Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Events Calendar Print Email help
See by year See by month See by week See Today Search Jump to month
Гомәр Гали – язучы, Ярлы Кәрим, чын исеме Габдулла Кәримов – шагыйрь, Рифкать Закиров – шагыйрь Download as iCal file
Friday, 16 June 2017Hits : 13143

Гомәр Гали – татар язучысы, әдәби тәнкыйтьче.

Ул 1900 елның 16 июнендә Татарстанның Буа районы Яңа Тинчәле авылында туган. Авыл мәдрәсәсен тәмамлагач, Донбасска китә һәм 1919 елга кадәр шахтада эшли. Гражданнар сугышында катнаша. Казанга килеп, Татар коммунистлар университетының әдәбият бүлегенә укырга керә. 1925 елда аны тәмамлагач, “Безнең юл” журналында, соңрак Татарстан китап нәшриятында эшли, югары уку йортларында әдәбияттан дәресләр алып бара, әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә. Ул “Ат саклаганда”, “Таң кияве”, “Беренче мәхәббәт”, "Утыз бишәү, әти” һ.б.ш. хикәяләр, күпсанлы тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләр яза.

Аның “Бәхет”, “Биктимер ничек эшче булды”, “Чит илләрдә”, “Кубан буйларында”, “Нәфисә җиңги”, “Г.Гали хикәяләре” дигән хикәя китаплары, “Сайланма әсәрләр”, “Ун ел эчендә татар әдәбияты”, “Пролетар әдәбияты өчен көрәшкәндә” дигән әдәби тәнкыйть мәкаләләре тупланган җыентыклары дөнья күрде.

Гомәр Гали 1954 елда вафат була.

 

Ярлы Кәрим, чын исеме Габдулла Әхмәтвали улы Кәримов – татар шагыйре.

Ул 1901 елның 16 июнендә Уфа губернасының Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстанның Бишбүләк районы) Ает авылында мулла гаиләсендә туа. Башта авылның мәхәллә мәктәбендә, соңыннан Оренбургтагы “Хөсәения” мәдрәсәсендә укый. Бөек Октябрь инкыйлабы көннәрендә мәдрәсәне ташлап китә һәм илдә Совет хөкүмәте урнаштыру өчен башланган көрәш юлына баса. 1918 елда Петроградны Юденич ак бандалары һөҗүменнән саклап калуда актив катнаша, шунда каты яралана. 1921-1922 елларда Мәскәүдә Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистик университетында укып кайтканнан соң, ул 1926 елга кадәр Казанда, Уфада һәм Башкортстан республикасының Белорецк кантонында газета һәм партия эшендә була. 1926 елда Ярлы Кәрим, гражданнар сугышында алган яралар һәм контузияләр нәтиҗәсендә каты авырып китеп, хастаханәгә эләгә һәм шул авыруыннан терелә алмыйча, 1937 елда Уфада вафат була.

Ярлы Кәрим – 20нче еллар башында әдәбият мәйданына килгән шагыйрьләрнең берсе. Аның әдәби мирасы күләм ягыннан зур түгел. Бу мирас 1919-1925 еллар арасында Төркстан фронтының органы “Кызыл маяк” газетасында, Уфа, Казан, Мәскәүдәге татар көндәлек матбугатында басылып чыккан берничә дистә шигырьдән гыйбарәт. Ярлы Кәримнең әдәби иҗаты һәм тормыш үрнәге аның бертуган энесе – күренекле татар шагыйре Фатих Кәримнең дә шәхес һәм язучы буларак формалашуында уңай роль уйнавы билгеле.

Ярлы Кәрим шигъриятенең аерым үрнәкләре “Татар поэзиясе антологиясе”ндә (1957) китерелә.

 

Рифкать Закиров – татар шагыйре.

Рифкать Закиров 1938 елның 16 июнендә Актаныш районы Усы авылында туа. Башта киң профильле механизатор һөнәрен үзләштерә. Шул белгечлек буенча эшли. Аннары шахталарда күмер чыгара. Кечкенәдән үк шигърияткә тартыла. Нечкә күңелле, моңга-хискә бай иҗади шәхес-шагыйрь шигырь, поэмалар яза. Аның “Шахтер моңы”, “Ай сөярмен, ел сөярмен”, “Йөрәк уты” дигән шигырь китаплары һәм “Гамьле моң” исемле күләмле поэмасы дөнья күрә. Р.Закировның чагыштырмача зур булмаган шигъри иҗатын, нигездә, үз язмышына бәйле күңел кичерешләре, балачак хатирәләренең, туган җир, туган табигать, бүгенге болгавыр заманыбыз турындагы шәхси уй-хисләренең шигырь калыбына салынган язмасы, аның фәлсәфи-лирик бер чагылышы дип бәяләргә мөмкин. Шигырьләре тыйнак моң-сагыш белән өтелгән, аларда вакыт-вакыт күңел төшенкелегенә бирелү, ризасызлык, ачыргалану мотивлары да үзләрен сиздереп куя. Аның әсәрләре формасы ягыннан традицион калыпта язылган.

Back

Календарь

No events

В этот день родились:

No events

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Home