Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Events Calendar Print Email help
See by year See by month See by week See Today Search Jump to month
Рәфкать Кәрамиев – язучы, Рауза Хәйретдинова – актриса Download as iCal file
Sunday, 18 February 2018Hits : 14593

Рауза Котдус кызы Хәйретдинова – мәшһүр актриса. Камал театрында уйный.

Рауза 1928 елның 3 гыйнварында Татарстанның Балык Бистәсе районы Ырга авылында туган. 1948 елда Г.Камал театры каршындагы студияне тәмамлаганнан соң, ул биредә эшли башлый. Әле сәхнәдә иҗат итә генә башлаган чорда, актриса лирик пландагы яшь кызлар, бигрәк тә музыкаль рольләрне башкарса, соңрак исә үткен, чая характерлы образлар тудыра.

Сәхнәдә дә тормыштагы кебек гаять табигый итеп яши белгән Р. Хәйретдинова тарафыннан берсеннән-берсе үзенчәлекле, кабатланмас образлар иҗат ителә. Алар арасында “Зәңгәр шәл”дә (Кәрим Тинчурин) — Мәйсәрә, “Галиябану”да (Мирхәйдәр Фәйзи) — Галиябану, “Гүзәлем Әсәл”дә (Чыңгыз Айтматов) — Хәдичә, “Таң атканда”да (Ш. Шаһгали) — Гөлбикә, “Татар хатыны ниләр күрми” дә (Галимҗан Ибраһимов) — Гөлбану, “Әниләр һәм бәбиләр”дә (Туфан Миңнуллин) — Вазифа, “Рәхәт яшибез”дә (М.Гыйләҗев) — Волчанская һәм башка күп кенә образлар бар.

1970 елда Р. Хәйретдиновага Татарстанның халык артисткасы, ә 1979 елда Русиянең атказанган артисткасы дигән мактаулы исемнәр бирелә.

1991 елдан актриса Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының “Инсаният” труппасында иҗат итә.

 

Рәфкать Кәрамиев – язучы.

Рәфкать Кәраметдин улы Кәрамиев 1942 елның 18 февралендә Татарстан АССРның Сарман районы Рангазар авылында колхозчы гаиләсендә туган. Авылда җидееллык мәктәпне һәм 1959 елда Алабуга мәдәни-агарту техникумын тәмамлагач, хезмәт юлын башлый: берникадәр вакыт район үзәге Мәдәният йортында – баянчы, аннан авылда клуб мөдире булып эшли.

"Дүрт кешелек каюта" исемле беренче повестен ул 1967 елда яза.

1977-1979 елларда Р.Кәрами Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларда укып кайта.

1978 елда ул төзүчеләр турында "Очар кошлар белән янәшә" исемле күләмле әсәрен бастырып чыгара. Трилогиянең икенче кисәге – "Ашкыну" повесте 1982 елда басылып чыгып, 1983 елда автор аның өченче китабын ("Чыныгу чоры") төгәлләде. Болардан башка, Р.Кәрами "Сагышлы кояш" (1979), "Йөрәгемне ут алган" (1983) исемле повестьлар һәм "Гомер яшәр өчен" (1981), "Өзелгән чәчәк" (1982), "Кәккүк тавышы" (1980) кебек хикәяләр авторы буларак та укучыларга таныш.

Back

Календарь

No events

В этот день родились:

No events

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Home