Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Events Calendar Print Email help
See by year See by month See by week See Today Search Jump to month
Бәйрәм Мифтахов — галим Download as iCal file
Thursday, 12 December 2019Hits : 9879

Мифтахов Бәйрәм Мифтах улы — галим-методист, педагогия фәннәре кандидаты.

1953 елның 12 декабрендә Балтач районының Ор авылында туган. Яңгул мәктәбендә җиде сыйныф белем алганнан соң Казан педагогия училищесын тәмамлый. 1941-1947 елларда армия сафларында хезмәт итә. Бөек Ватан сугышында катнаша. Озын-озак фронт юлларындагы фидакарьлекләре өчен Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, күп медальләр белән бүләкләнә.

Б.Мифтахов сугыштан соңгы елларда районыбызның төрле мәктәпләрендә укытучы, директор урынбасары, мәктәп директоры булып эшли. 1958 елда аны Татарстан укытучылар белемен күтәрү институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеге мөдире итеп чакыралар. 1964 елдан — РСФСР милли мәгариф проблемалары фәнни-тикшеренү институтының Татарстан филиалында — гыйльми хезмәткәр, гыйльми секретарь, филиал мөдире. Монда ул киң эксперименталь фәнни-тикшеренү эшләре алып бара, 1967 елда диссертация яклап педагогия фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала. Ул 200дән артык фәнни, методик, популяр хезмәтләр бастырган галим. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары аның 1960 елда басылган «Грамматик анализ методикасы», 1966 елда басылган «5-10 сыйныфларда язма эшләрне үткәрү, тикшерү, анализлау һәм бәяләү методикасы», 1968 елда басылган «Татар теле синтаксисын укыту методикасы», 1983 елда басылган «Татар орфографиясе һәм пунктуациясенең кыен очраклары», шул ук елда нәшер ителгән «Татар теле дәресләрендә укучыларның танып белү активлыгын һәм мөстәкыйльлеген үстерү методикасы» китапларын эш процессында киң кулланалар. Исемнәреннән үк күренгәнчә, аның хезмәтләре телебезнең иң четерекле, катлаулы мәсьәләләренә багышланган. Туган телебезнең үсешенә игътибар арткан бу чорда аларның әһәмияте бәя биреп бетергесез.

 

Шушы олы хезмәтләре өчен Б.М.Мифтаховка «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы», «СССРның мәгариф отличнигы» билгеләре бирелде. Ул Татарстан АССРның атказанган мәктәп укытучысы. Галим фәнни-методик эшчәнлеген дәвам итә.

Back

Календарь

No events

В этот день родились:

No events

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Home