5-6 яшьлек балалар өчен шигырьләр

Печать
(18 votes, average 4.61 out of 5)
Статья доступна только на языке оригинала

Табигать күренешләре, үсемлек һәм тереклек дөньясы

 

Көз

Хәкимҗан Халиков

Алтын-сары

Яфракларны

Җиллә р саный.

Иртә-кичен

Суык бабай

Бармак яный .

«Ник гомергә

Килми икән

Шушы язлар?!»

Дигән кебек

Моңсу гына

Китә казлар.

Әнә инде

Юлга чыккан

Торналар да...

Бер үк сүзне

Кабатлыйлар,

Гүя, бар да:

— Суык бабай

Арттан җитеп

Харап булмыйк,

Оча торыйк,

Бара торыйк,

Тор-рыйк,

Тор-рыйк!

 

Кыр казлары ни диләр?

Хәсән Шабанов

Яратсак та

Туган-үскән

Җиребезне,

Салкын җилләр,

Кар-бураннар

Куа безне.

Без китәбез...

Сау булыгыз,

Яшьләр, картлар;

Сау булыгыз,

Йорт казлары —

Тугандашлар!

Җепкә тезелеп,

Без очабыз

«Кыйгак-кыйгак»,

Барыр җирләр

Әле безнең

Ерак, ерак!..

Без очарбыз

Зәңгәр күлләр,

Таллар аша,

Зур урманнар,

Ки ң диңгезләр,

Таулар аша...

Без кайтырбыз

Айлар үткәч,

Карлар эреп,

Җи р ачылгач,

Язлар җиткәч .

Сау булыгыз,

Яшьләр, картлар;

Сау булыгыз,

Йорт казлары —

Тугандашлар!

 

Октябрь

Мөнир Мазунов

 

Октябрьдә, октябрьдә

Яңгырлар бик еш ява,

Бар үләннәр дә саргая,

Чикерткә тынып кала.

 

Яфракларны өзә-өзә,

Көчле җи л уйный тышта,

Бик күп утын хәзерләнә

Мичкә ягарга кышта.

 

Кар яуды

Галимҗан Латыйп

Менә нинди кар яуды:

Ап-ак булды җир өсте.

Чаналарга, чаңгыларга

Җиткереп булмый эшне.

 

Бөтен дөнья чаж да чож,

Тауда — тау шуучылар.

Тау асты да чуп-чуар,

Тау өсте дә чуп-чуар.

 

Тау башыннан төшкәндә

Мәтәлеп тә китәләр.

Ничек итсә-итәләр,

Барыбер төшеп җитәләр.

 

Гел шома гына булмый шул,

Кайчакта егылалар.

Егылсалар егылалар,

Алар бит чыныгалар.

 

Кар яуган

Зәки Нури

Тәрәзәгә күз салдым

Тордым да бүген иртән.

Күргәч аптырап калдым:

Җирне кем ап-ак иткән?

 

Урамда нишләгәннәр:

Әллә он сипкәннәрме,

Әллә зур мичкәләрдән

Бик күп сөт түккәннәрме

 

Бөтен җирдә ак юрган...

Белдем-белдем — кар яуган!

Әй шәп булган, шәп булган —

Без шуарбыз таулардан.

 

Айнур үпкәләде...

Фирая Зыятдинова

Ап-ак кына, йомшак кына

Кар явып киткән кичтән.

Мондый матур, йомшак карны

Ул көтә иде күптән.

Тәгәрәтеп җепшек карны,

Ясап куйдык Кар бабай!

Менә, малай, бабай инде —

Бар бабайларга бабай!

Иртәгесен Айнур торып,

Тәрәзәгә караса,

Кар бабайдан җилләр искән —

Эреп беткән ләбаса!

Айнур аңа үпкәләде —

Үзен ташлап киткәнгә...

«Чын кыш түгел икән лә бу, —

«Алдакчы» кыш икән лә!

 

Кыш килде

Гөлшат Зәйнашева

Ап-ак тун киеп кы ш килде,

Яфрак-яфрак кар ява.

Без дә кидек җыл ы туннар,

Куркытмый салкын һава.

 

Чормадан сикереп төште

Чаңгылар һәм чаналар.

Ак мамыктай ап-ак кышн ы

Сагынып көткән алар.

 

Сөенәбез, шатланабыз,

Күңелле үтә кышлар.

Чаңгы, чана, тимераяк —

Безнең иң якы н дуслар.

 

 

Кар бабай ясадык

Дамир Гарифуллин

Җыелып җепшек кардан

Кар бабай ясап куйдык.

Матурлап аның күзләрен,

Авызын хәтта уйдык.

 

Нинди эш кушыйк аңа, дип,

Кичен уйлап тордык та —

Каравылга дип калдырдык

Бер таяк тоттырдык та.

 

Чыршы

Әзһәр Габиди

Яңа елны бакчабызга

Чыршы куеп көтәм мин.

Чөнки аны кошлар белән

Бергә бәйрәм итәм мин.

 

Уенчык та юк чыршымда,

Йолдыз да тормый көлеп.

Уйнап йөрми балалар да,

Аның янына килеп.

 

Ләкин, дускайлар, ул чыршы

Һич гади чыршы түгел,

Күгәрчен, песнәк, чыпчыклар

Ачалар анда күңел.

 

Нигә дисәгез, чыршыга

Ашханә куям элеп.

Мин салган җимнәрне алар

Ашыйлар шуннан килеп.

 

Чыршының күлмәкләре

Мәрзия Фәйзуллина

Яшь чыршылар ки ң итәкле

Күлмәкләрен кигәннәр.

Җитәкләшеп, бергәләшеп

Юл буена килгәннәр.

Энәле күлмәкләренә

Карап тордык сокланып.

Тик Равил берничә энә

Өзеп алды шукланып.

