Про Китай

Печать
(7 votes, average 4.00 out of 5)

Кытайның төп стратегиясен күп кеше аңлап бетерми: нигә ул товарларын АКШта сата һәм триллионлаган долларлар аңа нигә кирәк? Дөресен генә әйткәндә Кытайның эчке базары аны АКШтан 2-3 тапкыр куәтлерәк итәргә сәләтле. Моның өчен бер генә нәрсә - массакүләм хәерчелек, ягъни халыкның товарларны сатып ала алмау - комачаулый.

Нишләргә? Бик гади - күпчелеген яхшы, югары түләүле эш белән тәэмин итәргә кирәк. 10 мең долларлы 600 млн кеше - һәм 6 триллионлык кулланучылар базары әзер. Моннан соң АКШ Кытай өчен кечкенә авыл базарына әйләнәчәк. Моңа ничек ирешергә? Шулхәтле кешене эш белән тәэмин итү өчен тиешле күләмдә төрле кирәкле көнкүреш яраклары - кием-салым, ашау-эчу, машина - җитештерүче завод-фабрикалар төзергә кирәк. Ләкин әлегә, эчке базар кечкенә чагында бу хәтле товарны кая куярга? Дөрес - АКШка, бүгенге көннең иң зур базарына. Шушы стратегиясы аркасында Кытайның эчке базары 2000-2006 елларда 700 млрд доллардан 2 трлн долларга хәтле үсте. Өч тапкырга! Ә 2012 елда ул инде 5 трлн доллар булачак. Димәк, Кытайга АКШ безгә ничаклы кирәк, шулхәтле генә кирәк булачак. Ә безгә АКШ пычагыма да кирәк түгел. Долларларның бик күп җыелуы стратегиянең кимчелеге генә - һич тә кара көнгә тупланган акча түгел. Һәм триллион долларның кирәкмәгән йөк булып ятуы эчке базарны булдыру бәясе генә. Күңелсез, әмма ирешкән нәтиҗәләр белән чагыштырганда нибары чүп кенә.

 

Сүз уңаеннан, йогынты өлкәләре һәм дөнья финанс системасы турында. Дөнья икътисады белән тыгыз элемтәдә торган кешеләр Шанхай Композит индексының февраль ахырында ничек ишелүен хәтерлиләрдер[1]. Ул чагында барысы да бу ишелүне, һәм аның артыннан башланып киткән калган барлык дөнья базарларындагы ишелүләрне дә Кытай чиновникларының кирәгеннән артык спекуляцияләрне килбәтсез туктатмакчы булулары белән аңлатырга тырышканнар иде. Әмма бу болай түгел, дөресрәге, болай ук түгел дигән игътибарга лаеклы бер мәгълүмат бар. Бу мәгълүматка караганда, әлеге ишелү тест драйв – Кытайның дөнья базарларын һәм дөнья финанс системасын җимерү өчен үзенең мөмкинлекләрен сынау - булган. Алар бары тик үз көчләрендә кечкенә генә ялгышлык җибәргәннәр һәм ишелү бераз көчлерәк булып чыккан. Хәзер барчасы да Кытай беркайчан да долларны һәм дөнья (ә чынлыгында исә - Америка)  финанс системасын ишереп төшермәячәгенә ышандырмакчы булалар - имеш аңа триллион доллар АВРны[2] югалту кызганыч булачак. Бу - сафсата. Берничә елдан соң Кытай альтернатив финанс системасын тәкъдим итә алачак инде. Искәртеп кенә китәм, бүген дөньядагы иң  зур өч банк - кытай банклары. 2008 ел ахырына 5 иң зур банк Кытайныкы булачак. Әгәр дә Кытай юаньнең киң масштабта ревальвациясен ясап аны чын мәгънәсендә ИАВ[3] итә икән, иң куәтле һәм ышанычлы дөнья финанс системасы булып Кытай системасы калачак. Бу - Америка финанс системасын тар-мар китерү - триллион долларны юкка чыгаруны гына аклый.

