Туй, никах (әти-әниләре өчен)

Принтерга
(41 тавыш, уртача 3.34 )
Ялгыз гына агачлар да яфрак ярмый
Парсыз гына кошлар сайрый алмый

Бу дөньяда һәрбер нәрсә, һәрбер җан иясе парлы итеп яратылган. Ике ялгызның бер-берсен табуы олы могҗизага тиң.  Менә  сезнең дә кавышу мизгелләре безгә искиткеч матур, серле, могҗизалы тоела. Сез бүген шундый матур, гүзәл, күз явын алырлык кияү белән кәләш. Шуңадырмы теләкләрнең дә матурын, изгесен чын күңелдән сезгә телисе килә.  Кадерле балалар, гомерегез булсын бәхетле, бәхетегез булсын гомерле.
Кызым, ... бүген аеруча якын итеп кызым дип дәшәсе килә. Чыннан да  син миңа кызым шикелле якын кадерле. Әйе, кызым ...!
Бүгеннән син безнең кадерле  кызыбыз, янәшәңдәге сөйгәнеңнең хатыны да, киләчәктә, алла боерса, туасы  балаларыңның  анасы да.
Сиңа шушы олы бурычларны үтәү юлыңда бары уңышлар, сәламәтлек, күтәренке рух телисбез. Тормышыңның нинди чаклары гына булмасын  күңел түрендә һәрчак үрнәк булып торсын әти-әниегез, хәтереңдә йөрсен бала чагың. Үзеңне бөтен барлыгың белән гаиләңә, иптәшең ..., балаларыңа багышласаң, үзең тойган һәм тоя алмаган бар назларны  шуларга бирсәң син бик бәхетле булырсың.
Улым,..! Синең кулда бүген сөю кояшы. Күңелеңә кертеп оялатсаң аны нур чаткылары күзләреңдә балкып торыр.  Шул чаткыны күргән һәрбер кош синең баш очыңнан узганда «Син бәхетле, син бәхетле, куеныңда сөйгән кыз» дип сайрар.
Бәхетле булыгыз! Бер-берегезнең бәхете өчен яшәгез, яшьнәгез! Сөегез, сөелегез!
Иң изге теләкләр белән Әти-әниегез!