Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Events Calendar Print Email help
See by year See by month See by week See Today Search Jump to month
Габдулла Камал – режиссер, Сания (Софья) Гобәйдуллина – композитор, Ризван Хәмид – драматург, Рәшит Ахунов – язучы, Нурфия Гафиатуллина – галимә Download as iCal file
Tuesday, 24 October 2017Hits : 12154

Габдулла Камал – татар режиссеры, актер, татар драматургиясе һәм театрына нигез салучыларның берсе. Галиәсгар Камалның бертуган энесе.

Габдулла Камал 1893 елда Казанда туа. Кече яшьтән үк байларда хезмәт итә. 17 яшендә инде Габдулла приказчик була. 1910 елда Казанда «Шәрык клубы» ачыла. Шунда режиссер булып эшләүче Галиәсгар Камал энесе Габдулланы да театрда уйнарга җәлеп итә. Шулай итеп, читек-кәвеш кибете приказчигы 17 яшендә сәхнәгә чыга һәм бер-ике елдан профессиональ артист булып китә.

«Сәйяр» труппасында Габдулла Кариев кул астында 8 ел эшләп чыныгу алган Габдулла Камал үзенең иҗатын төрле шәһәрләрдә дәвам иттерә. Ташкент шәһәрендә үзе татар театры оештыра, үзбәк халкының театр сәнгатенә юл яра, таҗик, төркмән театрларына да булыша. Новосибирск, Әстерхан, Оренбург, Царицын шәһәрләре театрларында да хезмәт куя. Татарстан хөкүмәте чакыруы буенча Камал I, 1931 елда Казанга кайтып, радиодрама коллективының баш режиссеры була һәм гомеренең соңгы көненә кадәр шунда эшли.

1933 елда вафат.

 

Софья Гобәйдуллина (чын исеме Сания Гобәйдуллина) – мәшһүр татар композиторы.

Софья Гобәйдуллина 1931 елның 24 октябрендә Чистай шәһәрендә дөньяга килә, ә балачагы һәм яшьлеге Казан шәһәрендә уза. Мәктәпне тәмамлап, Казан консерваториясенә фортепьяно бүлегенә укырга керә. Монда ул Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Альберт Леман, Семен Казачков, Леопольд Лукомский кебек зур талантлы укытучылардан белем ала. 1954 елда Софья Гобәйдуллина Мәскәүгә күченә һәм шунда ук консерваторияне дә бетерә. Шул ук елларда ул документаль, нәфис, мультипликацион фильмнарга музыка яза: «День ангела», «Маугли», «Анна Голубкова», «Чучело», «Кошка, которая гуляет сама по себе» һ.б.

1969 – 1970 елларда Мәскәү эксперименталь электрон көйләр студиясендә эшләп ала, 1975 елда «Астрея» группасы белән бергә эшли. 1992 елда композитор Алманиягә – Алпен-Унтерглиде шәһәренә күченеп яши башлый.

Софья Гобәйдуллина күптөрле илкүләм премияләргә ия булган шәхес, композиторның исеме бөтен дөньяга да билгеле.

 

Ризван Хәмид, тулы исеме Ризван Мирхәбибулла улы Хәмидуллин татар драматургы, язучы.

Ризван Хәмид 1941 елның 24 октябрендә Башкортстанның Ярмәкәй районы Усман-Ташлы авылында колхозчы гаиләсендә туган[1]. Урта мәктәпне тәмамлагач, 1959 елда Октябрьский шәһәрендәге «Нефтеавтоматика» заводына күчеп, слесарь булып эшли башлый. 1962 елда Уфага барып, түбән вольтлы электр аппаратуралары заводында елга якын слесарь булып эшләгәннән соң, югары белем алу нияте белән Казанга килә һәм педагогика институтының татар мәктәпләре өчен рус теле һәм әдәбияты укытучылары әзерли торган бүлегендә укый башлый. Бер елдан, хәрби хезмәткә чакырылуы сәбәпле, аңа укуын вакытлыча өзеп торырга туры килә. Институтны 1971 елда гына тәмамлый. Шул ук елда «Чаян» журналына эшкә чакыралар, анда башта фельетонист, соңрак хатлар бүлеге мөдире булып эшли.

