Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Events Calendar Print Email help
See by year See by month See by week See Today Search Jump to month
Кояш Тимбикова — язучы, шагыйрә, публицист һәм журналист, Асия Минһаҗева — шагыйрә, журналист, Нәфкать Нигъмәтуллин — җырчы Download as iCal file
Saturday, 16 November 2019Hits : 10966

Кояш Закир кызы Тимбикова — татар язучысы, шагыйрә, публицист һәм журналист.

Кояш Тимбикова 1937 елның 16 ноябрендә Татарстанның Чистай районы Наратлы Елга авылында укытучы гаиләсендә туа. Шул ук районның Иске Роман һәм Каргалы авылы мәктәпләрендә ун ел укый. 1954–1959 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала, аннары егерме елга якын (1959–1979) «Азат хатын» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире һәм журналның җаваплы сәркатибе булып эшли. 1979–1982 елларда ул – «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе. 1983 елдан бирле шул ук журнал редакциясендә бүлек редакторы вазифасын башкара.

Кояш Тимбикова үзенең беренче иҗат тәҗрибәләре – очерк характерындагы журналистлык язмалары һәм хикәяләре белән көндәлек матбугатта 1959 елдан күренә башлый. «Кояш безгә елмая» (1962), «Тылсымлы таяк» (1964) кебек күмәк җыентыкларда аның күп кенә очерклары, хикәяләре басыла, ә 1969 елда «Зәңгәр күлмәк» исемле хикәяләр һәм «Күңелләргә күләгә төшмәсен» исемле очерк китаплары дөнья күрә. 1971 елда «Инешләр Иделгә коя» исемле күмәк җыентыкка яшь авторның күләмле беренче әсәре – «Синең өчен» дигән повесте урнаштырыла.

70 елларда ул авылның хезмәт кешеләрен, бигрәк тә хатын-кыз образларын шактый нечкә психологик алымнар белән гәүдәләндергән бер төркем хикәяләр («Сөлге булсын бүләгем», «Шикәр Гайшә», «Таяныч», «Ут»һ.б), КамАЗ төзүче яшьләр тормышына багышланган «Агым уртасында», археологлар турында «Тәңкәле тау» һәм мораль – этик проблемаларны күтәргән «Кышкы талпыну», «Ярлар биек» исемле повестьларын иҗат итә.

Кояш Тимбикова Хөсәен Ямашев исемендәге премия лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать хезмәткәре бүләкләр иясе.

 

Асия Миръякут кызы Минһаҗева — татар шагыйрәсе, журналист.

Ул 1952 елның 16 ноябрендә Татарстанның Мөслим районы Мөтрәй авылында туа. 1972 елда туган авылындагы урта мәктәпне тәмамлый һәм 1977 елга кадәр Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияте факультетында укый. Югары белем алганнан соң, туган районында мәктәптә укыта. Соңрак, Казан шәһәренә килеп, «Казан утлары» журналы редакциясендә һәм Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә эшли. Хәзерге көндә Казанда яши.

Шагыйрәнең беренче шигыре 1971 елда «Азат хатын» (хәзер «Сөембикә») журналында басыла. «Биеклектә очрашу», «Якты сагыш» исемле китаплары дөнья күрде.

 

Нәфкать Нигъмәтуллин — татар җырчысы.

Ул 1962 елның 16 ноябрендә Башкортстанның Яңавыл районы Уракай авылында туа. Биш яшеннән ана назын тоюдан мәхрүм булып үсә. Интернатта тәрбияләнеп үсә. Армиядән соң язмыш җилләре аны Казанга китерә. Башта элемтә техникумын тәмамлый. 1984 елда авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Аны тәмамлагач, авыл хуҗалыгы фәнни–тикшеренү институтында эшли. 1987 елда музыкаль белем алу максаты белән училищега керә. Бер үк вакытта «Ялкын», «Якты елга» ансамбльләренә йөри торган була. Хәзер инде Нәфкать Нигъмәтуллин танылган җырчыларның берсе, үз музыкантлары белән чыгышлар ясап йөри. Аның җырлавын җырчы Фидан Гаффаровка охшаталар. Шулай да Нәфкать Нигъмәтуллинның үз репертуары, үз тамашачысы бар. Ул күбрәк моңлы, сагышлы, онытылып барган җырларны халык күңеленә җиткерергә тырыша.

Back

Календарь

No events

В этот день родились:

No events

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Home