Балалар бакчасы тәрбиячесенә (яшьлек-матурлык)

Принтерга
(13 тавыш, уртача 3.31 )

Бала өчен тәрбияче әти-әни, яшәгән өй шикелле якын булганда гына бала теләп бакчага бара. Ә ата-ана өчен кечкенә сабыйның үзе киенеп- җыенып бакчага баруы һәм бер мәшәкатьсез калуы --зур куаныч, озын көнгә яхшы кәеф. Ул гына да түгел, сезнең яшьлек-матурлык, үз-үзегезне гел шулай гүзәл йөртүегез дә безне куандыра. Чөнки сабыйлар сездәге ямьне, гүзәллекне күреп үсәләр, шуңа ияләшәләр, үзләренә шундый таләп куялар, матурлыкка омтылалар.  Җитмәсә,  […] шулай дип әйтте, моны болай итәргә ярамый, менә шулай дөрес була, дип һәрвакыт нидидер уңай “яңалыклар”ның өйгә кайтып торуы да сезнең осталыкны, хезмәтегезне югары дәрәҗәдә башкарылуын дәлилли. Без исә боларның барысына сөенәбез, нәниебезнең Кеше булeга ясаган беренче адымнарында, киләчәккә салынган нигезендә тырышлыгыгыз өчен сезгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Бәйрәм белән ихластан тәбриклибез. Бары бәхетләр, уңышлар һәм иҗади биеклекләр сезгә. Һәрвакыт шулай елмаюга юмарт, тәрбиягә оста, гүзәлеккә өндәүче булып калыгыз.