Апа әйтте:

— Болай эшләү

Начар гадәт, бел менә:

Һә р чыршы күлмәк алыша

Җиде елга бер генә.

 

Без энәләрен йолыксак,

Чыршы күлмәксез калыр,

Җиде ел буена ничек

Күлмәксез яши алыр?

 

Балалар ярдәм итә

Гасыйм Лотфи

Кышын бездә яшиләр :

Песнәкләр һәм чыпчыклар,

Күгәрченнәр, чәүкәләр,

Тагын башка кошчыклар.

 

Кыен була аларга

Кышын салкыннар җиткәч ,

Ачыгалар, туңалар,

Ашарга җимнәр беткәч.

 

Шундый салкын кышларда

Бу сөекле кошларга

Балалар ярдәм итә

Рәхәт, тыныч кышларга.

 

Җи м сибәләр аларга,

Оя ясый балалар,

Шатланышып кошкайлар

Канатларын кагалар.

 

Песнәк

Дамир Гарифуллин

Песнәк шакы й тәрәзәдән,

Әйтер сүзе бар сыман.

Тышка чыксам, минем белән

Бергәләп уйнар сыман.

 

Үзе тәрәзә төбенә

Тамга салып бетергән.

Әти әйтә: «Ул кошлардан

Сиңа рәхмәт китергән».

 

Кошлар синең җимнәр салып

Торганыңны белгәннәр.

— Илнур әйбәт малай икән,

Бик зур үссен! — дигәннәр.

 

Күнмиләр кошчыклар

Эльмира Шәрифуллина

Әй нәни кошчыклар,

Кечкенә чыпчыклар,

Ни салкын булып та,

Яшисез суыкта.

 

Дәү безнең өебез,

Әйдәгез, керегез.

Уйнарга яңадан

Бергәләп йөрербез.

 

Күнмиләр кошчыклар

Әйтәләр: «Кермим,— дип, —

Бер җыл ы почмакка

Иркемне бирмим»,— дип.

 

 

Күгәрченнәр

Рәшит Бәшәр

Туп тибеп йөри-йөри

Үтте дә китте көнең.

Кошларыңны сыйларга

Оныттың тагын бүген.

 

Күгәрченнәр үзеңнән

Бизеп бетәрләр әле.

Уңган малайлы өйгә

Очып китәрләр әле.

 

Яз килә

Бари Рәхмәт

Яз килә! Яз килә!

Сыерчыклар килә .

Гөрләшеп, сайрашып,

Җырчы кошлар килә.

 

Бик күңелле тышта:

Кар эри, боз китә.

Чабышып йөриләр

Малайлар бер читтә.

 

Эх, суга керсәң, ә!

Чупырдап йөрсәң, ә!

Ярамый, орышалар

Әниләр, күрсәләр.

 

Чыпчыклар түбәдә

«Чыр-чыр-чыр» киләләр,

Ә сайрый белмиләр

Бернинди көйгә дә.

 

Бер тавык: «Кыт-кыт,— ди —

Без язга чыктык, — ди, —

Йомырка салдым мин,

Син дә сал, чыпчык», — ди.

 

Март аенда

Әминә Бикчәнтәева

 

Кар дип җиргә басасың,

Суга кереп батасың.

Чыксын инде умырзая,

Кар астында ятмасын.

 

Мартлар җитсә, яз җитә,

Бураннары булса да,

Песи дә чыкка н урамга

Тәпиләре туңса да.

 

Минем кунагым

Әнәс Кари

Зур бер бүләк алган сыман,

Чын күңелдән куандым:

Сыерчык килде, сыерчык,

Сагынып көткән кунагым.

 

Хәзерләнеп тордым күптән

Каршыларга дип аны.

Әнә ничек яраткан ул

Мин ясаган ояны.

 

Тирәсендә очып йөргәч,

Кереп эчен карады:

Яңа өен котлагандай,

Матур итеп сайрады.

 

 

Сыерчыкның яңа көе

Ямаш Игәнәй

Җыл ы яклардан

Сыерчык килде.

Мин куйган яң а

Ояга керде.

Бик тә җентекләп

Тикшереп йөрде.

 

Шундый сөенде,

Ошаткач инде...

Оя кырында

Чыбыкка басып,

Үзе турында

Сөйләде ачык...

 

И туган илне

Сагындым, диде,

Аннан сайрады

Үзе чыгарган

«Сагыну» дигән

Яңа бер көйне...

 

Мартта

Шәүкәт Галлиев

— Кар, кар! — кычкыра карга,—

Күп яттың, кар, кит, җитәр, — ди.

Бабай әйтә:

— Бу дөрес,— ди. —

Карга килгәч, кар китәр, — ди.

 

Март һәм Марат

Саҗидә Сөләйманова

Бала-чага шат инде —

Өй алдына март килде.

Җепшек карда көн буе

Уйнар өчен шарт килде.

 

«Тып-тып» тама тамчы да,

Чыпчы к уйный каршыда.

Тәрәзәгә күз ташлап:

— Чык-чык, — дия ансы да.

 

Марат тиз-тиз җыенды,

Үзе белеп киенде.

Чыгу белән, янына

Күгәрченнәр җыелды.

 

Кояш көлә биектән...

Сөнге бозлар кыектан

Җиргә төшә сикереп,

Уйныйсылары килеп.

 

Марат уйнап туймады,

Кич уйнарын уйлады —

Боз ташыды өенә,

Төяп грузовигына.

 

Кояш карап и көлә...

Керсә Марат —

Ни күрә:

Машинага су тулган...

Әйтегезче, ни булган?!

 

Яз булгач

Нәкый Исәнбәт

Боз киткәч, җир кипкәч,

Саф аяз көннәрдә,

Китәрбез юл белән

Зәңгәрсу урманга.

 

Күбәләк куарбыз,

Чәчәкләр җыярбыз,

Шатланып җырларбыз

Күңелле булганда.

