Тазбаш

— шәп зат!

  • Full Screen
  • Wide Screen
  • Narrow Screen
  • Increase font size
  • Default font size
  • Decrease font size

Татарстану не нужен президент

E-mail Печать PDF
(0 votes, average 0 out of 5)

Әгәр дә Татарстан республикасы республика булып кала икән, элекке бер дәүләт башлыгы атамасы да отышлы булмаячак. Хан белән воевода – көлке, губернатор һәм председатель – «комильфо» түгел.

Тарихи мәгълүмат:

634 ел: Идел буе Болгары – Хазар каганаты составында.. Дәүләт башлыгы – Хан.

969 ел: Идел буе Болгары – суверен дәүләт. Дәүләт башлыгы – Хан.

1236 ел:  Болгар ханлыгы – Алтын Урда составына кертелә. Дәүләт башлыгы – Хан.

1438 ел: Казан ханлыгы – суверен дәүләт.  Дәүләт башлыгы – Хан.

1552 ел: Казан уезды – Россия составына кертелә. Һәм бүтән чыкмый. Дәүләт башлыгы – Воевода.

1708 ел: Казан губерниясе. Дәүләт башлыгы – Губернатор.

1920 ел: ТАССР. Дәүләт башлыгы – Председатель.

1990 ел: Татарстан республикасы. Дәүләт башлыгы – Президент.

 

Безнең туган җиребез – Татарстан республикасы. Аның башлангычы дип Идел буе Болгарын алсак, 1377 еллык тарихлы дәүләттә яшибез. Ничек яшибез соң? Суверенмы, бәйсезме, яки бәйсезлек турында сыкраныпмы?

Якынча гына чутлап карыйк әле:

Дәүләт – 381 ел бәйсез. 335 ел Хазар каганаты, 202 ел Алтын Урда һәм 459 ел Россия империя составында. Барлыгы канат астында – 996 ел.

Дәүләт башлыгы – 918 ел хан, 156 ел воевода, 212 ел губернатор, 70 ел председатель һәм 21 ел президент.

 

Татарстан Аурупа өлешенең кап уртасында урнашкан. Суверен дәүләт буларак безнең киләчәгебез юк – шундук кабып йотачаклар. Кызылсары революция Украина белән Кыргызстаннан Туниска хәтле очып барып җиткәнне Иделгә хәтле генә сикерә алмасмени?

Димәк, Татарстан Россиянең бер өлеше булып калачак. Әгәр дә Татарстан республикасы республика булып кала икән, элекке бер дәүләт башлыгы атамасы да отышлы булмаячак. Хан белән воевода – көлке, губернатор һәм председатель – «комильфо» түгел, президент – 2015 нче елга кадәр генә. Нишләргә – яңа атама уйлап табудан башка чара юк.

Ул нинди булырга тиеш соң? Миңа калса, ихтыярыгыз, дияр идем: үзебез сайлап куя алмаган башлыкның ничек аталуы барыбер түгелмени?

Күршеләргә күз салыйк: Россиядә Татарстаннан кала тагын егерме республика бар, ә аларның тәҗрибәсе бик тә кызыклы. 12 республикада президент атамасын алыштырга ашыкмыйлар яки җитешмәгәннәр әле. Тыва белән Хакасиядә президентлар юк та иде – анда республика башлыгы вазифаларын хөкүмәт рәисләре үти. Ә менә җиде республикада: Алтай, Калмык, Карелия, Коми, Мордва, Төньяк Осетия-Алания һәм Чечен республикаларында президент атамасын «Глава республики» дип алыштырганнар. Ягъни, татарчага тәрҗемә итсәк,.. Илбаш!

Шулай итеп, «теге түрәләрнең» арткы ягына тибәбез дигән сүз нибары җилгә каршы печ итү генә булып чыга. Хәер, татарга моны аңларга һәм юкка хафаланмаска өйрәнергә вакыт инде. Нәрсә генә әйтсәң дә, бәйсезлекне татып караган татарларның инде оныклары да исән түгел. Шуңа күрә, чебеннән фил ясауны туктатырга вакыт. Президент ни, Илбаш ни, хет Губернатор булсын – әһәмияте бары өч тиенлек. Рөстәм Нургалиевич бик дөрес әйткән, моны галимнәр хәл итәргә тиеш. Этләр өрешсеннәр, арба гына туктамасын.

Президент атамасын алуны бәйсезлекне кысуга, аны «илбаш»ка алыштыруны арткы ягына типтереп калу чарасы итеп кабул итүчеләр өчен: Олимпиадада кайсы дәүләт өчен җан атасыз? «Ак барс» белән «Рубин»да ничә татар бар? Тукай яшәгән Болгар кунакханәсен кем җимергән? Менә шул шул. Казанның төп урамында бер дистәгә якын «татар сувенирлары» кибете бар. Ә китаплар кибете берәү генә, анысы да җир астына барып посынган. Этләр өрешүгә караганда, арбаның кайда баруы күпкә мөһимрәк.

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

Календарь

No events

В этот день родились:

No events

Эзләү

Балачак - әниләр һәм бәбиләр сайты Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе
You are here: Блог Статьи Татарстану не нужен президент