 

Мәгълүмат өчен генә: барлык җиде төньяк һәм көнбатыш провинцияләрендә – Тибеттан башлап Йилинга кадәр – нибары 145 млн кытайлы яши, ә бу җирләр Кытайның 50% артык өлешен тәшкил итә. Аның каравы, 12% да ким көньяк һәм көнчыгыштагы диңгез буе җирләрендә 575 млн артык, ягъни яртысыннан күбрәк, халык яши. Шулай итеп, кытайлыларга җир кирәк була башлагач аларга ерак төньякка – Себер һәм Ерак Көнчыгышка – күчү бер дә кирәк булмаячак. Һәм Савва халык тыгызлыгының мондый бүленүен климат белән бәйләп бик дөрес эшли. Көньякта тропиклар, көнчыгышта субтропиклар, ә менә төньякта инде уртача да түгел, ә кытайлыларга бер дә ошамаган кискен континенталь климат. Андый климатта берничә ел эшләргә була, әмма күченергә бик аз кытайлы ризалаша. Нәкъ урыслар кебек: әйе, безнең анда торучылар бар, ләкин демогрфик бум нигәдер сизелми. Халык үзенә җиткәнчә эшли дә, шундук кайда да булса көньякка таба күченү ягын карый. Шулай итеп нәрсә-нәрсә, ә кытайлыларның Себергә һәм Ерак Көнчыгышка массакүләм күченүләреннән курыкмасаң да була. Үле килеш туган тема бу. Үзбәкләрнең Магаданга массакүләм күченүләре кебек.

 

Гомумән, бу – кайчан да булса булачак әйберләр түгел. Бу төп-төгәл 2020 елда булачак нәрсәләр. Бу Кытайның дәүләт кәгазьләрендә язылган. ККП ҮК уйлавы буенча, 2020 елдан башлап дөнья финансларын күзәтеп торучы ил булып Кытай торырга тиеш. Һәм моның өчен аларның бар мөмкинлекләре дә булачак – алар бүген үк дөньядагы барлык фонд биржаларын да 24 сәгать эчендә җимереп төшерә алалар. 23 ферваль көнне алар үз мөмкинлекләрен сынап карадылар. Дөрес, тәҗрибә һәм яше әзрәк булганга бераз гына ялгыштылар.

 

1. Кытай – ул бөтендөнья фабрикасы. Россия беркайчан да андый фабрика булмаячак һәм аңа, гомумән, моңа омтылырга кирәкми дә. Шуннан чыгып Кытайдагы индустриализациянең максатлары һәм юллары да башка төрле. Берничә елдан соң моның михнәтләрен күрәчәкләр әле алар.

2. Кытай һаман да әле аграр ил. Халыкның 60%тан артыгы авыл җирлегендә яши. Шулай итеп аларның индустриализациясе – җәмгыятьне социаль яңарту коралы, ә безнеке – икътисади  нәтиҗәлелекне арттыру.

3. Кытайда индустриализация бары тик 14 провинциядә генә бара, калганнары ничек артка калган булсалар, хәзер дә шулай.

 

Кытайның икътисади үсеш стратегиясен якынча дүрт этапка бүлергә була:

1. Технологик һәм икътисади яңарту

2. Индустриализация һәм сәүдә экспансиясе

3. Эчке базарны үстерү

4. Колониаль экспансия.

 

Беренче ике этап тулысынча тәмамланган, икенче этабы хәтта 2005 елда ук. Массакүләм технологияләр һәм инвестицияләр кертелгән, дистә меңләп конкуренциягә сәләтле продукция җитештерүче заводлар төзелгән, барлык тышкы базарлар да үзләштерелгән, куәтле финанс һәм банк системалары торгызылган, авыллардан шәһәрләргә 400 млн кеше күчертелгән, урта класс барлыкка килгән. 2020 нче елга кадәр хәзерге этапның төп бурычы итеп эчке базарны интенсив үстерү һәм тулысынча индустриализация һәм яңарту эшләрен тәмамлау тора. Кытай бүтән АКШ базарына бәйләнмәгән. Реаль ВВПда[4] АКШ белән  сәүдә алып бары күп дигәндә 2-3% кына алып тора. Шуңа күрә АКШ бөләчәкме, юкмы – Кытайга инде барыбер. Ким дигәндә барыбер. Ә күп дигәндә – кытай күзлегеннән караганда – АКШка ычкынырга вакыт.