 

 

Сыерчыклар килгәч

Дамир Гарифуллин

Яз җиткәнен белгәннәр,

Сыерчыклар килгәннәр,

Ояларны күргәннәр,

Сайлап-сайлап йөргәннәр.

 

Мин ясаган ояны

Икесе бик яраткан.

Алмасын дип башкалар

Саклашалар чиратлап...

 

Сәлам биреп аларга

Ерактан ук сызгырам.

Сәлам биреп алар да

Шундый итеп сызгыра:

Хәтта миннән уздыра.

 

Кыр казлары

Нур Гайсин

Кыр казлары җыл ы яктан

Кайтып килә тезелеп,

Моң салалар: «Су буйларын

Сагындык,— дип, — өзелеп».

 

Йөгерешеп, сәлам биреп,

Каршылыйбыз һәр казны,

Канатларында җилпетеп,

Китерә алар язны.

 

 

Карга

Габдулла Тукай

Барча кошның да үзенчә сайравы бар, шигъре бар.

Карга, мескен, җырлый белми, кычкыра тик:

«кар» да «кар»!

 

Тургай

Әминә Бикчәнтәева

 

Ай-һай, тургай, биек менгәнсең,

Югарыдан безне күрәмсең?

Без бит сине өзелеп сагындык,

Тавышыңнан бик тиз таныдык.

 

Яз

Нур Баян

Су буенда җем-җем итә

Май чәчәкләре.

Иркәләнеп оча майның

Күбәләкләре.

 

Күк йөзеннән бакчаларга

Кояш нур сибә.

Яфрак яра бакчаларда

Шомырт һәм чия.

 

Апрель ае

Әминә Бикчәнтәева

 

Апрель ае шук икән,

Бөтен карны юк иткән,

— Мин килдем,— дип әйткән икән,

Бозлар аккан да киткән.

 

Кыш та үтеп киткән күк,

Яз да җитмәгән сыман,

Чылтыр-чылтыр ага сулар

Тау-ташлар арасыннан.

 

— Яз җиттеме? — дип сорадым

Мин песи баласыннан,

Ул йөгерде сорарга дип

Үзенең анасыннан.

 

Анасы кояш нурында

Йоклаган бүрәнәдә,

Тыныч йоклый, төшләр күреп,

Салкын җил өрмәгәнгә.

 

Кояш, чык, чык, чык!

Шәйхи Маннур

Яз көннәре килгәндә,

Тау өстендә, чирәмдә

Утырабыз җыйнаулап,

Бишәү түгел, унаулап.

 

Кояш кача болытка,

Без калабыз суыкта.

Ә безгә җылы кирәк

Су керергә тизрәк.

 

Әй сорыйбыз кояштан ,

Барыбыз бертавыштан:

— Кояш, чык, чык, чык!

Синең җылың бик тансык.

 

Чыксаң, без сөенербез,

Майлы ботка бирербез.

Майлы ботка — казанда,

Тәти кашык — базарда.

 

Тәти кашык саф алтын,

Кирәкми безгә салкын!

 

 

Май ае

Бари Рәхмәт

Майдан да ямьле ай,

Җанлы ай юк бугай,

Беренче Май белән

Башлана шул бу ай.

 

Яшәргән агачлар,

Каеннар, усаклар,

Юкәләр ярганнар

Ямь-яшел яфраклар.

 

Һәр агач, һәр үлән

Чәчәккә күмелгән.

Әйтерсең аларга

Ислемай түгелгән, —

 

Хуш исләр аңкыйлар.

Матурлык — һәр җирдә

Алмагачлар җиргә

Ак чәчәкләр сибә.

 

Аларның хуш исен

Киң сулап иснисең,

Бәйрәме дә майның

Күңелле ич дисең.

 

Торналар килде

Гамил Афзал

Кар сулары аккан чакта,

Тезелешеп җыл ы яктан

Торналар кайттылар безгә,

Канатлар кактылар безгә.

 

Кычкырдылар: «Торыйк-торыйк,

Сезнең белән дуслар булыйк,

Көзгә чаклы бергә торыйк!

Торыйк-торыйк, торыйк-торыйк!»

 

Ландыш чәчәге

Самат Шакир

Энҗедәй чәчәк атам мин

Яз көнендә урманда.

Миңа берни дә кирәкми,

Күләгәлек булганда.

 

Куак төпләрен яратам,

Яратам дымлы җирне .

Эссе кояш нурларында

Әлсерәп бөгәм билне.

 

Җәй көне болыннар ямьле,

Кырлар иркен булалар.

Тик мин анда үсә алмыйм,

Чәчәкләрем сулалар.

 

Ныграк авыртыр иде

Рафис Корбан

Бакчага кергәч беркөнне,

Өзеп алырга теләп,

Үрелүгә чәчәгенә,

Чәнчеде кулны гөләп.

 

Авыртса да, еламадым.

Гөләпне бит аннан да

Ныграк авырттырыр идем,

Гөлен өзеп алганда.

 

Урман докторы

Мәрзия Фәйзуллина

Тукран һәр агачны

Тук-тук-тук сугып карый,

Көчле һәм очлы борыны

Шундый зур эшкә ярый.

 

Агач кимергән кортларны

Эзләп, чукып бетерә.

Урман докторы булып ул

Бик күп файда китерә.

 

Үсегез , җиләкләрем

Касыйм Тәхау

Сыгылмалы көянтәм,

Чәчәкле чиләкләрем.

Йөгерә-йөгерә су ташыйм:

«Үсегез, җиләкләрем!»

 

- Алсу кояш нурында

Сез кызарып пешәрсез...

Әби белән икәү без

Җиләкләп чәй эчәрбез.

 

Яңгыр коя

Нурия Измайлова

Әй, тышта яңгыр коя!

