Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Events Calendar Print Email help
See by year See by month See by week See Today Search Jump to month
Айрат Гафаров – галим Download as iCal file
Saturday, 21 September 2019Hits : 12604

Айрат Гафаров – татар галиме, профессор.

Ул 1936 елның 21 сентябрендә Алабуга шәһәрендә туган. Тиздән Гафаровлар гаиләсе әтисе җаваплы эшкә беркетелү сәбәпле Балтачка килә һәм Айрат 1944-1952 елларда Балтач урта мәктәбендә укый. Урта белемне 1954 елда Казан шәһәренең икенче мәктәбендә ала. Укуын Казан химия-технология институтында дәвам итә. 1959 елда югары белемле инженер Пермь шәһәрендәге полимер материаллар фәнни-тикшеренү институтына җибәрелә. 1972 елга кадәр шушында инженер, өлкән инженер, фәнни группа җитәкчесе, өлкән фәнни хезмәткәр баскычларын үтә. Монда ул актив фәнни эш белән шөгыльләнә. Азотлы органик кушылмаларның химиясе һәм технологиясе, актив өслекле матдәләр, коррозия ингибиторлары — менә аның фәнни эзләнүләр диапазоны. 1964 елда кандидатлык, 1978 елда докторлык диссертацияләре яклый.

1972 елда Айрат Гафаров Казанга кайта, химия продуктлары фәнни тикшеренү институтында лаборатория мөдире була. 1982 елда Казан химия-технология институтының кафедра мөдире итеп сайлана. 1986 елдан — институтның профессоры.

Айрат Гафаровның 200гә якын фәнни хезмәтләре бар – шуның арасында бер монография, 90нан артык мәкалә, 100гә якын уйлап табулар. Яшь галимнәр тәрбияләүгә зур игътибар бирә.

Back

Календарь

No events

В этот день родились:

No events

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Home