Вымирание через 200 лет? Не смешите меня!

Печать
(4 votes, average 3.75 out of 5)

Тел аны белгән соңгы кешенең үлеме белән юкка чыга. Дөресрәге, язма чыганаклары сакланса, үлә – тере телләр исемлегенннән үле теллләргә күчә. Үле телләр арасында һәрекмгә мәгълүм булган латин һәм санскрит телләре бар. Шулай ук беркемгә дә таныш булмаган норн, мэн телләре дә бар.

Юнеско мәгълүматларына караганда, дөньядагы 6 мең телнең яртысына киләсе йөз ел эчендә юкка чыгу куркынычы яный. Хәзер исә ике атнага бер тел юкка чыгып бара.

Татар теленә мондый куркыныч янамыймы?

Википедиягә ышанганда, татар теле сөйләшүчеләр саны буенча төзелгән исемлекнең 95 урынын ялауп алган һәм анда барлыгы 5 миллионнан артык кеше сөйләшә. Чагыштыру өчен башкорт телендә 1,5 миллион, чуваш телендә – 1,3 миллион, яки чит телләр арасыннан: финн телендә – 6 миллион, дания телендә – 6 миллион, норвегия телендә – 5 миллион сөйләшә. Димәк, тел иминлегенең күрсәткече дип ул телдә сөйләшүчеләр санын алсак, татар теле һичшиксез беренче йөзлеккә керәчәк.

Һәм моның өчен нибары тик үз балаларыңны үзеңнең туган телеңә өйрәтү җитә. Әгәр сиңа телең кирәкми икән, аның белән горурланмыйсың икән, токымың да туган телен онытыр. Үз мәхәббәтеңне балаларыңа, оныкларыңа җиткерә алгансың икән, эстафетаны алар дәвам итәчәк...

____________________________

Дәвамы:

Беренче язмамнан соң кызыксынып, Википедия мәгълүматлары белән генә чикләнмичә, төптәнрәк казырга булдым. Чыннан да, татар теленә юкка чыгу куркынычлыгы әлегә янамый.

Мәсәлән, менә бу мәгълүматка караганда, татар теле сөйләшүчеләр саны буенча 101нче урында тора.

ЮНЕСКО оешмасының 1999нчы елны үткәргән эзләнүләренә караганда, татар теле Аурупаның юкка чыгу куркынычы янамаган телләр исемлегенә (бу исемлектә 40 тел бар) кертелгән.

Татар теленең башка телләр белән чагыштырганда хәле ничегрәк икәнен чамалар өчен түбәндәге таблицадагы мәгълүмат белән танышыгыз:

Телләрнең туган телдә сөйләшүчеләр саны буенча тәртипләштерелгән исемлек

Бүленеш

Телләр саны

Сөйләшүчеләр саны

Абсолют

%

Кумулятив

Абсолют

%

Кумулятив

100 млн – 1 млрд

8

0,1%

0,1%

2 308 548 848

38,73721%

38,73721%

10 млн – 100 млн

77

1,1%

1,2%

2 346 900 757

39,38076%

78,11797%

1 млн – 10 млн

304

4,4%

5,6%

951 916 458

15,97306%

94,09103%

10 мең – 1 млн

895

13,0%

18,6%

283 116 716

4,75067%

98,84170%

1 мең – 10 мең

1 824

26,4%

45,0%

60 780 797

1,01990%

99,86160%

100 – 1 мең

2 014

29,2%

74,1%

7 773 810

0,13044%

99,99204%

1 – 100

1 038

15,0%

89,2%

461 250

0,00774%

99,99978%

10 – 100

339

4,9%

94,1%

12 560

0,00021%

99,99999%

1 – 10

133

1,9%

96,0%

521

0,00001%

100,00000%

Билгесез

277

4,0%

100,0%

 

 

 

Барлыгы

6 909

100,0%

5 959 511 717

100,0%

Якынча алганда, Җир йөзендәге 80% кеше нибары 80 телдә генә сөйләшә. Татар теле сөйләшүчеләр саны буенча бүленештә 3 группага: 1 миллионнан алып 10 миллионга кадәр сөйләшүчесе булган группага керә. Андый телләр тагын 303. Әле болардан кала тагын 6 мең ярым чамасы тел бар. Һәм аларның һәрберсенең дә хәле татар теленә караганда аянычрак. Шулай булгач, татар теленә юкка чыгу куркынычы яный дип зарлану килешмәс.

Тик юкка чыгуны бетү белән бутарга ярамый. Балаларның кимендә өчтән бере туган телен белмәсә, бу тел бөлгенлеккә төшә. Бу «өчтән бере»ннән ничек төшмәскә соң?

Иң беренче чиратта балаларны укый, карый һәм тыңлый торган чыганаклар белән тәэмин итәргә кирәк. Китаплар, мультфильмнар, җырлар, һ.б. Моның өчен ТНВдан бер программа алып бару гына җитми.  Һәрбер балалар бакчасын кимендә татарча җырлар, мультфильмнар, китаплар белән тулыландыру өчен күп кирәкми бит. Сүз яңаларын иҗат итү турында түгел, ә булганнары белән тәэмин итү. Әһәмияте бит түккән чыгымнарга карата чагыштырмасыз зур булачак.