Урамнар елап тора:

Елый яфрак, үләннәр,

Стеналар, түбәләр,

Елый кояш һәм болыт,

Яшьләр тама: тып-тып-тып.

Тышта яңгыр булганда

Чыгалмыйбыз урамга.

Безне сагынып урамнар

Шулай елап торалар.

 

Июльдә

Шәүкәт Галлиев

Кара карга карый кырга:

Тагын тоташ ак кар яткан!

Бал корты әйтә:

— Ялгышасың,

Карабодай чәчәк аткан!

 

Корыда яуган яңгыр

Шәүкәт Галиев

Иркен сулап куялар да,

Игеннәр: «Рәхмәт! — диләр. —

Сусап-кибеп беткән идек,

Безгә бик рәхәт!» —диләр .

 

Ишетәмсең кыярларны,

Кәбестәне, кабакны?

Үрдәкләр, казлар һәммәсе

«Рәхмәт!» диеп кабатлый.

 

Чәчәкләр дә, агачлар да

Рәхмәт әйтәләр аңа.

Яңгыр ява! Яуган өчен

Яңгырга рәхмәт ява!

 

Гөмбәләр

Мәрзия Фәйзуллина

Әйтерсең лә качыш уйный

Гөмбәләр безнең белән.

Мин ул шаян гөмбәләрне

Бик оста эзли беләм.

 

Ак, ал, кызыл гөмбәләрне

Табам да кисеп алам,

Мин аларны һич бутамыйм,

Җайлап, кәрзингә салам.

 

Тик чебен гөмбәсе кебек

Агулысын өзмимен.

Нәкъ апабыз әйткәннәрен —

Яхшыларын эзлимен.

 

Шаян Песи

Габдулла Тукай

Күрче, бик чынлап керешкән эшкә безнең Ламига:

Бар уе — бер бик матур күлмәк тегү Курчагына.

 

«Күлмәгем кайчан бетәр?» — дип, Курчагы яткан, көтә;

Көтми хәл юк, бер тәти күлмәк кирәк, — бәйрәм җитә.

 

Ә Песи яшьрен генә яткан, кәтүкне күзлидер;

«Тукта, селкенмәсме?» — ди ул; бер дә җаны түзмидер.

 

Ул хәзер сикрер менә, хәзер тотар, хәзер басар;

Ул кәтүкне уйнатыр, уйнар, үзенә шар ясар.

 

Кайгысы юк ул Песинең, тик һаман уйнау уе;

Бик шаян! Ай-һай, наян! Уйнарга хәзер көн буе!

 

Мин бит ауг а килмәдем

Бикә Рәхимова

Кәҗә бәтие белән эт

Очраштылар болында.

— Мин үлән чемченеп йөрим,

Ә син нишлисең монда?

 

— Мин бик әйбәт көчек бит,

Мин сиңа тимим, тимим.

Яңа дуслар тапкан саен,

Гадәтем шундый — исним.

 

Мин шулай дуслар сөйгәнгә,

Борынлык та кимәдем.

Дускаем, миннән курыкма,

Мин бит ауга килмәдем.

 

Безнең авыл зоопаркы

Роберт Миңнуллин

Шәһәр малайларының

Күргәне юк гомергә

Бездәге җәнлекләрне,

Бездәге кош-кортларны.

Теләсәләр күрергә,

Килсен алар авылга,

Аптырашта калырга!

 

Алар бездә өй саен,

Күреп була көн саен!

 

Атлар бездә көн буе

Кешегә эшләшәләр.

Яшь тайлар хәлләреннән

Тайганчы кешнәшәләр.

Колыннар да туйганчы

Уйныйлар, тешләшәләр.

Кәҗәләр сөзешәләр,

Чучкалар җир чокыйлар,

Ә үрдәкләр, ә казлар

Көн дә үлән чукыйлар.

Күркәләр кабарына,

Җим эзли кабарына.

Әтәчләр һәм тавыклар

Тары чүпли савыттан.

Ә сарыклар, бәрәннәр

Киртәгә сыенганнар,

Бергәрәк җыелганнар.

Чебешләр һәм бәбкәләр,

Качып канат астына,

Йокларга җыенганнар.

 

Бирегә кайчагында

Мәче дә кереп чыга.

Биредәге дусларын

Маэмай да күреп чыга.

 

Кайчагында бирегә

Каргалар килеп куна,

Саесканнар, песнәкләр,

Чыпчыклар кереп тула...

Алар янына безгә

Көн дә керергә була.

Көн дә кереп, ал арның

Хәлен белергә була.

 

Һәрберсе таный безне,

Һәрберсе тыңлый безне.

 

Җәнле к һәм кошларыбыз

Барсы да — дусларыбыз!

 

Авылыбызда өй саен

Менә шундый зоопарк.

Зоопарктан ким түгел

Безнең дә абзарпарк!

 

Акбайга

Роберт Миңнуллин

Йөрмә, Акбай, безнең янда,

Йә тешләрсең, кит әле.

Песиебезгә дә өрмә —

Ул бәләкәй бит әле.

 

Юлбарыска охшаган ул

Безнең песи баласы.

Чынлап юлбарыс булган, ди,

Аның ерак бабасы.

 

Ул да үскәчтен юлбарыс

Булыр әле — күрерсең.

Алай бик батыр икәнсең —

Менә шунда өрерсең!

 

Кәҗә

Марс Шабаев

Озын мөгезле булсаң да,

Усал түгел бит үзең:

Үлән ашап йөрер өчен

Кирәкмени мөгезең?

 

Кәҗә әйтә:

— Үртәсәгез,

Күрсәтермен мин сезгә:

Нигә икәнен белерсез,

Эләксәгез мөгезгә!

 

 

Минем әтәчем

Әхмәт Исхак

Минем әтәчем

Би к иртә тора:

Кикрикүк!

