Гороскоп

Печать
(11 votes, average 3.82 out of 5)
Безнең йолдызнамәбез дөп-дөрес һәм төп-төгәл. Барлык фаразлар да иң заманча һәм үтә төгәл приборларда татар асторогларының соңгы методикалары нигезендә төзелде. Ышанасызмы-юкмы, мөһим түгел, безнең фаразларыбыз һәрвакыт чынга аша!

Кучкар
Бу атна кучкарлар өчен бик файдалы һәм нәтиҗәле үтәчәк. Әлбәттә, теләсә кайда язылган һәрбер сүзгә бөтен күңелләре белән ышансалар.

Үгезбозау
Хәләл җефетегезгә карата ихтирамлы булсагыз, нәтиҗәсе озак көттермәс. Хәләл җефетегез юк икән, димәк, санчелтәрләрдән аерылып, мониторны гипнозлаудан туктарга вакыт.

Игезәкләр
Йоклар алдыннан планнаштырып куйган бар эшләрегезне дә икенче көнне башкарып чыга алсагыз, көнегез бушка узмас.

Кысла
Эзләп тә бик авыр табыла, аена өч кеше дә көчкә генә кереп чыга торган сайтлардан йолдызнамәләр укырлык булганчы интернетта утыргач, кешеләр белән аралашу әйтеп бетергесез күңел рәхәтлеге бирер.

Арыслан
Йолдызнамәләрне диккать белән карыйсыз икән, үз йолдызыгызны акларга вакыт җитте. Онытмаган булсагыз, сез тычкан түгел, ә Арыслан йолдызлыгы астында тугансыз.

Кыз
Бу йолдыз астында туган кешеләрне киләсе атнада зур сынау көтә. Ир-атларга «кыз» түгеллекләрен, ә кызларга «кыз» икәнлекләрен исбатларга туры киләчәк.

Үлчәү
Үлчәүләр өчен киләсе атна бик уңышлы булачак. Тиз генә тырышып биш көн эшләгәч, рәхәтәләнеп ике көн буе туйганчы ял итәчәкләр.

Чаян
Чаяннар! Киләчәк көнне елмаеп каршы алыгыз! Өметсезлекә бирелмәгез! Боерык сүзләргә ышансагыз, гомерегез бик тиз җайланып китәчәк.

Укчы
Теләгән хыялларыгызны тормышка ашырыр өчен иң әйбәт вакыт. Икеләнүегезне өч тиенлек фаразлар укып кына бетерә алмассыз. Курыкмыйча тотынсагыз, нәтиҗәсе үзегезне шаккаттырыр.

Кәҗәмөгез
Тир түгеп эшләгәннән соң бераз ял итеп алырга кирәк икәнлген онытмагыз. Бераз ял итеп алгач, кире эшкә тотынырга кирәклеген дә истән чыгармагыз.

Сукояр
Клиәсе кннөең нднии блусаы икнәе хталаы сзүлрәәдн мнатйык элзгәәднә тгүел, ә бгүнеге кнөдә ниәлр элшәәгнгеездә аычлкнаа.

Балыклар
Балыклар тормышта су кебек йөзгәннәренә бер кәлимә сүз әйтмәү түгел, ә бертуктаусыз койрык селкетү сәбәп булып торганына янә бер дәлил табачаклар.