта Азиягә китә һәм 1924 елга кадәр Төрекмәнстан кышлыкларында һәм шәһәрләрендә укытучы, һәвәскәр театр артисты булып эшли. 1924 елда яңадан Уфага кайта, уку-һөнәр мәктәбендә елга якын тәрбияче һәм укыту бүлеге мөдире вазифаларын башкара.

Аның «Матурлык дөньясында» исемле беренче комедиясе Уфа сәхнәсендә 1920 елны уйнала.

Әхмәт Фәйзи 1958 елның 11 августында вафат булды.

 

Лиана Рәсим кызы Әмирханова — татар шагыйрәсе, Башкортстанның Фатих Кәрим исемендәге әдәби бүләк иясе (1995), Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1999 елдан).

Ул 1980 елның 11 мартында Казан шәһәрендә туа. Казанның 72 нче номерлы алман телле мәктәбендә белем ала, аны тәмамлагач, 1997 елда Казан дәүләт педагогия университетының чит телләр факультетына укырга керә. 2001-2002 елларда укуын стажировка рәвешендә Алманиядә дәвам итә. Аннан соң Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Яшьләр һәм спорт эшләре министрлыгында әйдәп баручы белгеч булып эшли.

Әдәби сәләте бала чагыннан ук ачыла башлый, сигез-тугыз яшьләрендә инде аның исеме балалар матбугаты битләрендә күренә башлый, туксанынчы елларда «Салават күпере» журналы һәм «Сабантуй» газетасы һәм башка матбугат басмалары оештырган иҗади конкурсларда катнашып, беренче урыннарны яулый. Аның шигырьләре «Ялкын», «Салават күпере», «Сабыйга», «Сөембикә» журналларында, «Сабантуй», «Мәгърифәт», «Татарстан яшьләре» газеталарында еш басыла, төрле нәшриятлар тарафыннан нәшер ителгән «Сабантуй» (1993), «Күгәрченем, син дә гөрлә» (1994), «Тургай» (1994-2002), «Сине сөйдем, гүзәлем» (2002), «Балалар бакчалары өчен җырлар» (2003), «Зонтик» (Төмән, 2006) кебек күмәк шигырь һәм җыр китапларына кертелә. 1998 елда «Мәгариф» нәшрияты инглиз телендә чыгарган («Татар әдәбияты бүген») җыентыгына да яшь каләмнең шигъри иҗатыннан үрнәкләр урнаштырыла.

Лиана Әмирханованың өч дистәдән артык шигыре үзешчән һәм профессиональ композиторлар тарафыннан көйгә салына. Аның «Чулпы җыры», «Изге сүз» (И. Сафин музыкасы), «Үсәсем килә» (М. Имашев музыкасы), «Бабамның медальләре» (Т. Вәлиев музыкасы), «Изге җирем, бөек Болгарым» (Г. Сабирова музыкасы) кебек җырлары балалар башкаруында Татарстан радиосы фондында саклана.

Туксанынчы елларда Лиана Әмирханова Татарстан радиосы белән тыгыз хезмәттәшлектә балалар өчен радиодан тапшырулар алып бара, яшүсмерләргә багышланган күп кенә радиотапшыру программаларын төзүче буларак та үзенең оештыру сәләтен күрсәтә.

Ул ике китап авторы. Иҗат өчен аңа киң мәйдан ачылган, татар шигърияте аңардан әле зур әдәби казанышлар өмет итә.

Back

Календарь

No events

В этот день родились:

No events

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Home