Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Events Calendar Print Email help
See by year See by month See by week See Today Search Jump to month
Нурихан Фәттах — язучы, тәрҗемәче, тарихчы, Рашат Гайнанов — татар әдәбияты белгече Download as iCal file
Friday, 25 October 2019Hits : 11175

 

Нурихан Садрилмән улы Фәттах (1928 елның 25 октябре — 2004 елның 18 феврале) — татар әдәбиятында тарихи жанрда әсәрләр язуны башлап җибәргән күренекле язучы, тәрҗемәче, тарихчы.

Нурихан Фәттах 1928 елның 25 октябрендә Башкортстан АССРның Яңавыл районыныдагы Күчтавыл дип аталучы кечкенә татар авылында крестьян гаиләсендә туган. 1946 елда беренче номерлы Яңавыл урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Университетны уңышлы тәмамлаганнан соң, 1951 елдан 1952 елга кадәр Татарстан китап нәшриятының яшьләр һәм балалар әдәбияты редакциясендә редактор, ә 1952-1953 елларда Чистай шәһәрендә "Сталин байрагы" исемле өлкә газетасы редакциясендә тәрҗемәче булып эшли. 1953 елның маеннан, яңадан казанга кайтып, профессиональ язучылык эшенә күчә.

Нурихан Фәттах балачагыннан ук әдәбият белән кызыксына торган була, мәктәптә укыган чагында ук хикәяләр, шигырьләр яза башлый. Студент елларында халык авыз иҗаты әсәсрләрен җыя, халык риваятьләрен, йолаларын өйрәнә. Нурихан Фәттахның беренче шигырьләре 1944 елда "Совет әдәбияты" (хәзерге "Казан утлары") журналында, ә 1948 елда "Безнең хикәяләр" исемле күмәк җыентыкта беренче проза әсәре басыла. 1955 елда студент тормышын чагылдырган "Сезнеңчә ничек?" романын тәмамлый, һәм бу әсәр 1956нчы елда "Совет әдәбияты"нда басылып чыга.

1962 елда язучы "Бала күңеле далада" исемле зур романын яза, һәм берничә елдан соң аның "Мөдир Саҗидә" исемле повесте дөнья күрә.

Алтмышынчы еллардан башлап Нурихан Фәттах үзенең төп игътибарын тарихи әсәрләр ягына таба юнәлтә. Әдип "Ител суы ака торур" (1970), "Сызгыра торган уклар" (беренче китап,1977) романнарын, "Кол Гали" (1973) трагедиясен, "Ерак гасырлар авазы" (1976) исемле фәнни хезмәтен язып, татар әдәбиятында күтәрелмәгән тарих темасын яктырта.

Язучы балалар әдәбиятында һәм әдәби тәрҗемә өлкәсендә дә мирас кадыра. Ул балалар өчен "Тегермәндә", "Ирек, Алмас һәм Җәлил", "Өч туган", "Безнең бабай" хикәя җыентыкларын һәм "Энҗеле үрдәк" пьеса-әкият яза.

Язучы 1965 елдан бирле СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Нурихан Фәттах 2004 елның 18 февралендә Казанда вафат булды.

 

Рашат Габдерәшит улы Гайнанов — татар әдәбият белгече.

Ул 1925 елның 25 октябрендә Башкортстанның Салават районы Нәсибаш авылында туган. Ул – яшьлекләрен сугыш уты кисеп үткән буыннан. 18 яшьлек егет каты яраланып кайта. Казанда университет тәмамлап, өлкә газета-журналларында эшли. Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Һади Такташ, Муса Җәлил, Галимҗан Ибраһимов, Фатих Кәрими, Гадел Кутуй, Нәкый Исәнбәт, Заһидә Бурнашева һ.б. иҗатлары турында фәнни мәкаләләр яза.

Шулай ук ул Валентина Осеева, Марк Твен, Мариэтта Шагинян һәм башкаларның әсәрләрен тәрҗемә итә.

Рашат Гайнанов, XX йөз башында дөнья күргән газета-журналлардан гомере буе җыйган материалларга нигезләнеп, Габдулла Тукайның дүрт һәм биш томлыкларын, Галимҗан Ибраһимов сигез томлыгының алты томын хәзерләп бастырды. Ул аларда классикларның әсәрләрен төзүнең, искәрмә-аңлатмалар бирүнең иң уңышлы системасын – фәнни концепциясен төзеп калдырды. Галим био-библиографик сүзлек өчен сигез йөзгә якын язучы, журналист турында мәгълүмат туплады. 1918 елга кадәр чыгып килгән газета-журналларны карап чыгып, зур карта төзеде, бу материаллар «Татар вакытлы матбугаты» дигән китапка нигез булды.

Рашат Гайнанов 1990 елда вафат.

Back

Календарь

No events

В этот день родились:

No events

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Home