Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Events Calendar Print Email help
See by year See by month See by week See Today Search Jump to month
Альберт Әсәдуллин – җырчы Download as iCal file
Saturday, 01 September 2018Hits : 13042

Альберт Әсәдуллин – татар җырчысы, Татарстанның халык артисты (1998).

Ул 1948 елның 1 сентябрендә Казан шәһәренең Сукно бистәсендә туа. Әнисе Ор, әтисе – Чапшар авылыннан. Альберт үзенең туган җире дип Балтачны атый. Казан шәһәренең 43нче мәктәбендә укый, шул ук вакытта рәсем сәнгате мәктәбенә йөри. 1966 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлый һәм Ленинградтагы И.Е. Репин исемендәге рәсем, скульптура һәм сәнгать институтының архитектура бүлегенә керә. Монда укыган чорда кечкенә балачактан ачылган рәсем сәнгатенә булган сәләте белән янәшә әти-әнисеннән бирелгән җыр-музыкага булган таланты ачыла – Альберт ул чорларда үтә модада булган рок-группада җырлый башлый һәм бик тиз дан ала. Ул «Призраки», «Фламинго» группаларында җырлый. 1968 елда комсомолның Ленинград өлкә комитеты оештырган «Питер» рок-фестивалендә катнаша һәм яхшы вокалист булып таныла. Укуын дәвам итү белән беррәттән җитмешенче елларда «Невские волны» группасында җырлый. 1974 елда институтны тәмамлый. Шушы чорда А. Васильев белән А. Журбин аны «Орфей һәм Эвридика» исемле беренче совет рок-операсында Орфей партиясен җырларга чакыралар. Шушы партия белән Альберт Әсәдуллин бөтен илгә, дөньяга таныла, күп чит илләрдә чыгыш ясый. Аның исеме Бөтендөнья джаз, поп һәм рок музыкасы энциклопедиясенә кертелгән. Халыкара фестивальләр лауреаты.

1989 елда Идел Болгарстанының Ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулуга багышланган тантаналарда «Мәһди» исемле Коръән сюжеты буенча эшләнгән фолк-рок сюитасында төп партияне башкару аның милли сәнгатькә тирән мәхәббәтен күрсәтте. Ул үзенең дөнья һәм Русия сәхнәләрендәге концертларында татар халык җырларын зур осталык белән башкара, милли сәнгатебезне пропагандалый.

Альберт Әсәдуллин – РСФСРның атказанган артисты. Аңа 1998 елда Татарстанның халык артисты исеме бирелде. II Бөтендөнья татар конгрессы делегаты.

Back

Календарь

No events

В этот день родились:

No events

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Home