Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Events Calendar Print Email help
See by year See by month See by week See Today Search Jump to month
Муса Акъегет — язучы, Салих Сәйдәшев — композитор Download as iCal file
Tuesday, 03 December 2019Hits : 12254

Муса Акъегет (Акъегетзадә) — татар язучысы.

Ул 1864 елның 3 декабрендә Пенза губернасы Чембар шәһәрендә урта дәрәҗәле чиновник гаиләсендә туа (Мусаның бабасы Алтынбай Акъегет 1807-1812 еллардагы сугышта күрсәткән батырлыклары өчен аңа прапорщик һәм дворянлык дәрәҗәсе бирелә).

Муса уку яшенә җиткәч, аны атасының туган авылы мачалига җибәргәннәр. Соңыннан Чембарга кайтарылып, 4 сыйныфлы урыс мәктәбенә бирәләр. 1878нче елның 14нче августында Муса, Пензага килеп, аның беренче гимназиясенә укырга керә. Ул анда француз телен дә үзләштерә. 1884нче елда гимназияне бары "яхшы" билгеләренә тәмамлый һәм югары мәктәпкә керү теләге белән Мәскәү университетына үтенеч бирә, ләкин, татар булганга күрә, кабул ителми.

1886 елда Муса Акъегетнең "Хисаметдин менла" повесте Казанда университет типографиясендә басылып чыга. 1887 елда Муса Акъегет Кырымга Бакчасарай шәһәренә барып, "Тәрҗеман" газеты редакциясендә эшли башлый һәм, анда бер елдан артык торып, Төркиягә китә. Шунда – Истанбул шәһәрендә югары мәктәпкә керә. ул Төркиядә Мөлкия (дәүләт учрежденияләрендә эшләүче хезмәткәрләр хәзерләүче) мәктәбен бетерә.

1908 елларда аның "Мәтин" исемле газет чыгаруы, ә соңрак 1914 елдан башлап, Казаннан сатып алынган китапларны тәртипкә салу буенча Истанбул китапханәсендә эшләве турында мәгълүмат бар. Соңгы көннәренә кадәр ул шунда эшли һәм 1923 елның 24 сентябрендә вафат була.

 

Салих Җамалетдин улы Сәйдәшев (1900 елның 3 декабре – 1954 елның 16 декабре) – күренекле татар композиторы, татар профессиональ музыкасы нигезчесе.

Музыка сәләте Сәйдәшевта кечкенә чакыннан уянды. Ул уйнаган иң беренче инструмент – гармоника. Аннары туганнары махсус аның өчен рояль сатып алдылар. Салих Сәйдәшевның беренче укытучысы – халык музыканты Заһидулла Яруллин. Аннары аны Казан музыкаль училищесы укытучылары өйрәттеләр. С. Сәйдәшев әтисе аны күрмичә вафат булды. Салих үз апа гаиләсендә тәрбияләнде, ә апа ире Шиһап Әхмәров татар интилигенциясе вәкиле булган иде.

1918 елда Салих үз оркестрын төзи. 1920 елда ул Кызыл армиясе сафларына баса.

1922 елда Сәйдәшев Казанга кайта.

Back

Календарь

No events

В этот день родились:

No events

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Home