Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Events Calendar Print Email help
See by year See by month See by week See Today Search Jump to month
Мәхмүт Галәү — язучы, Хәй Хисмәтуллин — әдәбият галиме, Альберт Яхин — язучы, әдәбият галиме Download as iCal file
Thursday, 08 November 2018Hits : 7079

Мәхмүт Галәү, чын исеме Мәхмүт Галәветдин улы Мәрҗани — күренекле татар язучысы, драматург, журналист, публицист, тәрҗемәче, татар әдәбиятында тарихи роман жанрына нигез салучыларның берсе, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1934 елдан).

Язучы хәзерге Татарстанның Арча районы Ташкичү авылында мөгаллим-хәлфә гаиләсендә туа. Башлангыч белемне әтисеннән укып алгач, Казандагы бер кадими мәдрәсәсендә укый башлый. 1904 елда Әстерхан татар мәктәбендә мөгаллим булып урнаша. Шунда шәһәр татар яшьләренең мәдәни–сәнгать эшләрендә актив катнаша, Бакуда чыга торган газеталарында мәкаләләрен, язмаларын, фельетоннарын бастыра, ә 1907 елда Әстерханда татар телендә чыга башлаган рәсемле көлке журналы «Туп»ны оештыручылардан берсе булып, журналның кыска гомерендә (өч саны гына чыга) анда сәркатип вазифасын башкара. 1907 елда Мәхмүт Галәүне, балалар арасында атеистик пропаганда алып бара дип, мәктәптәге мөгаллимлек эшеннән чыгаралар. 1907 елның ахырында ул Ырымбургка барып, «Кәримов–Хөсәеновлар» ширкәтенең типографиясенә хәреф җыючы һәм корректор булып эшкә керә. 1909—1913 елларда шул ук ширкәтнең китап кибетендә сатучы булып эшли, ә 1914 елда «Белек» исемендә кечкенә генә үз нәшриятын ачып, 1918 елга кадәр аның эше белән җитәкчелек итә. 1911 елда Мәхмүт Галәү беренче сыйныф балалары өчен «Төрки уку китабы» исеме белән табигать, тәрбия, хезмәт, төрле һәнәрләр турындагы хикәяләрдән төзелгән ике кисәкле хрестоматия китабы бастыра. 1912 елда Мәхмүт Галәүнең шигъри тәрҗемәләр һәм авторның үз шигырьләре бергә тупланып аерым китап булып басылып чыга.

Октябрь инкыйлабын Мәхмүт Галәү Оренбургта каршылый һәм беренче көннәрдән үк Совет хөкүмәтенә хезмәткә күчә. 1919 елда ул — Башкортстан Халык Мәгарифенең кантон бүлегендә мәктәпләр секторы мөдире, 1920 елда — Оренбург губернасының мәгариф бүлегендә нәшрият эшләрен җитәкли, 1921 елда — Мәскәүгә чакырылып, анда «Шәрыкъ» бүлегенә әдәбият бастыру эшләре начальнигы итеп билгеләнә. Мәскәүдә яшәгән елларында Мәхмүт Галәү Мәскәү комитеты әгъзасы, ревизия комиссиясе әгъзасы, Үзәк әдәби кабинетта консультант, әдәби тел түгәрәгенең җитәкчесе була. Гомеренең соңгы елларында ул СССР Язучылар берлеге каршындагы тәнкыйть — библиография бүлегендә эшли.

Мәхмүт Галәүнең әдәбият өлкәсендәге актив эшчәнлеге 20нче еллардан башлана. Бу чорда язылган күп санлы очеркларында, хикәяләрендә язучы илдә барган үзгәрешләрне, шуңа бәйле рәвештә кешеләр аңындагы, психологиясендәге каршылыклы яңарыш процессларын күрсәтергә омтыла. Аларда яңа кеше проблемасы, искелек белән яңалык көрәше, шәһәр белән авыл мөнәсәбәте кебек әһәмиятле мәсьәләләр күтәрелә («Каяу», «Күкеле сәгать», «Күпнең берсе», «Төеннәр», «Искедән калган мирас» һ.б. хикәяләр).

Язучы үзенең каләмен драматургия жанрында да сынап карый: «Салам — торханнар», «Курчак туе», «Пугач явы» исемле пьесалар иҗат итә. Мәхмүт Галәү үзенең күңеле түрендә йөрткән күптәнге иҗади хыялын — татар халкының зур бер чор эчендәге тарихи тормышын иңләп алган эпопея язу турындагы ниятен эшкә ашырырга керешә. Беренче китап инкыйлабка кадәрге татар авылының, авыл һәм шәһәр халкының 1877 елгы ачлык фаҗигасен кичерү вакыйгаларын тасвирлый һәм «Ил тыныч чакта» дип исемләнә. Икенче китап 1897 елгы халык исәбен алу, авыл халкының бунт күтәрүе һәм Төркиягә күчеп китүе вакыйгаларына багышлана. Кызганычка каршы, өченче һәм дүртенче кисәкләрен язарга автор өлгерми кала.

