Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Events Calendar Print Email help
See by year See by month See by week See Today Search Jump to month
Йосыф Акчура — язучы, Хәй Вахит — драматург, Әнвәр Хәйри — галим, язучы Download as iCal file
Monday, 02 December 2019Hits : 10776

Йосыф Акчура, Йосыф Хәсән улы Акчурин — күренекле татар язучысы, нәшир, журналист, төрек милләтчелеге идеологларының берсе.

Ул 1876 елда Сембер шәһәрендә байлар гаиләсендә туа. Әтисе вафат булганнан соң, әнисе белән Төркиягә күчә. Истанбул шәһәрендә мәктәпне тәмамлый. 1895 елда Harbiye mektebi исемле хәрби мәктәпкә керә. Аннары соң генераль штабы офицерларын әзерләүче курсларга йөри башлый, ләкин аны тәмамламый, чөнки Габделхәмид II каршы хәрәкәттә катнашу сәбәпле аңа үлем җәзасы карары чыгарыла. Соңарак җәза сөргенлек белән алыштырыла. Сөргенлектә ул укытучы булып эшләде.

1899 елда сөргенлектән Туниска кача, аннары Парижга күчә. 1903 елда Акчура Русиягә кайта, ул Казанда яши. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә тарихны укыта, «Казан мөхбире» газетасы баш мөхәррире булып эшли. «Иттифак әл-Мөслимин» оешмасын оештыруда ярдәм итә. 1904 елда Йосыф Акчура төрек телендә «Сәясәтнең өч төре» (төр. Üç Tarzı Siyaset) исемле мәкалә яза.

1908 елда ул Төркиягә кайта. Монда ул Türk yurdu журналын нәшер итә, Истанбул университетында укыта. Шул ук вакытта «Шура», «Вакыт» татар газеталарында да яза.

Йосыф Акчура Истанбул шәһәренең Әдернәкапы зиратында күмелгән.

 

Хәй Вахит, чын исеме Габделхәй Каюм улы Вахитов — татар драматургы, шагыйрь, Татарстанның һәм Русия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе.

Ул 1918 елның 2 декабрендә Татарстанның Биектау районы Мәмдәл авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. 1934 елда җидееллык мәктәпне тәмамлый. Аннары, Казанга килеп, театр техникумына укырга керә. Ләкин ике елдан соң техникум ябыла. Габделхәй Чистай районының Яңа Роман авылына укытучы булып китә.

1937-1940 елларда Казанда музыка училищесында укый. Училищены тәмамлагач, республиканың җыр-бию ансамблендә җырчы булып эшли. Башыннан ахырына хәтле Бөек Ватан сугышында катнаша.

Сугыштан соң Казан дәүләт консерваториясенең теория-тарих факультетын тәмамлый. 1956–1958 елларда Мәскәүдә югары әдәби курсларда укый. Шул вакыттан алып гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул язучылык эше белән генә шөгыльләнә.

Хәй Вахит сугышка кадәр иҗат итә башлый. 1938-1939 елларда аның «Сорыкортлар» исемле пьесасы һәм «Дулкыннар» дигән шигырьләр җыентыгы басылып чыга.

Язучы шулай ук балалар өчен шигырьләр һәм, халык иҗаты әсәрләренә нигезләп, поэмалар да яза.

Ләкин Xәй Вахитны язучы итеп таныткан жанр – драматургия. Аның «Беренче мәхәббәт» (1960), «Кайда соң син?» (1963), «Соңгы хат» (1966), «Туй алдыннан» (1969), «Ике килен-килендәш» (1976) һәм башка әсәрләре театр сәнгатендә зур уңыш яулый һәм тамашачыларның мәхәббәтен казана.

Хәй Вахит опера либреттолары һәм музыкаль комедияләр авторы буларак та билгеле. Аның «Самат», «Дим буенда», «Җиһангир» «Наемщик» дигән опера либреттолары һәм «Мәхәббәт җыры», «Кияүләр» исемле музыкаль комедияләре бар.

Хәй Вахит опера либреттолары һәм музыкаль комедияләр авторы буларак та билгеле. Аның «Самат» (1957, Х.Вәлиуллин музыкасы), «Дим буенда» (1965, Х.Вәлиуллин музыкасы), «Җиһангир» (1976, Р.Гобәйдуллин музыкасы) операларына язган либреттолары һәм «Мәхәббәт җыры» (1971, Сара Садыйкова һәм Р.Гобәйдуллин музыкасы), «Кияүләр» (1972, Сара Садыйкова һәм Р.Гобәйдуллин музыкасы) исемле музыкаль комедияләре бар.

