Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Events Calendar Print Email help
See by year See by month See by week See Today Search Jump to month
Хәмит Колмәмәт – артист, Шамун Фидаи – шагыйрь, Абдулла Гомәр – тәрҗемәче, Илдус Закиров – галим Download as iCal file
Friday, 15 June 2018Hits : 5662

Хәмит Мөхәммәд улы Колмәмәт (Азимов) – татар артисты.

Ул 1895 елда туа. Иҗат эшчәнлеген беренче татар профессионал драма труппасы “Сәйяр”да ук башлап җибәргәннәрдән берсе. “Татар театрының остасы” Габдулла Кариевтан беренче иҗат күнекмәләре алган актер гражданнар сугышы чорында төрле фронт бригадалары труппаларында, егерменче елларда Кызыл Октябрь исемендәге һәм башка театр коллективларында, ә утызынчы елларда күбрәк Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә уйный. 1939 елдан алып гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул Республика күчмә театры артисты.

Иҗат гомере бик иртә өзелүгә карамастан, Х. Колмәмәт шактый бай мирас калдыра. Ул башкарган рольләр арасында татар, рус, дөнья классикасы әсәрләрендә уйналганнары аеруча уңышлылардан санала. Арадан бигрәк тә Хәбибрахман (Галиәсгар Камал, “Беренче театр”), Исмәгыйль (Мирхәйдәр Фәйзи, “Галиябану”), Кара фикер (Гафур Коләхмәтов, “Кызыл һәм Кара”), Земляника (Николай Гоголь, “Ревизор”), Яго, Клавдий (Уильям Шекспир, “Отелло”, “Гамлет”) кебекләре кабатланмас төсмер үзенчәлекләре, катлаулы характерлары белән аерылып торалар.

Актер 1942 елда вафат була.

 

Шамун Фидаи, чын исеме Касыйм Хәсән улы Шакирҗанов – гражданнар сугышы чорында революцион рухлы романтик шигырьләре белән танылган шагыйрь.

Ул 1902 елның 15 июнендә Оренбург шәһәрендә туа. Касыйм чагыштырмача мул тормышлы, ләкин бик диндар гаиләдә тәрбияләнеп үсә. Мәктәп яшенә җиткәч, әтисе аны Оренбургтагы иң кадим мәдрәсәләрнең берсенә укырга бирә. Мәдрәсә елларында Касыйм үзлегеннән күп укый, шәһәрдәге шәкертләр хәрәкәтендә, ә февраль инкыйлабыннан соң Вакытлы хөкүмәткә, империалистик сугышка каршы оештырылган митингларда актив катнаша.

1917-1918 елларда ул, Уфага китеп, укуын “Галия” мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Нәкъ шушы чорда аның әдәби иҗат эшчәнлеге башлана, әүвәл мәдрәсәдәге "Парлак" һәм "Борау" исемле кулъязма журналларда, аннары "Алга" газетасында беренче шигырьләре һәм "Сугыш, тукта!" исемле нәсере дөнья күрә.

Уфага килеп, Касыйм революцион яшьләр һәм кызыл гаскәриләр арасында күп төрле җәмәгать эше алып бара: җыелышларда, митингларда чыгышлар ясый, спектакльләр, концертлар һәм әдәби кичәләр оештырыша. Көнчыгыш фронтының Бишенче Кызыл Армия политбүлеге органы "Кызыл яу" газетасында "Шамун Фидаи" имзасы белән революцион шигырьләрен бастыра. 1919 елда Колчак Уфаны басып алгач, ул "Кызыл яу” газетасы хезмәткәрләре белән бергә Бәләбәйгә чигенә, аннары, Оренбургка җибәрелеп, анда беренче коммунистик яшьләр союзы оештыру буенча актив катнаша. Бәләбәй һәм Оренбургта яшәгән шушы айларында аңа, кулына корал алып, Колчак һәм Дутов бандаларына каршы сугыш хәрәкәтләрендә дә еш кына катнашырга туры килә.

1919-1920 еллар арасында Оренбург һәм Уфа газеталарында аның шактый санда шигырьләре, нәсерләре дөнья күрә.

1920 елның июнь урталарында, комсомол эше белән авылга командировкага барышлый, юлда, Шамун Фидаи һәм аның иптәше кулаклар тарафыннан ерткычларча үтерелә.

Шамун Фидаиның зур булмаган әдәби мирасы, үзенең иҗтимагый яңгырашы һәм революцион рухы белән, татар совет поэзиясенең башлангыч чорындагы үзенчәлекле бер сәхифәсен тәшкил итә.

 

Абдулла Гомәр, чын исеме Габдулла Закир улы Гомәров – тәрҗемәче, журналист.

Ул 1906 елның 15 июнендә Оренбург шәһәрендә туа. Шунда рус мәктәбендә җиде сыйныф тәмамлагач, 1925 елда Казанга килә һәм КДУның башта хәзерлек бүлегендә, аннары физика-математика факультетында укый. Икенче курсны тәмамлаганнан соң, укуын ташларга мәҗбүр булып, журналистлык эшенә күчә: 1928 елдан алып 1942 елга кадәр берөзлексез Татарстан язучыларының әдәби журналлары “Яңалиф” һәм “Совет әдәбияты” (“Казан утлары”) редакцияләрендә башта әдәби хезмәткәр, соңыннан җаваплы сәркатип булып эшли. 1942-1954 елларда А. Гомәр Татарстан китап нәшриятында матур әдәбият редакциясе мөдире, 1954-1963 елларда “Совет әдәбияты” журналының баш редакторы һәм Татарстан Язучылар берлегенең әдәби консультанты хезмәтендә була.