Ризван Хәмид — җитмешенче еллар ахырында әдәбият мәйданына чыга. Аның беренче җитди әсәре — «Синең урынына кайттым...» драмасы 1977 елда языла, 1978 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында, 1981 елны Әлмәт дәүләт драма театрында куела, һәм, Мәскәүдә русчага тәрҗемә ителеп, берничә рус драма театрларында сәхнәләштерелә. «Иске йорт кешеләре», «Каен җиле», «Кайтыр идем», «Китәм инде...», «Озын юлның тузаны» һ.б. әсәрләре илебезнең төрле театрларында куела.

Драматург юмористик хикәяләр һәм балалар өчен кечкенә күләмле сәхнә әсәрләре авторы буларак та билгеле. Авторның беренче пьесалар җыентыгы («Кайтыр идем...») 1982 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыкты.

Ризван Хәмид шулай ук Гариф Ахунов белән берлектә «Тукай» фильмның сценариен яза.

 

Рәшит Ахунов – татар язучысы, тәрҗемәче.

Рәшит Гарифҗан улы Ахунов 1953 елның 24 октябрендә Казан шәһәрендә язучы Гариф Ахунов гаиләсендә туган. Бала чагы Татарстанның Әлмәт шәһәрендә уза, шунда гомуми белем мәктәбенең сигез сыйныфын, шулай ук башлангыч музыка һәм рәсем сәнгате мәктәпләрен тәмамлый. 1968 елда гаиләләре белән Казанга кире кайткач, башта урта мәктәптә, аннары 1971–1976 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында белем ала.

Рәшит Ахунов – татар язучыларының проза әсәрләрен русчага тәрҗемә итүдә актив эшләүчеләрдән берсе. Аның уңышлы тәрҗемәләреннән Г.Ахуновның «Хәзинә» («Клад»,1976) романы белән «Ардуан батыр» (1976), «Чикләвек төше» («Ядро ореха»,1982), М.Мәһдиевнең «Без – кырык беренче ел балалары» («Мы – дети сорок первого года", 1981) повестьларын, Ш.Камал новеллаларын, Ш.Маннурның «Муса» романын күрсәтеп үтәргә мөмкин.

Р.Ахунов оригиналь әсәрләр дә яза. 1981-1983 еллар арасында ул, каләмдәше Виктор Кузнецов белән бергә, «Иртә кичтән хәерлерәк», «Камыр батыр», «Дөньяга караш» исемле өч пьеса һәм «Ут эчендә» исемле бер повесть тәмамлады.

 

Нурфия Гафиатуллина – татар галимәсе.

1976 елның 24 октябрендә Чутай авылында туган. 1983 елда Нөнәгәр урта мәктәбен тәмамлый һәм Казан Дәүләт университетының татар филологиясе, тарих һәм көнчыгыш телләр факультетына укырга керә. 1998 елда университетны кызыл диплом белән тәмамлый. Мәктәп елларында ук төрле республика конкурсларында катнашып призлы урыннар яулаган Нурфия студент чагыннан фәнни эшкә керешә. 1997 елда аның хезмәте студентларның фәнни эшләре арасында өстенлек ала һәм Н.Лобачевский исемендәге махсус премиягә лаек була, гомумроссия конкурсында «Әдәби тәнкыйтьтә Г.Исхакыйның «Мөгаллимә» драмасы» исемле хезмәте югары бәя ала.

Университетны тәмамлагач та Н.Гафиатуллина фән юлын сайлый – укуын аспирантурада дәвам итә. «Татар матур әдәбиятында Г.Тукай» темасына диссертация яклап 2002 елда филология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала. Шул ук елны «Егерменче гасыр татар шигъриятендә Г.Тукай» исемле монографиясе басылып чыкты.

Н.Гафиатуллина Казан университеты студентларына татар әдәбиятын укыта. Киң фәнни эшчәнлеген, эзләнүләрен дәвам итә.

Back

Календарь

No events

В этот день родились:

No events

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Home