Туйга, никахка котлау сүзләре (сөю)

Принтерга
(28 тавыш, уртача 2.68 )

Бәхет ул – яратышкан кешеләрнең тормыш сукмагыннан гел янәшә барулары. Шул сукмак тарайганда бер-берсенә сыенып, юл бирешеп, киңәйгәндә ерагаймыйча, упкыннарга тайпылганда кулны кулдан җибәрмичә аңлашып яшәү -- бәхетнең нигезе. Тик кеше бәхеткә комсыз ул, шуны истән чыгармагыз! Менә гаиләм булса, үземнең торыр йортым- фатирым булса, бер нәрсә дә кирәкмәс иде дигән хыяллар тормышка ашу белән кеше яхшыдан яхшырак, яңадан яңарак турында хыялланырга тотына. Теләгәннәр кабул булмаса, үзен дөньяда кимсетелгән иң бәхетсез кеше итеп тоя башлый.

Кадерле яшьләр, сезгә тормыш дәресе укый дип уйлый күрмәгез. Сезгә бары тормышның матур, тышкы җитешлек, муллыктан башка күңел иркенлеге – иң зур байлык икәнлеген генә искәртәсем килә. Карагыз сез бүген нинди гүзәл, матур, шат йөзле һәм, иң  мөһиме, сез -- бәхетле.  Бәхет өчен сезнең бөтен нәрсәгез дә бар. Йорт җиткерерлек осталыгыгыз, тырышлыгыгыз, балалар тәрбияләрлек акылыгыз, бер-берегезне аңларлык-тоярлык хисегез. Иң кирәге, СӨЮЕГЕЗ бар. Шул сөюегезне юлдаш итеп сезне зур юлга -- тормыш юлына озатабыз. Бәхете булыгыз.  Күңел тулы өмет, рух-байлык белән, йорт тулы бала, кесә тулы акча белән гел куанып кына яшәгез.