Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Events Calendar Print Email help
See by year See by month See by week See Today Search Jump to month
Лена Шагыйрьҗан – шагыйрә, Эльмира Шәрифуллина – шагыйрә Download as iCal file
Monday, 04 June 2018Hits : 13824

Лена Галимҗан кызы Шакирҗанова (Шагыйрьҗан) – татар шагыйрәсе.

Лена Шакирҗанова 1945 елның 4 июнендә Татарстанның Актаныш районы Пучы авылында укытучы гаиләсендә туган. Бала чагы һәм мәктәп еллары Татарстанның Арча районы Күлле Киме авылында уза, шунда 1962 елны урта мәктәпне тәмамлый. 1967 елда Казан дәүләт педагогика институтының (хәзерге ТДГПУ) татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлагач, Л. Шакирҗанова бер ел Казан шәһәренең 80нче мәктәбендә укытучы, аннары, 1968-1973 елларда, Татарстан Дәүләт Җыр һәм бию ансамблендә җырчы-артистка булып эшли. 1974 елда ул Татарстан радиокомитетына тәрҗемәче хезмәтенә күчә.

Л. Шакирҗанова поэзия жанрында иҗат итә. Беренче шигырьләре мәктәптә укыган елларында район газетасында һәм “Пионер” (“Ялкын”) журналында басылалар. 1970 елдан бирле шигъри цикллары белән даими рәвештә “Казан утлары”, “Азат хатын” журналларында һәм республиканың башка көндәлек матбугат органнарында катнашып килә. 1977 елда шагыйрәнең бер төркем шигырьләре “Кызлар җыры” исемле күмәк җыентыкка урнаштырыла, ә 1982 елда “Мөлдерәмә күңел” дигән мөстәкыйль китабы дөнья күрә.

Л.Шакирҗанова – нигездә лирик-публицистик поэзия тарафдары. Интим-шәхси кичерешләрен ул заманның иҗтимагый фикере, әхлакый проблемалары белән тыгыз бәйләнештә бирергә омтыла. Шигъри стиле йөгерек, пөхтә, тормышчан детальләргә һәм халыкчан гыйбарәләргә, бизәкләргә муллыгы белән аерылып тора.

 

Эльмира Мөхәммәт кызы Шәрифуллина – күренекле татар шагыйрәсе.

Эльмира Шәрифуллина 1947 елның 4 июнендә Татарстанның Мөслим районы Симәк авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. Актаныш районының Зөбәер авылы сигезьеллык мәктәбен һәм 1966 елда Минзәлә педагогика училищесын тәмамлаганнан соң, хезмәт юлын башлый: бер ел Мамадыш шәһәрендә Пионерлар йорты директоры һәм мәктәптә укытучы, 1967 елның көзеннән Казандагы китап кибетендә комплектлаучы, Яшел Үзәндәге 6 номерлы мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы (1968-1970), аннары Татарстан АССР Министрлар Советы каршындагы Телевидение һәм радиотапшырулар комитетында редактор (1970-1972) һәм “Ялкын” республика балалар журналы редакциясендә учетчица (1972-1983) булып эшли. 1974 елда, эшеннән аерылмыйча укып, Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлый. 1983 елның октябреннән Э.Шәрифуллина “Яшь ленинчы” газетасы редакциясендә бүлек хәбәрчесе хезмәтендә.

Э. Шәрифуллина үзенең үзенең шигырьләре белән көндәлек матбугатка 60нчы елларның урталарыннан катнаша башлый. Соңга таба аның шигырь цикллары күмәк җыентыкларга (“Шигырь бәйрәме”, 1968; “Беренче карлыгачлар”, 1970; “Кызлар җыры”, 1977) кертелә, “Казан утлары”, “Азат хатын”, “Ялкын” журналларында басыла. 1976 елда шагыйрәнең нәниләр өчен “Безнең зоопарк” дигән китабы һәм 1984 елда лирик шигырьләре тупланган “Яңгыр җиле” исемле җыентыгы дөнья күрде. Ул шулай ук проза жанрында да эшли – яшьләр тормышына багышланган очерклар һәм балалар өчен хикәяләр яза.

Back

Календарь

No events

В этот день родились:

No events

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Home