Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size
Events Calendar Print Email help
See by year See by month See by week See Today Search Jump to month
Фатих Хөсни - язучы Download as iCal file
Wednesday, 03 February 2016Hits : 13622
Фатих Хөснетдин улы Хөснетдинов 1908 елның 3 февралендә Олы Мәтәскә авылында (хәзерге Теләче районы) урта хәлле крестьян гаиләсендә туа.
Ул зур әдәби таланты булу өстенә, шәхес буларак гаҗәеп дәрәҗәдә кешелекле, тормыштагы һәр гаделсезлеккә бөтен җаны-тәне белән көенә, яхшылыкларга исә сабыйларча сөенә белә торган сизгер-нечкә күңелле, шагыйранә рухлы, олы җанлы язучы иде. Табигатендәге шул хисси кайнарлык, ихласлык аның иҗатында да ачык чагыла. Сугышка кадәр хикәя, новелла остасы булып таныла, сугыш чорында исә “Йөзек кашы” исемле лирик-драматик повесте белән укучыларның тирән мәхәббәтен казанган әдип 50-70нче еллар дәвамында иҗат ителгән “Авыл өстендә йолдызлар”, “Җәяүле кеше сукмагы”, “Утызынчы ел”, “Гыйльминиса һәм аның күршеләре”, “Мәйдан”, “Язмыш”, “Картая белмәс картлык” кебек повесть һәм романнары, “Әбли авылы”, “Еллар һәм юллар”, “Бертуган Таһировлар” кебек сәхнә әсәрләре, күпсанлы тәнкыйди һәм публицистик хезмәтләре белән совет чоры татар әдәбиятының абруйлы, олугъ бер вәкиле буларак танылды.
Фатих Хөсни – Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты.
Фатих Хөсни 1996 елда вафат булды.

Back

Календарь

No events

В этот день родились:

No events

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Home