 

Кытайлыларның эшлекле партнерлык турындагы төшенчәсе бик үзенчәлекле – ул көнчыгыштагы төшенчә белән гомумән туры килми, ләкин безнеке[5] белән бераз охшашлыгы бар. Америкалылар болай уйлый: уртак тема таптык, очрашулар үткәрдек, сөйләштек, берәр-берәр чынаяк кәһүә эчтек, 640 битлек килешү төзедек, кулларны кысыштык һәм без партнерлар. 640 битлек килешү шушы партнерлыкны саклап торачак та – «төгәлрәк исәпләшкән саен, дуслык ныгый». Ә кытайлылар өчен партнерлык ул озак вакытка сузылган шәхси ышаныч һәм хәтта күңел яту тарихы. Аларның мондый төр бәйләнешләргә карата махсус төшенчәсе дә бар – әйтелешен генә онытып җибәргәнмен. Әгәр дә син бер-ике-өч ел даими аралашу эчендә кытайлы белән шундый үзара аңлашуга ирешә аласың икән, килешүләреңне сүздә генә терки аласың – барысы да гадел һәм намус белән үтәләчәк. Россиядә дә шуңа охшаган күренеш бар:  берәр кешене «үзеңнекеләр» арасына керткәнсең икән, килешү шартлары тәмәке кабына язылган булса да, аны алдамаячаксың. Америка һәм Европа халкы моны аңлап бетерми. Руслар әлеге килешүләр белән чутлашсалар да, үзләрен 6000 еллык мәдәният варислары дип чутлаучы кытайлылар өчен бу килешүне «килештереп» америкалыны кәкре каенга сөяп китү – иң төп бурыч[6]. Балачак кәгазьләрең белән миннән читләшмә дип әйтә ул. Мин сезнең барлык юристларыгызга караганда да акыллырак һәм хәйләкәррәк. Минем белән эш итәсең килә икән - ышанычымны һәм хәрмәтемне яула. Менә шулай. Шушы нәрсәдән америкалылар Кытайда асылына да инде. Аларга берничек тә барып җитә алмый: эшләргә кирәк бит - ничек инде вакытны үзара ышанычлы бәйләнешләр төзүгә исраф итеп була? Гомумән, бизнеста нинди үзара бәйләнешләр булсын? Бу бин нонсенс – АКШның барлык мәдәниятенә каршы килә.

 

Кытайның барлык казанышларын искә алганда, реаль ВВП АКШныкы белән чагыштырганда ике тапкыр караганда күбрәк булса да, бүгенге көндә әле ул чын мәгънәсендә супердәүләт булып тормый. Ул дәрәҗәне алыр өчен аңа ким дигәндә 10 ел буе үсәргә кирәк. Сүз уңаеннан, Россиягә дә шулай ук. Менә шушы 10 ел вакыт АКШка төрле мөмкинлекләр өчен урын бирә дә инде.

 

Текст төрле вакытта язылган язмалардан тора. Соңгысы - 20.12.2008.

Текст чыганагы: Авантюрист, Глобаль авантюра

Тәрҗемә чыганагы: Про Китай, Редактор: Фыва

Тәрҗемә: Таәбаш. Кыскартып алынды. 09.09.2009.

 



[1] Сүз 2008 елның февраль ахырында булган Кытай биржаларындагы ишелү турында бара - тәрҗ. иск.

[2] АВР - алтын һәм валюта резервлары

[3] ИАВ - ирекле алмаштырыла торган валюта

[4] ВВП - (рус. валовый внутренний продукт) гомуми эчке продукт.

[5] Тәрҗемә урыс теленнән башкарылган, шуңа күрә «без» - руслар мәгънәсендә кулланыла. Татарлар калган көнчыгыш илләре мәдәниятына, рухына тагын да якынрак торалар, шуңа күрә БЕЗНЕҢ өчен бу гадәти күренеш. Икеләнсәгез, Хуҗа Насретдин турында мәзәкләрне укыгыз.

[6] Ышанмасагыз, Кытай Алибабасы Америка Yahoo! компаниясен ничек «элгәнен» укып карагыз.