1956 елдан ул СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

1960 елда «Беренче мәхәббәт» драмасы өчен Хәй Вахит Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Татар драматургиясен һәм татар театр сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен Хәй Вахитка 1968 елда Татарстанның, ә 1978 елда «Русия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемнәр бирелә.

Хәй Вахит 1978 елның 7 июлендә вафат була.

 

Әнвәр Хәйри, тулы исеме Әнвәр Нәҗип улы Хәйруллин — татар галиме, язучы, тәрҗемәче, текстолог, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1991), Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1999), Татарстанның Каюм Насыйри исемендәге премиясе лауреаты (2004).

Ул 1947 елның 2 декабрендә Татарстанның Аксубай районы Шәрбән авылыңда туа. 1966 елда Норлат районының Колбай-Мораса урта мәктәбен тәмамлый. 1967—1973 елларда Казан университетының тарих-филология факультетында укый. Аңа мәктәптә һәм университетта уку елларында вакытлыча төрле эшләрдә төрле вазифалар башкарырга туры килә: урман кисүче, тракторчы, мәктәп укытучысы, музей хезмәткәре һ. б. 1974—1991 елларда СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының иҗтимагый фикер тарихы бүлегендә хезмәт итә. 1991-1995 елларда «Мирас» журналында җаваплы эшләрдә эшли. Бер ел чамасы Казандагы «Синдикат» акционерлар җәмгыятендә «Рухи яңарыш» фонды директоры булып эшләгәннән соң, 1996 елда Татарстан Милли китапханәсенә эшкә чакырыла һәм бүгенге көнгәчә анда сирәк китаплар һәм борынгы кулъязмалар бүлегендә баш фәнни хезмәткәр булып хезмәт итә. 1970 елдан башлап, төп эше белән бер үк вакытта: Казан дәүләт университетында, Казан дәүләт педагогия университетында, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында, Татар укытучылар белемен күтәрү институтында һәм башка уку йортларында гарәп телен, иске татар телен, Ислам дине тарихын, халык медицинасы һәм халык педагогикасы тарихын укыта.

XIX—XX гасыр татар мәгърифәтчеләренең һәм әдипләренең күптөрле китаплары нәкъ Әнвәр Хәйри тәрҗемәсендә басылып чыкты. Аларның саны берничә дистәгә җитә. Авторның үз китаплары өчәү: Алар — «Шәһри Бану—Шәрбән кыйссасы», «Ислам дине бәйрәмнәре», «Ризаэддин Фәхреддин әсәрләрендә тәрбия—әхлак мәсьәләләре». Шиһабетдин Мәрҗанинең «Мөстафадел—әхбар...» (1989), Ризаэддин Фәхреддиннең «Болгар вә Казан төрекләре» (1993), шул ук галимнәрнең хәзерге телгә күчерелгән әсәрләреннән — «Ислам дине—нинди дин?», «Дини вә иҗтимагый мәсьәләләр», «Нәсыйхәт—1», «Нәсыйхәт—2», «Нәсыйхәт—3», «Тәрбияле бала», «Әһле гыяль», «Шәкертлек әдәпләре», «Укыту кагыйдәләре», «Тәрбияле ана», «Тәрбияле хатын», «Гаилә»; шуларга өстәп, Каюм Насыйри, Муса Бигиев, 3. Камали, Галимҗан Ибраһимов, Гали Акыш, Г. Сөләйман, Низаметдин, М. Йортыши, М. Хөсәен һәм башка мәгърифәтчеләрнең һәм әдипләрнең хезмәтләре Әнвәр Хәйри тарафыннан тәрҗемә ителеп матбугатта басылдылар. Соңгы вакытта Әнвәр Хәйри милли тарихыбызга караган иж, борынгы һәм ин беренче язма чыганак булып торучы — 922 елда Идел буе Болгар дәүләтенә ислам динен рәсми дәүләт дине итеп игълан итәргә килгән илчелекнең җаваплы сәркәтибе Әхмәд Ибне Фазланның сәяхәтнамәсен төп нөсхә кулъязмасының факсимель күчермәсеннән турыдан-туры борынгы—классик гарәп теленнән бүгенге татар һәм рус телләренә тәрҗемә итеп, фәнни эшкәртеп матбугатка әзерләү белән мәшгуль.

2005 елдан ул Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Back

В этот день родились:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Home