Бер яше тулган сабыйның туган көне уңаеннан әти-әнисенә котлау сүзләре

Принтерга
(9 тавыш, уртача 3.67 )

Улыгызның бер яшьлек туган көне белән ихластан тәбриклибез.

Сизелми дә үткән бер ел. Булачак олы кешенең гомереннән бер ел. Шулай, кеше гомере белән чагыштырганда бер ел бик аз кебек тоела. Ә уйласаң, ни кадәр ачыш, сөенеч, куаныч, борчылу белән тулы вакыт. Әле кайчан гына исән-сау туса иде дип йөргән бала бер ел эчендә утырырга гына түгел, йөрергә дә, еларга гына түгел көләргә дә, сөйдерергә дә, үзенә кирәген аңлатырга да өйрәнеп беткән. Нибары бер ел! Искиткеч!!!

Беренче елмаю, беренче көлү, беренче адым һәм, ниһаять, беренче «әннә»-«әттә» -- барысы да сәламәт булырмы, утырырмы, йөрерме, сөйләшерме, авырмыймы кебек борчуларның бөтенесен бер мизгелдә оныттырырлык гамәлләр. Бәхетле гамәлләр...

Киләчәктә дә шундый гамәлләрнең чиксез, елларының сансыз булуын телибез!