Хатын-кызның үзенчәлекле зат дип әйтсәм бик гади тоелыр, тик бу чыннан да шулай. Аллаһ хатын-кызларны дөньяга яратканда аны шулай эшләгән. Аларның кулларына бөтен дөньяны тотарлык көч белән беррәттән яңа туган сабыйның башын тотарлык нәфислек һәм наз сыйдырган. Ә сабырлык, сабырлык никадәрле аларда?! Ана булу газапларын кичерерлек сабырлык ул бары хатын-кызга гына бирелгән. Бөтен кеше егылганда алга атларлык ихтыяр көче дә аларда җитәрлек.
Хатын-кызны ир-атның кабыргасыннан яратылган диләр, бу чынлап та шулайдыр, чөнки ул гомере буе ир-атның йөрәген саклый. Ул гына да түгел, ул аны һәрвакыт ярата һәм кичерә ала. Бу хатын-кызның киң күңелле саф йөрәклелегенә зур дәлил.
Һәм инде хатын-кызга Күз яшьләре бирелгән: ул аны теләсә кайчан, теләсә кайсы сәбәп белән теләсә кемгә түгә ала. Бу хатын-кызның кабатланмаслылыгы!!!!
Еларга бердә курыкмагыз -- елау хисләрне тузаннан арындыра, күзләрне чистарта. Ә күзләр – мәхәббәт яшәгән йөрәкнең ишеге! Яратып һәм яратылып яшәгәгез, сез моңа лаеклы, хөрмәтле хатын-кызларыбыз.