Юбилей (50 яшь)

Принтерга
(150 тавыш, уртача 3.09 )
Кеше гомерен нигәдер еш кына ел фасыллары белән чагыштыралар. Яшьлек дәрте белән янып-көеп, җәйләрне уздырып иллене тутырып йөргәндә  кинәт кенә өлкәнәю, гомер көзенә якынлашу кебек сүзләр белән күңелгә моңсу чал йөгертәләр. Ә ныклабрак уйлап карасаң көз – ул салкынын да, җылысын да, муллыгын да матур төсләргә күмгән кабатланмас бер чор.  Халыкта «көзләрнең җимеше татлырак» дигән әйтем дә йөри. Ә бу бит чынлап та шулай! Кеше дә яшәгән саен зирәгәя, тәҗрибә туплый. Нәкъ менә сезнең кебек, тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер ОЛЫ  кешегә әверелә. Сез дә  бүген яраткан  балаларыгызның таянычы, кадерлесе, туганнарыгызның хөрмәтле, үрнәк өлгесе, булып  гомер көзегезгә аяк басасыз.
Матур да, җылы да, мул да, югалтусыз да булсын әлеге чор сезнең. Чөнки әле кышлар бар, «Олы кеше – солы төше» дигән 80 яшьләрне узган кешеләргә әйтә торган әйтемнәр бар, якыннарыгыз алдында яулыйсы яңа үрләр бар. Йөзенчене тутырганда телисе изге ният- теләкләр бар. Ә хәзергә исә, юбилеегыз белән сезне!!!  50 яшьлек кабатланмаслык бәйрәмегез белән!

Илленче көз сезнең бусагада
Илленчесе, түгел йөзенче        
Узсын әйдә, картайсыннар еллар
Картайтмагыз бары күңелеңне.
Һәрчак шулай яшьлек дәрте сездә
Янып торсын җәйге учактай
Саулык, байлык, күп шатлыклар
Чиксез булсын язгы офыктай.