Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

Комплекс национальной инвалидности

E-mail Печать PDF
(0 votes, average 0 out of 5)

Ак шоколадка манылган дуңгыз мае алып кайтырга дип кичә Украинага җибәрелгән сәркатибем ноутбук сумкасына бер кочак украинча гәҗит-журнал тутырып кайтып керде. Ул алып кайткан экзотик сыйны шул гәҗитләр өстенә җәеп салдым да (соңгы йөз ел эчендә тәмам мигә сеңгән гадәт буенча) мәкалә исемнәрен күз йөгертеп чыктым. Баксаң ки, үткән гасырның утызынчы еллар ачлыгы урыс большевикларының Украина халкына каршы уйлап чыгарылган геноциды булган икән.

Мин канәгатьләнеп тамак кырып алдым. Шулай дип уйлаган идем шул. Кешелектән ачы итеп көлү максатыннан сиздермичә мыскыллап ятучы Галәм цивилизацияләре кешеләрне милләтләп үк юкка чыгару ысулын уйлап тапканнар. Мутацияләнгән затлар аша халык аңына үз-үзенең гариплелеге турында фикер сеңдерелә дә, халык бетә.

Минем терапевтик практикамда бик кызыклы бер очрак булган иде. Сеанска 28-30 яшьләрдәге таза гына гәүдәле, сау-сәламәт бер туташ керде. Чирек сәгать вакыт үткәч менә нәрсә ачыкланды: ул үзен ата-анасының педофилия корбаны итеп танытмакчы икән. Аның сүзләренә караганда, мәрхүм әтисе аны җәберләгән дип фараз кылу өчен барлык сәбәпләр дә бар. «Миңа моны киредән эшкәртергә, ачыкларга, камаланган травматик хисләрне уятырга һәм үзләштерергә кирәк, – дип ышандырмакчы булды ул мине. – Шул очракта гына мин эчке конфликттан арыначакмын һәм кешеләр белән яхшы мөнәсбәттә була алачакмын. Хәзер исә кешеләр ачуымны чыгаралар, мин сәбәпсездән акыра башлыйм, мөнәсәбәтләрне өзәм. Аңлыйсызмы, әтиемә карата тыелган курку аркасында мин бер ир-ат белән дә бәйләнешкә керә алмыйм! Шуның аркасында гына мин һәрвакыт талашуларга дучармын... Сез бит табиб, сез мине аңларга тиеш».

– Әгәр дә әтиегез сезне кечкенә чагыгызда кыскалаганны белсәгез, сез нәрсә, шундук мәрхәмәтлеләнә башлаячаксыз мени? – дип гаҗәпләндем мин.

Минем терапевтик концепциям гади: әгәр дә сезне кайчандыр бервакыт эт тешләгән дип уйлыйсыз икән, хөҗүм картинасын барлык нечкәлекләре белән май буяулары ярдәмендә киндергә төшереп маташу бер дә аек акыл эше түгел. Сез бит үзегезнең хәзерге халәтегез белән эш итәсез, ә егерме ел элеккегесе белән түгел.

Яисә сез сабыр гына үз биеклекләрегезне яулар урынына акылдан язган хәзинә эзләүче һәм палеонтолог кушылмасына әверәчәксез. Казынулар җаныгызда барачак, ә андый җир нәрсәгә охшаганын аңлатып тору кирәкмәс. Анда барыбер кызыклы, я үзгәртеп була торган да нәрсә юк, ә бушка түккән вакыт шактый булачак.

Бу очракны милләт күзлегеннән карасак нәрсә күрәбез соң: соңгы 20 ел эчендә Калифорниядәге янгын тизлегендә Көньяк Европа буйлап «гарип милләт» вирусы тарала. Һәрбер халык: иң кечкенә, авыл милләтеннән башлап, иң зур, иң укымышлыларына кадәр – барысы да үзенә нинди дә булса бер «кичермибез-онытмыйбыз»ны, я балачак травмасын уйлап чыгара. Дистәләгән миллион халыклы милләтләр үзләрен «беркайчан онытылмаячак» операция вакытында каты яраланган корбаннар геноцид корбаннары дип игълан итәләр.

Мин инде сай акыллы шәһәр кешеләренең беркатлы аңнары белән: «Остазыбыз! Сез нәрсә, 1940нчы елда атып үтерелгән меңләгән кешеләргә төкереп бирәсез мени?» – дигән ачы тавышларын ишетәм инде. Җавап кайтарам: «Ә сез ул меңләгәннәр белән нәрсә, я әйтегезче, нәрсә эшләмәкче буласыз? МузТВ Сергей Зверевны мактап күккә чөйгән кебек, сез дә бу корбаннарны һаман саен даһиләштерәсез икән – сез бары тик илегезне гарип дип ышандырасыз гына. Һәм аңа берничек тә сау-сәламәт илгә караган кебек карап булмый дисез. Ә аңа карамыйлар да.

Мин гарип дип кычкырып йөргән кайсы милләт бәхетле була алды, әйтәләсезме? Прибалтлар белән поляклар хәзер көнбатыш Аурупа илләрендә идән юып, бәдрәфләр чистартып һәм очсызга гына авызларына алып йөриләр. Грузиннар утсыз һәм тирә-як җирләрсез утыралар. «Ә Израаааааиль?» – дип кычкырып җибәрерләр инде израиль машиналарында йөрүче, израиль киноларын яратып караучы, йөзләгән телләргә тәрҗемә ителгән израиль китапларын алучы һәм бу сүзләрне Израильнең операцион системасында укучы Израиль җанатарлары. Җирнең башка өлешләренә сибелгән яһүдиләр белән чагыштырганда израильлеләр бик отышсыз күренә. Космос фикеренчә, бу – гарипмилләт чире аркасында.

 

Ә гарип милләтләр көннәр-еллар буе психонаналитикка Тарих белән нинди катлаулы мөнәсәбәтләрдә булуына зарланып ятканда үзләрен гарипкә чыгарып куймаган илләр дөнья белән идарә итәләр.

 

Тәрҗемә: Тазбаш

Оригинал:  Авраам Болеслав Покой - О комплексе национальной инвалидности

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

Календарь

No events

В этот день родились:

No events

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Блог Статьи Комплекс национальной инвалидности