Кикрикүк !

Би к матур итеп

Сузып кычкыра:

Кикрикүк!

Кикрикүк!

 

Очып менә ул

Койма башына:

Кикрикүк !

Кикрикүк!

Һәрке м соклана

Аны ң тавышына :

Кикрикүк!

Кикрикүк!

 

Ул тирә-якка

Борылып карый:

Кикрикүк!

Кикрикүк!

Кем нәрсә эшли, —

Һәммәсен барлый:

Кикрикүк!

Кикрикүк!

 

Туктап торуны

Ул бер дә белми:

Кикрикүк !

Кикрикүк!

Безне тырышып

Эшләргә өнди:

Кикрикүк!

Кикрикүк!

 

 

Бик усал безнең ата каз

Нәҗип Мадъяров

Беләсезме, безнең казның

Бәбкәләре унике.

— Яхшы карасаң,— ди әни, —

Берсе булыр синеке.

 

Әмма ата каз килешми

Әнинең сүзе белән.

Кырын-кырын карый миңа

Гел усал күзе белән.

 

Беркөн шулай үз бәбкәмне

Булдым тотып карарга.

Тик ата каз канат җәеп

Килде мине таларга.

 

Ул усалның чукуыннан

Көчкә качып котылдым.

Ә ата каз ана казга

Мактанырга тотынды.

 

— Күрдеңме, теге малайны

Җибәрдем бит кыйнап, — ди.

Ана каз да аны хуплап:

— Кыйгак, кыйгак, кыйгак, — ди.

 

Аның усал булуы да

Ярый, бер уйлаганда,

Бәбкәләрне тилгәннәрдән

Саклый мин булмаганда.

 

Каз бәбкәләре

Роберт Миңнуллин

Барыбызга да елмаеп

Карауга яз кояшы,

Каз бәбкәсе белән тулды

Олы бер каз оясы!

 

Көз җитүгә бәбкә белән

Бер ишегалды тулган —

Бер оя каз бәбкәләре

Бер ишегалды булган!

 

Чебиләр

Мәхмүт Хөсәен

Өй алдында чебиләр:

— Чип-чип-чип! — дип йөриләр.

Кечкенә канатлары,

Муеннары сап-сары.

Күпереп тора йоннары,

Ул — ал арның туннары.

Мин җим сипсәм, бииләр.

— Акыллы бит син, Дилбәр,

Сип, сип, сип, сип күп! — диләр.

Үзләре гел чүплиләр.

Җәйләр менә үтәрләр,

Чебиләр дәү үсәрләр.

Шатланырлар, биерләр:

— Без тавык! — дип йөрерләр.

Шулвакыт инде минем

Әни биргән кәрзинем

Йомырка белән тулыр...

Тулырмы? Тулыр!

Яшь әтәчем дә булыр.

Булырмы? Бу-лыр!

— Кикрикүк, — дип,— кикрикүк! —

Мине уятыр иртүк.

— Кикрикүк!

Мин утырам чирәмдә.

Чебиләрем тирәмдә:

— Чип-чип-чип! — дип йөриләр,

Талпынышып бииләр.

 

Чебиләр

Әнәс Кари

Акыллы кыз Гөлфия

Чебиләрне бик сөя:

Әнисе эштә чагында,

Ул аларга җим сибә.

 

Эндәштеме: «Чеп-чеп!»—дип,

«Ачыктык шул бик-бик!» — дип,

Тирәсенә чебиләр

Җыелыша : «Чик-чик!»—дип.

 

Их, чебиләр, чебиләр,

Һич тынычлык бирмиләр:

Гөлфиянең кул астында

Черелдәшеп йөриләр.

 

Ул ал арны аралап,

Җи м өләшә чамалап,

Ә чебиләрнең анасы

Читтә йөри сагалап.

 

«Киттек әйдә, туйдык»,—дип,

Дәшә тавык барсына.

Гөлфия карап кала

Тимәсен дип карчыга.

 

БАЛАЛАР ТОРМЫШЫ

 

Аш вакыты

Бари Рәхмәт

Тәлинкә, кашыклар,

Чәнечке, пычаклар

Тарата дежурный —

Аш урыны хәзерли.

Бик ипләп йөртә ул,

Ватмыйча кертә ул,

Эштә бик оста ул,

Чиста ул, пөхтә ул.

Тәлинкә, кашыкны ң

Битләрен сөртә ул.

Тәртипне беләбез:

Кул юып керәбез.

Әйбәтләп кенә без

Ашыйбыз, эчәбез,

Бер сүз дә дәшмибез,

Түкмибез, чәчмибез.

«Апа, бик рәхмәт»,— дип

Урыннан торабыз,

Авызны чайкыйбыз,

Кулларны юабыз,

Ә урындыкларны

Урынына куябыз.

 

Кызыклы Шәкерт

Габдулла Тукай

Әйдәле, Акбай! өйрән син, арт аягың белән тор;

Аума, аума! туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!

 

— Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;

Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә.

 

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;

Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә .

 

— Ах, юләр маэмай! тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул:

Картаеп каткач буыннар — эш белү уңайсыз ул!

 

Әтием белән бергә

Әминә Бикчәнтәева

Әтием белән икәү

Без гел бергә йөрибез,

Бергә утын кисәбез,

Бергә карлар көрибез.

 

Язлар җиткәч, балыкка

Таң аткач ук барабыз,

Тота алмасак, әнигә дип

Сатып кына алабыз.

 

Әгәр барсак урманга,

Бергә җырлап алабыз,

Яшеренгән гөмбәне

Икәү эзләп табабыз.

 

Бергә ишкә к ишәбез,

Бергә кәрзин үрәбез.

Би к күңелле яшибез

Менә шуңа күрә без.

 

Зур үстем

Ямаш Игәнәй

Бәрәңге әрчибез шулай

Әби белән икебез.

