Өй туена

Принтерга
(12 тавыш, уртача 3.33 )

Өй ул – дөньяның син үзеңчә корган почмагың. Кемнәрдер аны  кыйммәтле җиһазлар, йомшак келәмнәр белән уратып ала, икенче берәүләр тормыш шау-шуыннан арыган башын иртәгәсе көнгә ял иттерер, яңадан көч җыеп уяныр өчен дип уңайлый.  Карыйм да уйлыйм, сездә барсы да ничектер чамасын белеп корылган. Бер карашка купшы да, гади дә тоелган бүлмәләрдә уңайлылык, тынычлык, ниндидер рәхәтлек бирә торган идиллия хөкем сөрә.  Шулкадәр матурлык, төгәллек һичшиксез хуҗаларның зәвыгы хакында сөйли. Чынлап та, сез булдыргансыз!

Тырышлык, көч, вакыт-хезмәтне түгеп төзегән әлеге йортыгыз әчендә гел шат авазлар гына яңгырап торсын. Ишегегезне атлап кергәндә нәкъ бүгенге кебек тәмле аш-су исләре бөркелеп, табыннарыгыз ризыктан сыгылып торсын. Төзегән йортыгыз нигезе гел шулай яхшы күңелле туганнарны дусларны үзенә дәшеп, бергәләшеп, куанышып, ямьле итеп яшәргә насыйп булсын.