Туйга котлау (В. Высоцкий)

Принтерга
(2 тавыш, уртача 4.00 )

Шушы гүзәл, матур , бәхетле мизгелләрегезне уртаклашам. Мин сезнең өчен чиксез шат. Сез бүгеннән мөстәкыйль бер гаилә булып яши башлыйсыз. Әйе, чып-чын, гап гади гаилә. Минемчә, һәр нәрсәнең үз кануннары, кагыйдәләре булган кебек, гаиләнең дә үз формуласы бар. Һәм татарлар аны гади генә “ир-баш, хатын-муен” дип әйтергә ярата. Ә менә  бер язучы (Высоцкий) башның һәм муенның нинди булырга тиешлеген бер дүртьюллыка сыйдырган:

На короткой и незаметной шее
Голове удобнее сидеть
И душить значительно труднее
И арканом не за что задеть.

Кадерле [...] сезнең гаиләгез дә шушы юмарт сүзләргә таянса, сез кешеләр сокланырлык матур, көнләшерлек тату гаилә булырсыз. Мин моны сезгә чын күңелемнән телим. Гаиләгез  бәхетле, тату, мул, ныклы, балаларыгыз күп булсын.