Яратам

Принтерга
(8 тавыш, уртача 3.75 )

Кырыс тормышның күзенә туры карар өчен Күңел  көче кирәк.  Әйе, әйе -- күңелдә көч, йөрәктә дәрт булганда гына ялкынланып-яшнәп яшәргә мөмкин. Ә күңел көче ул мәхәббәт белән бәйле. Кеше никадәр күбрәк яратса, сөйсә ул шулкадәр ныклырак, көчлерәк. Минем көчем, яшәү дәртем – ул син. Сиңа булган хисләрем, сөюем, ялкыным көннәргә -- ямь, төннәргә -- яктылык өсти. Сиңа булган хисләрем, бары хисләрем елмаясы килмәгәндә елмаерга, көләсе килмәгәндә дә көләргә мәҗбур итә. Шул хисләрдән әсирләнеп йөрү миңа тормышта җиңеллек, рәхәтлек, ләззәт өсти. Мин сине бик яратам.  Шул ярату белән көчле булып яшим...