Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Events Calendar Print Email help
See by year See by month See by week See Today Search Jump to month
Рәниф Шәрипов – шагыйрь Download as iCal file
Tuesday, 30 May 2017Hits : 13491

Рәниф Шәрипов – татар шагыйре, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр лауреаты.

Рәниф Шәрипов 1950 елның 30 маенда Татарстанның Кукмара районы Аман Оштырма авылында туа. 1961 елда аның әнисе вафат була һәм ул Арча районындагы Субаш Аты авылындагы балалар йортына җибәрелә, шунда ул урта мәктәпне тәмамлый. 1968 елда Казан химия-технология институтыннан ул армиягә алына. Төньякның салкын, туктаусыз давыллы табигать шартлары яшь организмга төзәлмәс зыян китерә һәм ел ярымнан Рәниф инвалид хәлендә Казанга, апасы янына кайта.

Рәниф Шәрипов шигырьләре 70 елларда «Татарстан яшьләре» газетасында, «Идел» альманахы битләрендә чыга, радиотапшыруларда яңгырый. 1979 елда Сибгат Хәким белән Илдар Юзеев, махсус кереш сүз язып, «Чокырча тавы» исемле поэмасын «Социалистик Татарстан» газетасында бастыра. Аларның ук шәхси тәкъдиме белән 1983 елда Татарстан китап нәшриятында «Тәрәзәдә утлар» дип исемләнгән беренче шигырь һәм поэмалар җыентыгы басыла.

Рәниф Шәрипов – дистәдән артык поэмалар авторы гына түгел, пьеса, бәйрәм сценарийлары, яңа китапларга рецензияләр, әдәби тәнкыйть мәкаләләрен язучы да.

Аның «Ян, учагым!» шигъри җыентыгы, 1989 елда «Күк һәм күңел йолдызлары», 1996 елда «Йорт иясе», 2005 елда «Мәңгелек сер» китаплары дөнья күргән.

Back

Календарь

No events

В этот день родились:

No events

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Home