|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
See by year |
See by month |
See by week |
See Today |
Search |
Jump to month |
|
|
Искәндәр Абдуллин – тел галиме |
|
|
|
Tuesday, 22 October 2019 | Hits : 11283 |
|
Искәндәр Габдулла улы Абдуллин – татар тел галиме.
Ул 1935 елның 22 октябрендә Татарстанның Яшел Үзән районы Олы Күлбаш авылында хезмәткәр гаиләсендә туа.
Искәндәр хезмәт сөючән, эзләнүчән, тел фәненә мөкиббән киткән зур галим иде. Телнең бер өлкәсе дә аның игътибарыннан читтә калмады. Әдәби тел тарихы һәм стилистика, матур әдәбият теле, лексикология һәм терминология, язма ядкарьләр теле һәм тестологиясе, эпиграфика (кабер ташы язмаларын өйрәнү фәне), татар теленең башка телләр белән бәйләнеш проблемалары, шәҗәрә-генеология мәсьәләләре, басылып чыккан яңа хезмәтләргә бәяләмәләр язу, татар телен һәм тел галимнәрен пропагандалау һ.б. эшләр – бу игелекле зат иҗат иткән юнәлешләрнең кайберләре. Шулар өстенә ул коеп куйган лексикограф – сүзлекләр төзүче дә иде. Ул өч томлык «Татар теленең аңлатмалы сүзлек»ләр һ.б. төзүдә катнашты.
Галимнең дистәдән артык китап-монографияләре, 100дән артык фәнни һәм фәнни-популяр мәкаләләре калды. Иртә вафат булган галимнең киләчәккә планнары зур иде. |
Back
|