Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Events Calendar Print Email help
See by year See by month See by week See Today Search Jump to month
Зиннур Насыйбуллин — шагыйрь, Галина Казанцева - артистка Download as iCal file
Sunday, 12 November 2017Hits : 10083

Зиннур Насыйбуллин (1937 елның 12 ноябре — 1986 елның 8 гыйнвары) — татар шагыйре, СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Ул 1937 елның 12 ноябрендә Башкортстанның Нуриман районы Кече Теңкәш авылында колхозчы гаиләсендә туган. Җиде сыйныф белем алганнан соң, колхозда төрле эшләрдә эшли, 1956—1958 елларда армиядә хезмәт итә. Армиядән кайткач, Бәләбәй киномеханиклар мәктәбен тәмамлап, 1964 елның көзенә кадәр Нуриман районында киномеханик хезмәтендә була. 1964—1966 елларда Зиннур Насыйбуллин — Башкорт Дәүләт университеты студенты. Читтән торып уку бүлегенә күчеп, Башкортстанның район газеталарында әдәби хезмәткәр, аннары Уфада Башкортстан радиокомитетында редактор булып эшли. 1969 елдан бирле Зиннур Насыйбуллин — Казан радиокомитетында редактор хезмәтендә.

Зиннур Насыйбуллинның матбугатта беренче шигырьләре башкорт балалар журналы «Пионер» да дөнья күрә, аннары бүтән газета — журналларда («Һәнәк», «Чаян»), «Яшь көстәр», «Беренче карлыгачлар» (1969) шигъри цикллары басыла.

Шагыйрьнең сугыш вакытына туры килгән авыр балачак һәм яшьлек мәхәббәте темаларына багышланган лирик шигырьләре «Тәлгәш» исемле җыентыгына тупланган.

Зиннур Насыйбуллин 1986 елның 8 гыйнварында вафат була.

 

Галина Александровна Казанцева - Татарстанның халык артисткасы. Ул Тукай районының Керәшен Маҗыны авылында 1953 елның 12 ноябрендә туган. Чаллы шәһәренең М.Вахитов исемендәге урта мәктәбен, Әлмәт шәһәрендәге музыка училищесын, мәшһүр опера җырчысы- Казан дәүләт консерваториясе профессоры – Зөләйха Хисмәтуллина классын тәмамлаган. Казан тамашачысы җырчы Г.Казанцеваны иң беренче М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә Н.Җиһановның «Алтынчәч» әсәреннән төп рольне – Алтынчәч ариясен башкарганда күреп ала һәм үзенең югары бәясен бирә. Опера театрында эшләгән вакытта ул барлык спектакльләрдә дә чыгыш ясый. Балалар операсы һәм оперетта, классик опера спектакльләре булмасын, ул күп очракта төп рольләрне оста итеп башкара. Җырчы, 20 ел буе М.Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театрында эшләп, татар опера сәнгатенә зур өлеш керткән шәхес. Ул бүген дә актив иҗат эшчәнлеге белән яши: Татарстан районнарына концертлар белән чыга. Татар, рус,керәшен халык җырларын, классик әсәрләрне зур осталык белән башкара.

Back

Календарь

No events

В этот день родились:

No events

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Home