Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Events Calendar Print Email help
See by year See by month See by week See Today Search Jump to month
1907. Казанның «Болгар» кунакханәсендә беренче тапкыр Шәрык клубы җыелышы оештырыла Download as iCal file
Sunday, 01 December 2019Hits : 17681

1907 елның 1 декабрь көнендә мәшхүр "Болгар" кунакханәсендә беренче тапкыр татар мөселман яшьләре җыелып "Шәрык" клубы кичәләрен оештыра башлыйлар. 1907-1908 елларда "Болгарның" 20нче бүлмәсендә җыелалар.

1909 елда "Шәрык" клубы яңа 3 катлы бинага күчә (хәзерге Татарстан урамы, 8). 1нче катта – клуб идарәсе, гардероб һәм касса, 2нче катта- 150 кешелек тамаша залы, лото уены бүлмәсе һәм укучылар бүлмәсе булган, рус–мөселман китапханәсе урнашкан. Клуб белән аксакаллар советы идарә иткән. Озак еллар дәвамында атаклы мәгърифәтче Ибраһим Вәлиулла улы Терегулов әлеге идарәнең рәисе булган. Идарәгә тарихчы Г. Ахмаров, тел белгече М. Корбангалиев, драматурглар Г. Камал һәм Г.Колэхмәтов, язучы Г. Карам, Г. Шараф, Ш. Ахмаров, һ.б кергән.

"Шәрык" клубы лекцияләр, диспутлар, концертлар уздырган, бәйрәм чаралары оештырган. "Сәяр" труппасы да шунда оеша. Атнага ике спектакль куела ("Банкрот", "Безнең шәһәр серләре", "Бәхетсез егет", "Уйнаш", "Кызганыч бала"). Шулай ук русча да спектальләр дә уйналаган. Клубка язучылар, нәширләр, студентлар, курсисткалар, мәктәп укучылары, укытучылар, приказчиклар, бай уллары һәм башкалар киләләр. Җәмгысы 30-40 әгъзә. Ә киенүгә килгәндә, милли күлмәкме, Аурупа костюмымы – әмма калфак, кәләпүш мәҗбүри. "Шәрык" клубының хәтта үз уставы булган. Ә аксакаллар советы аеруча данлыклы казанлалырга хөрмәт билгесе – "Почетлы бюлет" биререгә хокуклы булганнар. Әлеге билет спектальләргә, бакша күңел ачу чараларына керү мөмкинлеген дә тәэмин иткән. Клубта кыллы оркестр да була. Г. Тукай "Әүвәлде итальян гармуннынан башка күрмәгән татарларга әллә нинди оркестралар җыеп, әллә нинди көйләр уйный башлаганнар... Казандагы Шәрык клубына бу хезмәте өчен милләт исеменнән рәхмәт укымаска мөмкин түгел",- дип язган.

Клуб эшендә төрле елларада Г. Тукай, Ф. Амирхан, Г. Камал, С. Рәмиев, Г. Коләхмәтов, С. Рахманкулов, Н. Юшков (язучылар), Г. Кариев, С. Гыйзатуллина-Волжская, В.Мортазин-Иманский (артистлар), В. Апанаев, И. Галиәкберов, Г. Зайпин, И.Козлов, Г. Трейтер катнашканнар.

Back

Календарь

No events

В этот день родились:

No events

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Home