Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Events Calendar Print Email help
See by year See by month See by week See Today Search Jump to month
Сәхаб Урайский – шагыйрь, Мәхмүт Хәсәнов – прозаик, драматург Download as iCal file
Saturday, 21 December 2019Hits : 10798

Сәхаб Урайский (чын исем Сәхабетдин Камалетдин улы Мәүлютов) – татар шагыйре.

Сәхаб Урайский 1907 елның 21 декабрендә хәзерге Ульянов өлкәсенең Иске Майна районы Иске Кызылсу (Татарское Урайкино) авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Яшьли ятим калып, бала чактан ук тормышның ачысын татып үсә: тамак ялы өчен авыл байларында батрак булып эшли, көтү көтә. Бөек Октябрь инкыйлабыннан соң гына, мәктәп партасына утырып, башлангыч белем ала һәм 1927-1930 елларда Самара шәһәрендәге татар–башкорт педагогика техникумында укый. Аны тәмамлагач, ике ел Урта Идел буе татар мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта, ә 1932–1938 елларда Куйбышевта (Самарада) татар телендә чыга торган «Колхозчы» исемле өлкә газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли. Шул ук елларда (1934–1936) ул әдәби курсларда укып кайта.

1938 елда Сәхаб Урайский Казанга килә һәм «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газетасы редакциясендә эшли башлый. 1941–1945 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә һәм, автотранспорт батальонының политик җитәкчесе буларак, сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, медальләр белән бүләкләнә.

Армиядән кайткач, Сәхаб Урайский 1946–1948 елларда республика партия мәктәбендә укый, аннан соң күп еллар буе «Яшь сталинчы» газетасында әдәби хезмәткәр һәм Татарстан китап нәшриятының яшьләр–балалар әдәбияты редакциясендә редактор булып эшли.

С.Урайскийның исеме матбугатта 1929 елдан күренә башлый. Әдәбияттагы беренче адымнарыннан ук ул яшьләр темасына язучы әдип буларак мәйданга чыга. Лирик – публицистик шигырьләрендә булсын, «Давыллар аша», «Порт – шәһәр» кебек поэмаларында булсын, шагыйрь яшьләренең хезмәттәге батырлыкларын, якты идеалларын, өметләрен чагылдырырга омтыла. Ул балалар өчен язган «Пионерлар җыры» (Х.Вәлиуллин көе), «Чыршы янында» (И.Шәмсетдинов көе), «Укырга» (С.Сәйдәшев көе), шулай ук яшьләргә багышланган «Икебез ике якта», «Безнең яшьләр», «Тау кызы» (Ш.Мәҗитов көе), «Син кал бездә», «Онытма» (Р.Яхин көе), «Өй артында шомыртым» (халык көе) кебек җырлар үз заманында халык арасында киң популярлык казана.

С.Урайский 1957 елның 15 февралендә вафат булды.

 

Мәхмүт Максуд улы Хәсәнов – прозаик, драматург, публицист.

Мәхмүт Хәсәнов 1927 елның 21 декабрендә Татарстанның Саба районы Югары Кибәхуҗа авылында крестьян гаиләсендә туа. 1937 елда алар гаиләләре белән Яшел Үзән шәһәренә күчеп киләләр. Шунда Мәхмүт урта мәктәптә укый. Бөек Ватан сугышы чорында ул һөнәр училищесын тәмамлап, берникадәр вакыт слесарь булып эшли.

1944 елда М.Хәсәнов Мәскәүдәге Дәүләт театр сәнгате институтына (ГИТИС) укырга керә. Актерлык факультетын уңышлы тәмамлаганнан соң, ул Казанда Яшь тамашачылар театрында эшли. Шул чорда (1949–1951) газета-журнал битләрендә аның хикәяләре, очерклары бик еш басыла. Соңрак ул актерлык хезмәтеннән аерылып, журналистика өлкәсенә эшкә күчә: «Совет Татарстаны» газетасында әдәби хезмәткәр, Татарстан радиосында хәбәрче вазифаларын башкара.

1952 елда М.Хәсәновның беренче китабы дөнья күрә. Шуннан соң язылган «Урман шаулый», «Кыюлар юлы» кебек повестьлары М.Хәсәновны өлгергән язучы итеп таныта.

1955–1957 елларда ул Мәскәүдә икееллык Югары әдәби курсларда укый.

1957–1980 елларда М.Хәсәнов Питрәч район газетасы редакциясендә эшли, Азнакай район үзәге мәдәният сараенда үзешчән сәнгать көчләре белән җитәкчелек итә, район газетасы редакциясендә бүлек мөдире була.

1980 елдан М.Хәсәнов Яшел Үзән шәһәрендә яши.

Әдипнең «Саф җилләр», «Юллар, юллар», «Кама таңнары», Инженерлар» романнарын, балалар өчен язылган «Очар кошлар», «Җирән кашка», «Динозаврлар өнендә», «Шайтан малае» дигән повестьларын укучылар яратып укыйлар.

М.Хәсәновның әдәби иҗаты тематик колачы һәм актуаль яңгырашы белән 50-70нче еллардагы әдәби процессның үзенчәлекле бер өлешен тәшкил итә.

1988 елда «Язгы аҗаган» романы өчен М.Хәсәновка Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә.

Мәхмүт Хәсәнов 1990 елның 13 сентябрендә Кырымда Күктүбәдәге Язучылар иҗат йортында вафат була.

Back

Календарь

No events

В этот день родились:

No events

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Home