Мин — берне,

Әби — икене.

Кичә генә әби миңа:

«Син кечкенә әле»,— диде.

Бүген кызык,

Әби: «Кызым,

Инде зур үскәнсең»,— диде.

Бәрәңгене әрчибез ич,

Әби — берне,

Мин — икене.

 

Урамд а ничек йөрергә ?

(Светофор уены)

Хәләф Гарданов

 

Урамда шау-шу,

Бик җанлы урам.

Анда кешеләр,

Машина тулган.

Үтә МАЗлар да,

Зур КамАЗлар да.

Жигулилар да

Йөри урамда.

Мотоцикллар

Выж да выж чаба.

Велосипедлар

Кош кебек оча.

Урамда йөрү

Күңелле бигрәк!

Урамда йөри

Белергә кирәк!

Хоккей уйнарга

Чыкма урамга.

Туп тибәргә дә

Ярамый анда.

Як-якка кара,

Нәрсә барын күр.

Машиналарга,

Атларга юл бир!

Ут чыккан кебек

Ашыгып чапма.

Бераз туктап тор

Урам чатында.

Светофор булса

Урам чатында,

Игътибар белән

Син аңа кара!

Сары ут әйтә:

— Игътибарлы бул

Урамда әле

Ачык түгел юл!

Янса кызыл ут,

Тукта шунда ук,

Алга барырга,

Димәк, һич юл юк!

Яшел ут янды —

Сиңа юл ачык:

Ашыкмы й гына

Урам аша чык!

Бергә булса да,

Ялгыз булса да,

Урамда дөрес

Йөрсен һәр бала!

 

Курчагыма кофта бәйлим

Ямаш Игәнәй

Йон җеп, бишинә алам,

Элмәк ясыйм бер, чалам

Уң якта н һәм сул яктан .

Күзәнәк чалган саен,

Һәрберсен санап барам.

Һәм кабатлыйм аннары,

Шуларны ук, яңадан...

И тырышып өйрәнәм,

Тиз-тиз генә бәйләргә.

Курчагыма бик матур

Кофта кирәк бәйрәмгә!

 

Миннән дә зур үсәрсез

Зәкия Туфайлова

 

Кишер суы күп эчтем,

Шуңа быел бик үстем.

Кайсын кырып ашадым,

Кайсын тешләп ашадым.

Ялкауланып тормадым,

Үзем эшләп ашадым.

Сез дә кишер кырыгыз,

Баллы суын эчәрсез.

Күрегез дә торыгыз,

Миннән дә зур үсәрсез.

 

Ялт иттерде бүлмәне.

Флера Тарханова

Ләгәнгә җылы су алып,

Чүпрәк алып кулына,

Диана өй җыештыра —

Ярдәмләшеп тор гына.

 

Башта дымлы чүпрәк белән

Сөртеп чыкты тузанны.

Аннары келәм чистартты,

Кәнәфи дә кузгалды.

 

Өстәл астына да керде

Җитез генә үрмәләп,

Ә идәнне иң соңыннан

Юып чыктык бергәләп.

 

Тырышып эшли Диана,

Әнисеннән күрмәле:

Коймак өлгергән арада

Ялт иттерде бүлмәне.

Кунаклар

Шәүкәт Галиев

Без әзерлибез табын,

Китереп бөтен ягын:

Уртага куйдык чәчәк,

Чәчәк янына — чәкчәк.

 

Бавырсак һәм кош теле.

Ризыклар төрле-төрле:

Сумса, бәлеш, өчпочмак,

Гөбәдия һәм коймак.

 

Һәркемгә чыгар өлеш:

Ба р кыстыбый һәм бәлеш!

— Җитешегез, кунаклар,

Кыстатмагыз, кунаклар!

Өйгә кайтып китәргә

Ашыкмагыз, кунаклар!

 

Шакир белән Гали

Муса Җәлил

Шакир белән Гали кырдан

Кайтып киләләр иде.

Шакир эчтән бер уй уйлап

Ашыгып алга йөгерде.

 

Ул чыкты да басмадан,

Такталарны тарттырып:

— Гали баскач, егылсын,— дип

Куйды чак-чак ләктереп.

 

Бик аз гына киткән иде,

Очрады бер эт аңа.

Куркып кинәт кычкырды да

Чапты кире басмага.

 

Куркуыннан онытып,

Басмага килеп керде.

Басма китте ычкынып,

Шакир елгага чумды.

 

 

Нәзирә-Гөлнәзирә

Галимҗан Латыйп

Зурлар әйтә: Гөлнәзирә,

Үз ишләре — Нәзирә.

Ике исем дә бик якын

Әти белән әнигә.

 

Гөлнәзирә бик зур үскән,

Ул хәзер эшкә ярый,

Эт-кош тия күрмәсен дип,

Каз бәбкәләрен карый.

 

Икмәкне дә ул аларга

Гел чәйнәп кенә сала.

Ә бәбкәләр: «Пи-пи-пип»,— дип,

Рәхмәт әйтәләр аңа.

 

Әниләре читләп кенә

Башын кыйшайтып карый.

Әйтә кебек Нәзирәгә:

«Бу эшең әйбәт, ярый».

 

Ул ал арны кыстый-кыстый:

— Ашагыз, — ди, — җаннарым!

Су буена алып төшеп

Йөздерермен аннары.

 

Бәбкәләргә җитә кала:

— Пи-пи-пип тә,

Пи-пи-пип,

Гөлнәзирә апакаем,

Яратабыз сине бик!

Файдалы җиләк

Шәүкәт Галиев

Әнкәй әйтә: — Җәй көне,— ди, —

Җиләк ашарга кирәк .

Елмаеп кына торырсың —

Бик файдалы ул җиләк!

 

Бер стакан җилә к алды

Бүген баргач базардан.