Абдулла Гомәрнең иҗади мирасы башлыча әдәби тәрҗемә өлкәсенә карый. Тәрҗемә эше белән ул 1928 елда шөгыльләнә башлый. Шуннан бирле аның тәрҗемәсендә аерым китап булып ике дистәдән артык әдәби әсәр басылып чыга. Алар арасында Л.Толстой, А.Толстой, А.Барбюс, Н.Вирта, Л.Никулин хикәяләре, Я.Гашекның “Бравый солдат Швейк” романы, Э.Войничның “Овод” һ.б шундый төрле ил һәм төрле чор язучыларының күренекле әсәрләре бар. Әдәби тәрҗемә өлкәсендәге хезмәтләре өчен 1941 елда аны СССР Язучылар Союзына кабул итәләр.

50-60нчы елларда А.Гомәрнең көндәлек матбугатта тәрҗемә әсәрләргә рецензияләре һәм әдәби процесска караган тәнкыйть мәкаләләре дә еш басыла.

Абдулла Гомәр 1974 елның 7 июлендә Казанда вафат була.

 

Илдус Мөхәммәтгали улы Закиров – галим, техник фәннәр докторы, академик, Татарстанның атказанган фән һәм техника эшлеклесе.

Илдус Закиров 1938 елның 15 июнендә Балтач авылында туган. 1945 елда Нурлат урта мәктәбенә укырга керә һәм монда җиде сыйныф укый. 1955 елда Актаныш районының Пучы урта мәктәбен алтын медаль белән тәмамлый. Шул ук елда А.Н.Туполев исемендәге Казан авиация институтының очу аппаратлары двигательләре факультетына укырга керә. Шушы көннән бүгенгәчә аның хезмәт юлы әлеге институт белән бәйле. 1961 елда институтны тәмамлагач ул ассистент, өлкән укытучы, доцент, профессор, кафедра мөдире, фәнни эшләр буенча проректор баскычларын үтә. Хәзерге көндә дә институтның очу аппаратлары җитештерү технологиясе кафедрасы мөдире.

И. Закиров 1995 елда Дәүләт сәнәгать, бизнес һәм приватизация институты директоры итеп билгеләнә, Татарстан Республикасы дәүләт милке белән идарә итү Дәүләт комитетының коллегиясе әгъзасы булып сайлана.

И.М.Закиров – авиация техникасы һәм машина төзүнең башка тармакларында юка стеналы конструкцияләрне пластик юл белән формалаштыру процесс һәм ысулларын модельләштерү һәм проектлаштыру өлкәсендә күренекле галим, 200дән артык фәнни хезмәт, 11 фәнни китап һәм дәреслекләр, 52 СССР һәм Россия, дистәләгән халыкара авторлык таныклык һәм патентлары авторы. Аның хезмәтләре Алмания, Бөекбритания, Япония, Франция, Швейцария һ.б. күп илләрдә басылган. Ул уйлап тапкан җайланмалар җәм җитештерү ысуллары Казан, Мәскәү, Ульяновск, Ташкент, Самара, Киев, Воронеж, Харьков, Алма-Ата, Брянск һ.б. шәһәрләрнең зур предприятиеләрендә гамәлгә ашырылган.

Зур фәнни хезмәтләре өчен И. Закировка 1994 елда Татарстан Республикасының атказанган фән һәм техника эшлеклесе дигән абруйлы исем бирелде. 1992 елда ул Татарстан Фәннәр академиясе, 1994 елда Русия Федерациясенең Сыйфат проблемалары академиясе академигы итеп сайланды. Уйлап табу һәм рационализаторлык тәкъдимнәре 1985 елда Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең көмеш, 1988 һәм 1989 елларда— алтын медальләре белән бәяләнде. 1986 елда иң яхшы фәнни хезмәт өчен СССР Югары уку йортлары Дәүләт комитеты премиясен алды. 1989 елда аңа халык хуҗалыгының иң әһәмиятле юнәлеш һәм тармакларында комплекслы фәнни, проект-конструкторлык һәм технологик эшләр башкарганы һәм ул тикшеренүләрнең нәтиҗәләрен гамәлгә ашырганы өчен СССР Министрлар Советы премиясе бирелде.

Галим бүген дә киң колачлы фәнни эш алып бара. Аның җитәкчелегендә очу аппаратларының яңа, техник яктан ныграк һәм күпкә җиңелрәк булган тышлау материалы (складчатая обшивка) тәкъдим ителде һәм халыкара «Аэробус» концерны белән берлектә тормышка ашырыла. Бу тышлау материалының соңгы ике күрсәткече (ныклык һәм җиңеллек) бигрәк тә әһәмиятле. Ул очу аппаратларының авырлыгын 30-35 %ка киметергә һәм бер үк вакытта ныклыгын күтәрергә, эксплуатация срогын озайтырга мөмкинлек бирә. Бу исә авиация сәнәгате өчен революцион дәрәҗәдәге казаныш. И. Закиров җитәкчелегендәге Казан галимнәре бу яңалыкны промышленностька кертеп, аны җитештерү технологиясен дә эшләделәр һәм сигез яңа патентка ия булдылар.

Back

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Home