Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Events Calendar Print Email help
See by year See by month See by week See Today Search Jump to month
Зифа Басыйрова – артистка Download as iCal file
Thursday, 04 July 2019Hits : 13645

Зифа Җәмил кызы Басыйрова – күренекле татар актеры, җырчы, Татарстанның атказанган артисткасы.

Ул 1910 елның 4 июлендә Татарстанның Мөслим районы Мөслим авылында туа. Казан театр училищесын тәмамлаганнан соң ул 20 елга якын Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли. Биредә аның драма артисткасы буларак үзенчәлекле таланты ачыла. Ул бик күп рольләр башкара. Театрның музыкал спектаклләрендәге җырларга беренче башлап яшәү бирү, халыкка таныту З. Басыйрова өлешенә туры килә: Х. Фәтхуллинның “Күзләр”драмасындагы “Хуш авылым”, Таҗи Гыйззәтнең “Бишбүләге”ннән “Өмә җыры”, “Чын мәхәбәтт”тәге “Әдрән диңгез”, М.Әмирнең “Тормыш җыры”ннан Җәүдәт Фәйзи язган җыр һ.б. аның тарафыннан искиткеч оста һәм күңелгә үтә торган итеп башкарыла. 1936 елларда җырлый башлаган З.Басыйрова 1940 елларда инде авыл көйләрен сәхнәгә алып чыккан җырчы булып таныла. Баянчы Оркыя Ибраһимова белән Зифа Басыйрова кабатланмас ансамбль төзеп, концерт эстрадасына халык көйләрен баян белән җырлауның гүзәл үрнәкләрен бирәләр. Алар икесе “Су буйлап”, “Өй артында шомыртым”, “Дөм-дөм”, “Шөгер”, “Таң атканда” кебек бик күп кйләрнең беренче башкаручылары булалар.

1956 елдан алып З. Басыйрова Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшли һәм халык җырларын, татар композиторлары әсәрләрен иң яхшы башкаручыларның берсенә әверелә. Аның матур, күңелләргә үтеп керә торган тавышы, үзенчәлекле башкару осталыгы, тирәнтен уйланып төзелгән репертуары җырчының исемен республикабыздан еракларда да киң билгеле итте.

З. Басыйрова ике “Почет билгесе” ордены, медальләр белән бүләкләнде, аңа Татарстанның атказанган артисткасы дигән мактаулы исем бирелде.

З. Басыйрова 1979 елның 7 февралендә вафат булды.

Back

Календарь

No events

В этот день родились:

No events

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Home