Файдалырак булыр иде,

Нигә инде аз алган...

 

Трамвайда ашап кайтам,

Бөтен кеше кызыга.

Мөлдерәп утыра әнә

Бер апаның кызы да.

 

Беләм инде, күрәм инде,

Авыз сулары килгән.

Ымсынып калмасын диеп,

Аңа да бераз бирәм.

 

Кыстаттырып торган булды,

Үзе барыбер алды.

Җиләкне кабу белән үк

Шундый матур елмайды.

 

— Тәмле! Тәмле! — дия-дия

Бик тиз чүпләп бетердек.

Стакан төбе күренгәч,

Бергәләшеп без көлдек.

 

Әнкәй бигрәк дөрес әйткән,

Җиләк ашарга кирәк —

Бөтен кешене елмайтты,

Файдалы икән җиләк!

 

Өлкән группага күчкәч

Мәрзия Фәйзуллина

Ятканда әйттем әнигә:

— Мине иртәрәк уят!

Өлкән группага күчкәч,

Соңга калуы оят.

 

Әләкләргә ярамый!

Клара Булатова

— Син үзең дә тәртипсез,

Песиең дә тәртипсез.

(Тапкан әни әйтер сүз!)

Туздыргансыз өйне,— ди, —

Аударгансыз гөлне,— ди, —

Монда ята чүлмәк,— ди, —

Тегендә ауный күлмәк, — ди. —

Азынасыз бигрәк,— ди. —

Аерырга кирәк, — ди.

Бүлмә үзе тузгандыр,

Без гел аны күрмәдек,

Чүлмәк үзе аугандыр,

Без аңа да тимәдек.

Һич тәртипсез түгел без,

Без бит бары уйныйбыз,

Песи наян, мин шаян,

Шуңа өйгә сыймыйбыз.

Песи чапты, мин кудым,

Алны-артны карамый.

Кайсыбыз гөл аударганны

Ул да әйтми, мин дә әйтмим,

Әләкләргә ярамый!

 

Төзәтәм

Нурия Измайлова

Төзәтергә яратам мин,

Төзәтәм дә төзәтәм.

Яңартам уенчыкларны,

Үзгәртәм дә үзгәртәм.

Тәгәрмәчләр алыштырам,

Алыштырам кузовлар.

Уенчыкны төзәтмәсәң,

Уйнап нинди кызы к бар!

Борып куям, кагып куям,

Беләм бөтен җирләрен.

Үзем хуҗа, беләм ничек

Төзәтергә кирәген.

«Ватасың гына бит!»—диләр,

Ватмагачтын бернине,

Ничек итеп төзәтәсең

Ватылмаган әйберне?

 

Оялдык

Резеда Вәлиева

Ачыгып уеннан кердек,

Өстәлдә ипи күрдек.

Бөтене белән алып,

Тәрәз төбенә салып,

Әй тотындык ашарга.

Төрле яклап өзәбез,

Чеметәбез, изәбез,

Ә үзебез, кызык табып,

Чырык-чырык көләбез.

Шунда кинәт бүлмәгә

Әбием килеп керде.

Әллә ничек моң гына

Ипи янына килде.

— Ач бүреләр шикелле

Ташлангансыз өстенә

Ипекәйне, балалар,

Күр, ничек рәнҗеткәнсез,

Ничек мыскыл иткәнсез,

Бәгырьсез үк икәнсез... —

Диде дә, шелтә белән,

Ипине, ипләп кенә,

Ак ашъяулыкка салды,

Валчыгын чүпләп алды:

— Ипи дигәч ни калды...

Кыен булды безгә бик,

— Әбекәй,— дип,— гафу ит, —

Чүт кенә әйтә алдык,

Шундый да нык оялдык...

 

Сәгать

Муса Җәлил

Сәгать суга: «Даң, даң!..»

Хәбәр бирә таңнан:

Бакчага барырга

Унбиш минут калган.

 

Сикереп торды Марат,

Күрә — эшләр харап.

Тагын соңга калган

Шул йокыга карап.

 

Сәгать йөри: «Келт-келт!..

Тиз бакчага кит, кит!..»

Марат аңа дәшә:

— Тукта, мине көт, көт!..

 

Сәгать җырлый: «Диң, диң!..

Мин бит туктый белмим.

Моннан ары, зиң, зиң!

Миңа карап йөр син!..»

 

Ике дустым

Мәрзия Фәйзуллина

Булыша бу ике дустым

Рәсемнәр ясаганда,

Өстәл артына утырып

Эчкәндә, ашаганда.

 

Ял көнендә курчакларның

Күлмәкләрен уганда,

Ике таякк а таянып,

Карда чаңгы шуганда,

 

Тәрәзә төпләрендәге

Гөлләргә су сипкәндә,

Әни белән, кич утырып,

Матур чигү чиккәндә.

 

Кемнәр соң һәрвакыт миңа

Булышалар бар эштә?

Ике дустым — ике кулым

Ярдәм итә һәр төштә.

 

 

Курчакларны сыйладык

Зәкия Туфайлова

Безнең чишмә ярында

Табып була барын да,

Би к үзле балчык таптык,

Кабартып камыр бастык.

Күмәч ясап куйгач та,

Йөзе килде кояшта,

Төрлесеннән пешердек,

Пешердек тә төшердек.

Әй кызы к та уйнадык,

Без курчаклар сыйладык.

 

Мактанчык Ильяс

Әнәс Кари

Ильяс беркөн мактана:

«Кулъяулыгым ефәк, — ди,—

Күрсәтермен сезгә дә,

Андый яулык сирәк», — ди.

 

Тыңлап торган иптәше,

Түзмичә бу сүзенә,

Якын килеп, Ильясның

Туры әйтте йөзенә:

 

«Кулъяулыгым бар, дисең,

Ник кесәңдә йөртмисең?

