Яшь әти-әни, исем алу һәм балага 1 яшь тулуга

Принтерга
(14 тавыш, уртача 2.93 )

Яшь әтине, әнине котлау

Бәхетле, тәүфыйклы итеп
Үстерегез нәнине.
Тәүфыйк булса, бәхет була,
Онытмагыз шул сүзне.

Итагатьле, нәзәкатьле,
Сәламәт булып үссен!
Йортыгызга шушы сабый
Чиксез бәхет китерсең.

1 яшь тулгач котлау

Безнең өчен кемнәр булыр
Синнән дә кадерлерәк?
Улым! Син бит безнең өчен
Көтеп алынган бүләк.

Сиңа карап туя алмый
Әткәең һәм әнкәең.
Язмышларың ап-ак булсын,
Иманлы бул, бәбкәем.

Исем алгач

Бүләкләрнең кечесе юк, диләр,
Була аның, бары, олысы.
Олы бүләк белән тәбриклибез
Кушып шуңа йөрәк җылысын.

Сиңа бирелгән шул олы бүләк
Олы бәхет кенә китерсен.
Хезмәттәшләреңнең сиңа булган
Олы ихтирамын җиткерсен.

Өч улыңа Ходай тәүфыйк бирсен,
Йөз аклыгы сиңа булсыннар.
Үз парларын табып, сезнең кебек,
Бердәм, тату гаилә корсыннар.

Тормыш сынаулары калды артта,
Авыр, урау юллар үттегез.
Тормыш чәчкәң— ак чәчәгең белән
Гел шатлыкта гомер итегез,
Үзең бүләк диеп, үзең бүләк диеп,
Чөкердәшеп кенә икегез.