Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Events Calendar Print Email help
See by year See by month See by week See Today Search Jump to month
Фәтхерахман Әхмәдиев — композитор, Фәния Гайнанова — тәрҗемәче Download as iCal file
Wednesday, 15 November 2017Hits : 4604

Фәтхерахман Әхмәдиев — күренекле татар композиторы.

Ул 1930 елның 15 ноябрендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Тәберде Чаллысы авылында туа. Әтисе иртә вафат була. Ачлы–туклы яшәгән 30 елларда әнисенә 4 баланы тәрбияләргә туры килә. Улларының җыр-моңга һәвәслеген сизеп, ул аларга венский гармун алып бирә. Шул вакыттан алып Фәтхерахман Әхмәдиев гармунын кулыннан төшерми.

Салих Сәйдашев белән очрашу яшь егетнең язмышында зур роль уйный. Аның киңәше белән Фәтхерахман Әхмәдиев Казан музыка училищесына укырга керә. Махсус белем алгач, Котлы–Бөкәш мәктәбендә музыка укытучысы булып эшли, хор оештыра, концертларда катнаша.

Композиторлар союзы әгъзасы булмау сәбәпле, Фәтхерахман Әхмәдиев «үзешчән композитор» дип саналып йөртелә. Шушы «мөһер» аның ул елларда җырларын («Җәйнең матур аяз таңнарында», «Кама буе – туган як», «Чистай вальсы», «Мин килермен каршыңа», «Сине сөйдем, гүзәлем», «Мәңге яшисе килә», «Бер карадым күзләреңә» һ.б.) халыкка җиткерүдә зур кыенлыклар тудыра. Ләкин аның гүзәл җырлары халык күңелендә һәрвакыт саклана.

Композитор 1981 елның 3 сентябрендә вафат була.

 

Фәния Гариф кызы Гайнанова — татар тәрҗемәчесе, РСФСРның атказанган мәдәният эшлеклесе, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1980 елдан).

Ул 1929 елның 15 ноябрендә Татарстанның Арча районы Олы Әтнә авылында крестьян гаиләсендә туган. Әтнә һәм Яңа Кенәр урта мәктәпләрендә укып ун класс белем алгач, 1946 елда Казанга килә һәм Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1951 елда укуын уңышлы тәмамлап, берничә ай шул ук университетның Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә эшләгәннән сон, Фәния Гайнанова 1952 елның февралендә Татарстан китап нәшриятына эшкә күчә һәм утыз ике елдан артык берөзлексез нәшриятның матур әдәбият редакциясендә редактор һәм өлкән редактор вазифаларын башкара. 1962 елдан ул КПСС әгъзасы.

Фәния Гайнанова укучыларга тәрҗемәче буларак мәгълүм. 1953 елдан башлап аның тәрҗемәсендә чит ил, рус һәм илебездәге башка милләт язучыларының дистәдән артык китаплары басылып чыкты. Алар арасында «Мисыр хикәяләре», Л. Голосницкийның «Үткән заманга сәяхәт» повесте, «Әзәрбайҗан хикәяләре», Жюль Вернның «Капитан Грант балалары» (II кисәк),«Серле утрау», Иван Тургеневның «Язгы сулар» повесте һәм И. Гончаровның «Гыйбрәтле язмыш» («Обыкновенная история») романы тәрҗемәләре аеруча игътибарга лаек. Фәния Гайнанова үзенең тәрҗемәләрендә авторның стилен, язу манерасын-көен тоеп эш итә, оригиналдагы тел-сурәтләү чараларының образлылыгын, эмоциональ көчен ана телебездә мөмкин кадәр тулырак, тәңгәлрәк итеп яңгыратырга тырыша.

Нәшрият редакторы буларак, Фәния Гайнанова татар язучыларының әсәрләрен матбугатка чыгаруда озак еллар буе армый-талмый эшләп килә. Телне, әдәбият тарихын һәм аның бүгенгесен яхшы белү, нечкә әдәби зәвык аңа теге яки бу әсәрнең идея-эстетик кыйммәтен кулъязма хәлендә ук дөрес бәяләргә һәм редакцияләү процессында үзенең конкрет тәкъдимнәре белән авторга ярдәмен күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Матбугат өлкәсендәге казанышлары өчен Фәния Гайнанова СССР Министрлар Шурасы каршындагы Матбугат комитетының «Матбугат отличнигы» (1967) дигән значок һәм Татарстан АССР Югары Шурасы Президиумының Почет грамотасы (1957) белән бүләкләнде.

Back

В этот день родились:

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Home