Чыгарылыш кичәсе өчен

Принтерга
(44 тавыш, уртача 3.32 )

Тормышыбызны ямьләндереп, йортыбызга бәрәкәт өстәп, ап-ак биләүсәгә төреп, кош тоткандай сөенеп алып кайткан идек без сине шифаханәдән. Яңа гына, әле яңа гына иде ул көннәр.
Беренче елмаюың, беренче ясаган адымың, беренче әйткән сүзләрең... Истә, һәммәсе дә истә.
Балалар бакчасында ясап алып кайткан уенчыкларыңны да кадерле хатирә итеп саклыйбыз әле без.
Ә беренче укытучың ничек яратып каршы алды үзеңне. Хәер, аннан соңгыларын үзең дә бераз хәтерлисеңдер.
Гомерләр уза икән ул,
Уза да китә икән...

Кай арада үсеп киттең дә, кай арада егет булып җиттең?!
Тормыш мәшәкатьләре белән буталып, без аны сизми дә калганбыз.
Кадерле улым! Бүген син кулыңа өлгергәнлек аттестаты алдың. Тырышып укуың, хезмәт сөюең, намуслы, акыллы булуың, спортны яратуың мөгәллимәләрең тарафыннан югары бәяләнде.
Класс җитәкчеңә, барлык укытучыларыңа, тәрбиячеләреңә, техник хезмәткәрләргә, шушы мәктәпнең хуҗасына, аларның ышанычын аклаган өчен, зур рәхмәт синең үзеңә.
Без— әтиең, әниең бүген синең белән бергәләп, шушы мәктәп белән хушлашабыз. Оныкларыбыз булганга кадәр безнең, зур өметләр баглап, мәктәпкә озатыр, дулкынланып көтеп алыр кешем юк. Шулай, бу бары тик шулай.
Кадерле улыбыз! Сине мәктәпне уңышлы тәмамлавыгыз белән чын күңелдән тәбрик итәбез, югары уку йортына керү турындагы теләкләрең тормышка ашып, олылайган көннәребездә безнең терәгебез, ышанычлы ир, мәрхәмәтле ата булуыңны телибез.

Балакаем, илгә лаек кеше булып үс,
Мактаулардан син ирәймә, авырлыкка түз.

Кайда гына йөрсәң, торсаң да син,
Тик берсе дә туган җир булмый.
Аналардан ирләр тумый— малай туа,
Аларның да һәр туганы ир булмый.

Ирләр булып калу өчен
Тормыш бездән бик күп нәрсә таләп итә.
Сабыр итеп һәр мизгелләр сынау көтә—
Кыл өстеннән кемнәр үтә... Ничәү үтә?!

Күңелкәең һәрвакытта чиста, пакь булсын.
Балакаем, намускаең сөттән ак булсын.

Явызлыкның, алдашуның оеткысы
Ул ак сөтне тапламасын, керсез, саф калсын.

Шуны бел син: зур бәхеткә
Озын, тайгак юллар китерер.
Син бит— минем төзеп китәр,
Матур киләчәккә илтер,
Алтын күперем. Алтын күперем.