Хатын-кыз хезмәттәшкә (коллегага)

Принтерга
(24 тавыш, уртача 2.75 )
Хатын-кыз сез –
Бу дөньяның йөзек кашы,
Бәһа җитмәс
Иң кыйммәтле асылташы.
Горур да сез
Тау кыядай, буй җитмәслек
Гүзәл дә сез
Бер гөлгә дә тиңләшмәслек.

Безнең хезмәт коллективында төгәллеге, таләпчәнлеге, тыйнаклыгы һәм искиткеч гүзәл елмаюы белән аерылып торган .........!
Тәбриклибез сезне туган көнегез белән. Сезгә шушы бәйрәмегездә теләкләрнең иң изгесен иң сафын юллыйбыз. Җаныгыздагы йолдызлар балкышын сүндермичә, күңелегездәге яшәүнең алкышын киметмичә, сәламәтлек дәрьясында коенып яшәвегезне телибез.