«Болганчык еллар» («Ил тыныч чакта»), «Мөһаҗирләр» («Ил өреккәндә») романнары бүгенге көндә татар әдәбияты хәзинәсенең иң күркәм, иң мөһим казанышларыннан саналалар.

 

Хәй Хисмәтуллин (8 ноябрь 1985, Татарстан – декабрь 1977) – татар әдәбият галиме.

Хәй Хисмәтуллин 1895 елның 8 ноябрендә хәзерге Татарстанның Арча районы Кысна авылында мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне үз әтисеннән ала, 1908–1915 елларда Казан мәдрәсәләрендә укый, аннары үзе дә мәдрәсә мөгаллиме булып китә. 1918 елда Казанда урта мәктәпләргә укытучылар әзерләү курсларын тәмамлагач, ул Арча төбәге авылларында мәктәпләр ачу, китапханәләр, ликбез пунктлары оештыру буенча волость мәгариф инструкторы булып эшли, укытучылар профсоюзын җитәкли. Хәй Хисмәтуллин мәгариф өлкәсендә төрле яклап эшләр башкара. 1929–1938 еллар арасында Хәй Хисмәтуллин Татар рабфагында укыта, шул ук елларда Казан Көнчыгыш педагогика институтының татар филологиясе бүлегендә укый. Тәҗрибәле педагогның әдәбият дөньясына кереп китүе дә әнә шул чордан башлана. Ул Закир Һади, Сәгыйть Рәмиев, Мәҗит Гафури турындагы беренче фәнни-тикшеренү хезмәтләрен яза.

Сугыш алды һәм сугыш елларында Хәй Хисмәтуллин Татарстан укытучылар белемен күтәрү институтында фәнни хезмәткәр, Татарстан дәүләт музеенда әдәбият – сәнгать бүлеге мөдире вазифаларын башкара, урта мәктәпләрдә тел-әдәбият укыта. 1944 елда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли. 1949 елда Хәй Хисмәтуллин татар драматургиясе классигы Г. Камал иҗатын тикшерүгә багышланган монографик хезмәте нигезендә диссертация яклый һәм филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала. Әдәбиятчы–галим буларак, ул Г. Тукай, М. Гафури, Ф. Әмирхан кебек классик язучыларның әсәрләрен барлауда, аларны текстологик яктан әзерләп, бүгенге укучыга җиткерүдә күп тырышлык күрсәтә.

Галимнең әдәбият тарихын өйрәнүгә караган аерым хезмәтләре шулай ук «Борынгы татар әдәбияты» (1963), «XX гасыр башында татар әдәбияты» (1954), «Татар совет әдәбияты тарихы (очерклар)» (1960) кебек китапларда да урын алган.

Хәй Хисмәтуллин 1977 елның декабрендә вафат булды.

 

Альберт Яхин (8 ноябрь 1931, Арча, Татарстан) – язучы, журналист.

Язучы һәм әдәбият галиме Альберт Яхин 1931 елның 8 ноябрендә Татарстанның Арча районы Арча поселогында хезмәткәр гаиләсендә туган. 1949 елда – Тымытык урта мәктәбен, 1954 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаганнан соң, Азнакай районы Тымытык авылы урта мәктәбендә ике ел укыту бүлеге мөдире булып эшли. 1956–1959 елларда аспирантурада укый, 1964 елда «Шамил Усманов иҗаты» дигән темага кандидатлык диссертация яклый. 1959–1975 елларда Альберт Яхин республика сатира журналы «Чаян» редакциясендә эшли: тугыз ел аның җаваплы сәркатибе һәм җиде ел баш редакторы вазифаларын башкара. 1975–1981 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында татар әдәбияты кафедрасына җитәкчелек итә.

1973 елда Альберт Яхинга РСФСРның атказанган сәнгать хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде. Альберт Яхин әдәбиятка фән һәм журналистика аша килгән язучы. Аяз Гыйләҗев белән берлектә «Шамил Усманов» дигән тарихи драмасын яза. 60нчы еллардан башлап, әдип юмористик жанрында активлык күрсәтә, аның дистәләрчә сатирик хикәяләре һәм фельетоннары дөнья күрә. Аларның бер өлеше 1975 елда «Әйттем исә кайттым» исеме белән аерым китап булып басылып чыга һәм рус теленә дә тәрҗемә ителә. Соңгы елларда Альберт Яхин үзенең әдәби-фәнни тикшеренү эшләрен дә юмор-сатира жанрына бәйләп алып бара. 1979 елда «Мәзәк жанрын өйрәнү тәҗрибәсеннән» исемле хезмәте һәм 1983 елда рус телендә чыккан «Система татарского фольклора» исемле китабы бай фактик материалы, методикасы, оригиналь теоретик нәтиҗәләре һәм татар фольклористикасында яңача бер юнәлешне башлап җибәрүе белән кызыклы.

Back

Календарь

В этот день родились:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Home