Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Events Calendar Print Email help
See by year See by month See by week See Today Search Jump to month
Шәмсетдин Зәки – шагыйрь Download as iCal file
Monday, 24 July 2017Hits : 13078

Шәмсетдин Зәки, чын исеме Шәмсетдин Ярәхмәт улы Гобәйдуллин – татар шагыйре.

Ул Оренбург губернасы Зәк суы буендагы Ишмәт авылында туган. Шул елга исеменә нисбәтле рәвештә ул үзенә, шагыйрь булгач, “Зәки”дигән тәхәллүс алган. Шагыйрь, халык мәкалендә әйтелгәнчә, “сукыр күп күрер, күп йөрер” дигән кешеләр төркеменә карый. Күзе бөтенләй күрмәсә дә, анда күзлеләр дә төзәтә алмаган сәгатьләрне төзәтү осталыгы булган. Ул башта Эстәрлетамак өязе татар мәдрәсәләрендә, соңыннан Ашказар-Балыклы, Эстәрлебаш авылларындагы атаклы мәдрәсәләрдә белем алган, укыткан.

Шәмсетдин Зәки – суфичылык карашларын алга сөрүче шагыйрь. Аның фәлсәфәсенең төп максаты – “хакыйкатькә ирешү”. Шагыйрь үзенең шигырьләрендә “хакыйкатьне эзләүче кяфер – бозыклык артыннан йөрүче мөселманнан хәерлерәктер”дигән фикердә тора.

Ул гарәп, фарсы телләрен татар теле кебек үк камил белгән, һәр өч телдә шигырьләр иҗат иткән.

Ш. Зәки 40 яшендә хаҗ сәфәрендәге юлда Таганрог шәһәрендә кинәттән үлеп калган.

Back

Календарь

No events

В этот день родились:

No events

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Home