Борын астың юпь-юеш,

Нигә шуны сөртмисең?»

 

Түкми-чәчми

Шәүкәт Галиев

— Әни, әни, Расих минем

Тасмаларымнан тартты...

— Әни, әни, Бану миңа

Бер йомарлам кар атты...

— Әни, әни, Бәхетгәрәй

Кергәндә аяк чалды...

— Әни, әни, Исламия

Мине үчекләп калды...

— Әни, әни, Кәүсәрия

Биткә бәрмәкче иде...

— Әни, әни, иптәшләрем

Миңа «әләкче» диде...

 

Сикергеч

Равил Фәйзуллин

Кулымда — сикергеч!

Кулымда — сикергеч!

Миңа юл бирегез!

Һавада алкалар

Ясыйм бит, күрегез!

Сикергеч ялгыш та

Чалынмы й аякка

Үзендә уйната,

Шуңа аны яратам.

 

Банан тәмле буламы?

Әхмәт Рәшит

Яратканы Искәндәрнең —

Карбыз, компот һәм... банан...

Шундый тәмле-томлы гына

Ашамакчы ул һаман.

 

Ярый инде — компотлар күп,

Карбызын да табарсың,

Әмма гел генә, банан, дип

Кая чыгып чабарсың?!

 

Кыяр, кишер, кәбестәләр

Тулып ятса да монда,

Банан кибетләре фәкать

Бананстанда гына.

 

Ә анда — Бананстанда,

Малайлар үсмиләр, ди,

Бөтенесе кәрләләр, ди —

Лилипут төслеләр, ди.

 

Алар ит, икмәк, бәрәңге

Гомер буе күрми, ди,

Банан, бик тәмле булса да,

Тамакны туйдырмый, ди.

 

Банан үстергән әтиләр

Бары газап чигә, ди —

Өйдә малае ач булгач,

Банан нигә, ди...

 

Сөйләдем дә Искәндәргә

Шундый-шундый хәлләрне,

Ул андагы үсми калган

Малайларны жәлләде.

 

Банандамыни соң хикмәт:

Бөтен хикмәт — икмәктә!

Таза малай булыйм, дисәң,

Аш та аша, икмәк тә...

 

Теләсәң эш табыла

Мәрзия Фәйзуллина

Иртә торгач, гөлләремә

Сулар сибәм һәр көнне.

Аның матур чәчәкләре

Сокландыра һәркемне.

 

Курчаклар чиста булсын дип,

Аларның керен уам.

Ашап-эчкәч, һәрвакытта

Чынаягымны юам.

 

Оста кулларга һәрвакыт

Теләсәң эш табыла.

Эш эшләгәч тәмле була

Аш та, чәй дә табында.

 

 

Дусларың гына булсын

Рөстәм Мингалим

Егылсаң торып була,

Торсаң йөгереп була,

Йөгерсәң җитеп була —

Дусларың гына булсын!

 

Сөйләшеп, уйнап була,

Күп нәрсә белеп була,

Шаярып-көлеп була —

Дусларың гына булсын!

 

 

Куыш уйнаганда

Әминә Бикчәнтәева

Әй чабабыз, чабабыз,

Якын гына арабыз.

Абый әйтә: «Тотам,— ди, —

Бер кабам да йотам,— ди. —

Хи-хи-хи, ха-ха-ха!

Бер кабам да йотам»,— ди!

 

Чатыр-чытыр, чытырман,

— Юк, — мин әйтәм, — тоттырмам!

— Ә мин бирмәм сүземне,

Менә тоттым үзеңне!

Хи-хи-хи, ха-ха-ха!

Менә тоттым үзеңне!

 

Әй чабабыз, чабабыз,

Бер дә уйнап армабыз!

Очып кына икәү бергә,

Айны менеп карарбыз!

Хи-хи-хи, ха-ха-ха!

Айны менеп карарбыз!

 

 

Кадерлә син китапны

Хәсән Шабанов

Китап — киңәшчең синең,

Дустың, ярдәмчең синең,

Ул хөрмәткә бик хаклы —

Кадерлә син китапны.

 

Почмакларын бөкләмә,

Битләрен дә ертма син,

Керле кул белән аны

Беркайчан да тотма син.

 

Ул яратмый пычракны —

Керне, тузанны, тапны,

Саф, керсез күңлең белән

Бик чиста тот китапны.

 

Көн дә укы син аны:

Китап — якы н дустың ул,

Синең сорауларыңа

Җавап биреп торсын ул!

 

Тополь

Әзһәр Габиды

Җәй дә үтәр, көз дә җитәр,

Туңар ул чак курчагым.

Салкын килгәч ябынырга

Сырып куйыйм юрганын.

 

Мамыкка ник аптырарга?

Җыям ишегалдыннан,

Ап-ак булып җи р өстенә

Яуган бит ул топольдән.

 

Бөдрә чуклы яшел тополь

Кыш киләсен белгәнме?

Әллә курчагыма юрган

Сырасымны сизгәнме?

 

Бармаклар

Мәхмүт Газизов

Бармакларымны саныйм,

Берәмләп бүлеп карыйм:

Баш бармак. Бер. Әткәйгә.

Әткәй — өйдә баш кеше.

Имән бармак. Монысы —

Әнкәемнең өлеше.

Бер — булды, ике булды,

Урта бармак — өченче.

Бусы инде, билгеле,

Әбиемә тиешле.

«Әбкәем» дип, кадерләп,

Эндәшәбез без аңа,

Йомшак урын әзерләп

Утыртабыз уртага.

Дүрткә —

Абый чиратта,

Аңа — атсыз бармагым.

Ай, үзем иң азакта

Чәнти булып калганмын.

Чәнти-чәнти-чәнтекәй,

Ул да, мин дә бәләкәй!..

Бишебезгә биш тиде, —

Һәркемгә өлеш тиде.