Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Events Calendar Print Email help
See by year See by month See by week See Today Search Jump to month
Җәваһирә Сәләхова – җырчы Download as iCal file
Tuesday, 01 October 2019Hits : 14569

Җәваһирә Сәләхова – татар җырчысы, Татарстанның атказанган артисткасы.

Ул Татарстанның Балтач районы Түбән Кенә авылында Сәләх абзый гаиләсендә унынчы, төпчек бала булып дөньяга килә. Арча районының Апаз авылындагы тулы булмаган урта мәктәптә укып, 1939 елда җиде сыйныф белем ала. Уку елларында үзешчән сәнгатьтә актив катнаша, үзенең моңлы җырлары белән авылдашларын сокландыра.

1939 елда Мәскәү музыка училищесына укырга керә.

1941 елда татар сәнгате зур бәйгегә – Мәскәүдә узачак татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына хәзерләнә. Шушы чорда Җәваһирә Сәлахова да Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә вокал солисты итеп чакырыла. Вакытлыча гына дип килгән җырчы үзенең бөтен иҗат гомерен шушы филармониягә багышлый — монда ул кырык елдан артык эшли.

Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле, 1941 елда Мәскәү татар сәнгатькәрләрен кабул итә алмады. Декада күп еллар үткәч, 1956 елда гына узды. Анда Җәваһирә Сәлахова үзенең зур сәнгать остасы икәнен күрсәтте, «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнде.

Бөек Ватан сугышы елларында ул, хезмәттәшләре белән бергәләп, алгы сызыкта сугышучы солдатлар алдында күп мәртәбә чыгышлар ясады, аларга батырлык рухы бирде.

Татар җыр сәнгатен үстерүдәге олы хезмәтләре өчен Җәваһирә Сәлаховага 1956 елда Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде.

Җәваһирә Сәләхова – милли җыр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән, 40 елдан артык халкыбызга хезмәт иткән күренекле җырчы. Аның исеме Г.Сөләйманова, Р.Ваһапов, З.Басыйрова исемнәре белән янәшә язылырлык. Татар эстрадасының чишмә башында Җәваһирә Сәләхова һәм Рәшит Ваһапов тора, дисәк, һич ялгышмабыз. Сәхнәгә иң беренче дуэт белән җырлауны алып менүчеләр дә алар булалар. “Мәрфуга”, “Зөләйха”, “Галиябану” җырлары “Алтын фонд”та алар тавышы белән сакланган.

Back

Календарь

No events

В этот день родились:

No events

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Home