Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Events Calendar Print Email help
See by year See by month See by week See Today Search Jump to month
Муса Җәлил - язучы, Газиз Нәбиуллин — язучы, Илһам Шакиров - җырчы Download as iCal file
Thursday, 15 February 2018Hits : 7187

Муса Мостафа улы Җәлил (1906 ел – 1944 ел) – татар язучысы, Совет берлеге каһарманы.

Муса Җәлил Ырынбур өлкәсе Мостафа авылында туа. Муса Ырынбурда «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый. Җәйне туган авылында үткәрә. Муса 10-11 яшьләрендә шигырьләр язып карый. Ләкин алар югала. Матбугатта иң беренче булып унөч яшендә язылган «Бәхет» шигыре (1919) басыла. 1922 нче елда ул Казанга килә һәм 1923-1925 елларда Казан педагогия институтының рабфагында укый. 1925 нче елда Җәлилнең «Барабыз» исемле беренче китабы чыга. «Иптәшкә» (1929) дигән шигырь җыентыгы аның шагыйрь булып җитлегеп килүен тагын бер тапкыр раслый. Ул 1931 нче елда Мәскәү университетының әдәбият бүлеген тәмамлый. 1939 нчы елда Җәлилне Татарстан Язучылар берлегенең җитәкчесе итеп сайлыйлар. Сугышка кадәрге елларда шагыйрь бик күп шигырьләр, җырлар, «Хат ташучы» поэмасын, «Алтынчәч», «Илдар» исемле опера либреттоларын яза.

Бөек Ватан сугышы башлану белән, ул үзен фронтка җибәрүләрен сорый. Аның үтенече канәгатьләндерелә. Ләкин 1942 нче елның җәендә Волхов фронтында, дошман чолганышында калып, авыр яраланган хәлдә, фашистлар кулына әсирлеккә эләгә. Әнә шулай аның лагерь тормышы башлана. Шагыйрь әсирлектә дә көрәшне туктатмый. Яшерен оешмага керә, аның җитәкчеләреннән берсе була, бик күп әсирләр белән лагерьдан качу һәм партизаннарга барып кушылу ниятен тормышка ашырырга уйлый. Бер хыянәтче аларның серләрен фашистларга хәбәр итә. Шуннан соң Җәлилне һәм аның иптәшләрен Берлиндагы Моабит төрмәсенә ябалар. Шагыйрь анда да туган иленә тугрылыклы булып кала. Искиткеч рухи ныклык күрсәтә. Үлем җәзасы көтеп торганда да, туган илгә, халыкка тирән мәхәббәт белән сугарылган, фашистларга көчле нәфрәтен белдергән шигырьләр язып, аларны үзе ясаган кечкенә дәфтәрләргә теркәп бара.

Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре бөтен дөньяга билгеле. Татарстанга аның ике дәфтәре кайтты. Аларны бөтен дөньяда «Моабит дәфтәрләре» дигән исем белән беләләр. Беренче дәфтәренә Муса Җәлилнең алтмыш шигыре теркәлгән һәм дәфтәрнең соңгы битенә васыять язылган: «Моны язды татарның билгеле шагыйре М. Җәлил. 1942 елны сугышка килде һәм әсир төште. Әсирлектә күп газаплар чигеп, сәяси яшерен оешмага катнашуда гаепләнеп кулга алынды, төрмәгә ябылды. Бәлкем, аны үлем җәзасына хөкем итәрләр».

 

Газиз Нәбиулла улы Нәбиуллин — татар язучысы.

Ул 1920 елның 15 февралендә Татарстанның Саба районы Керәнле авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. 1938 елда Арча педагогика училищесын тәмамлаганнан соң, бераз вакыт Керәнле авыл советында сәркатип булып тора, аннан 1940 елдан 1980 елга кадәр, ягъни пенсиягә чыкканчы, берөзлексез, Саба район газетасы “Колхоз байрагы” (соңыннан – “Җиңү байрагы”) редакциясендә эшли. Монда ул башта хисапчы, аннан – җаваплы сәркатип, ә 1944 елның августыннан 1954 елның августына кадәр редактор була. 1954—1980 елларда яңадан җаваплы сәркатип вазыйфасын башкара.

Газиз Нәбиуллинның беренче иҗат тәҗрибәләре — шигырьләре, утызынчы еллар уртасында «Яшь ленинчы» газетасы һәм «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналы битләрендә басыла башлый. Сугыштан соң, 1948 елда, «Безнең авыл балалары» дип исемләнгән беренче җыентыгы дөнья күрә. Бу җыентыктагы һәм аннан соң чыккан «Энем турында шигырьләр» (1957) китабындагы әсәрләр Татарстан Мәгариф министрлыгы оештырган балалар әдәбияты конкурсында икенче дәрәҗә бүләккә лаек булалар.

Газиз Нәбиуллин — дистәдән артык китап авторы. Поэзиядән тыш, ул проза һәм драматургия жанрында да әсәрләр яза. Аның балалар тормышына бәйләп, табигатьне саклау, туган җирне ярату, хезмәтне сөю, үзара дуслык кебек тәрбияви темаларга багышлап язган хикәя һәм сәхнә әсәрләре мәсәлән, “Алтын нарат”, “Тын елга буенда” пьесалары), поэтик иҗаты белән бергә, сугыштан соңгы татар балалар әдәбиятының үзенчәлекле бер сәхифәсен тәшкил итә.

Газиз Нәбиуллин үзе яшәгән төбәктә иҗади яшьләрне туплау, тәрбияләү буенча зур эш алып барды. 1957 елда ул редакция каршында әдәбият түгәрәге оештыра. Соңыннан әдәби-музыкаль берләшмә төсен алып, "Мишә дулкыннары” дип аталган бу иҗат коллективы Мәгүсүм Хуҗин, Фәүзия Бәйрәмова, Сәйдә Зыялы, Заһирә Гомәрова, Рашат Низами кебек шәхесләргә олы юлга чыгарга ярдәм итә.

 

Илһам Гыйльметдин улы Шакиров (15 февраль, 1935, Сарман районы, Яңа Бүләк) – җырчы, Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе.

1935 елның 15 февралендә Сарман районының Яңа Бүләк авылында туа. 1960 елда җырчылык юнәлеше буенча Казан Дәүләт консерваториясен тәмамлый. Сәләтле башкаручы, тембр (баритон) тавышка ия, халык җырларын яхшы башккаручы.

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Татарстан Җөмһүриятенең Г. Тукай исемендәге премиясе лауреаты (1970), 1986 елда Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнгән.

Back

Календарь

В этот день родились:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Home